news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каймактан супербәлеш

Бу каймак бәлеше рецептын миңа Рязань өлкәсендә яшәүче икетуган сеңлем Лена җибәрде. Миңа ул тәүге тапкыр пешереп карау белән ошады. Шуңа мин аны сезгә дә тәкъдим итәргә булдым

news_top
Каймактан супербәлеш
Камыр өчен: 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан газлы минераль су, 0,5 стакан үсемлек мае, 1 пачка көпшәкләндергеч, 2 ,5 стакан он.

Крем өчен: ярты литр кибет каймагы, ярты лимон суты, ярты стакан шикәр пудрасы (мин шикәр комын кофемолкадан үткәреп ясыйм).

Эш барышы:

1. Җәенке табада бисквит пешерәбез.

2. Алда күрсәтелгән ингредиентлардан крем әзерлибез.

3. Суынган бисквитны шакмакларга кисәбез.

4. Шуларны кремга мана-мана өябез.

5. Үзебез теләгәнчә бизибез.

Шуның белән шул. Моннан да җайлырак һәм ансатрак рецептны көндез чыра яндырып эзләсәгез дә табалмассыз. Өй торты өй торты инде. Тәмле дә, “Е”ларсыз да.

Искәрмә: газлы минераль су урынына лимонад та кулланып була. Мин ике төрле ысул белән дә пешереп карадым. Миңа газлы минераль судан пешерелгәне ныграк ошады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар