news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кави Нәҗминең исеме халык хәтерендә яңадан лаеклы урынын алды»

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы үзәге булган Уразавыл авылында татар язучысы Кави Нәҗмигә һәйкәл-бюст ачылды. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты хисабына әзерләнгән, ә һәйкәл куелачак урынны төзекләндерү һәм постамент ясау чыгымнарын үз өстенә язучының якташлары алган.

news_top
«Кави Нәҗминең исеме халык хәтерендә яңадан лаеклы урынын алды»
Фото: © «Интертат», Камилә Билалова

Уразавылда моңа кадәр үк танылган татар җырчылары Рәшит Ваһаповка һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәл-бюстлар куелган иде. Аларның өчесе дә чыгышлары белән Түбән Новгород җирлегеннән.

  • Кави Нәҗми – 1901 елның 15 декабрендә Түбән Новгород губернасының Красный Остров авылында туа. Ул – хәзерге татар прозасы һәм поэзиясенә нигез салучыларның берсе, ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең беренче рәисе. «Язгы җилләр» романы өчен Сталин премиясенә лаек була.

Тантанада Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова да катнашты. Ул Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасын җитәкли. Шулай ук язучының оныкчыклары Константин һәм Кирилл Колпаковлар да килгән иде.

Кави Нәҗминең оныгы – Фәридә Нәҗметдинова, оныкчыклары – Константин һәм Кирилл Колпаковлар

Фото: © «Интертат», Камилә Билалова

«Кави Нәҗми – Түбән Новгород өлкәсе өчен әһәмиятле шәхес»

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин Кави Нәҗминең туган төбәге өчен дә әһәмиятле шәхес булуын билгеләп үтте.

«Кави Нәҗми татар халкы һәм Түбән Новгород татарлары өчен генә түгел, бөтен Түбән Новгород өлкәсе өчен дә әһәмиятле шәхес. Аның тормыш юлы уртак тарихыбызны чагылдыра. Аның әсәрләре фронттагы сугышчыларны көрәшкә һәм җиңүгә рухландырган, ә сугыштан соң илне торгызу һәм үстерү эшенә өндәгән», – диде губернатор.

Глеб Никитин Татарстан өчен мөһим булган Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев һәм Кави Нәҗми кебек шәхесләрнең Түбән Новгород җирлегеннән чыгуы Түбән Новгород өлкәсе белән Татарстанны мәдәни яктан берләштерүен әйтте. Шулай ук быел Кави Нәҗминең тууына 125 ел тула. Губернатор язучының юбилеен декабрьдә тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә җыенуларын хәбәр итте.

Һәйкәл-бюстны ачу тантанасы

Фото: © «Интертат», Камилә Билалова

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев истәлекле даталарны билгеләп үтүдә һәм күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә җитәкчелек ярдәменең мөһимлеген ассызыклады.

«Бөтендөнья татар конгрессы да күренекле шәхесләребезнең юбилейларына зур игътибар бирә. Габдулла Тукайның тууына – 140, Муса Җәлил белән Сара Садыйкованың тууына – 120, Кави Нәҗминең тууына 125 ел тулу уңаеннан төрле төбәкләрдә истәлекле чаралар үткәрелә, мемориаль такталар, бюстлар һәм һәйкәлләр ачыла, китаплар басыла.

Җәмәгатьчелекнең башлангычларына җитәкчелек тә ярдәм иткәндә, бу халык һәм ил өчен зур бүләккә әверелә. Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе, шулай ук Глеб Никитинның башлангычны хуплавы һәм ярдәм итүе нәтиҗәсендә бу идеянең бүген тормышка ашуы безнең өчен аеруча куанычлы», – диде Васил Шәйхразыев.

Тантаналы ачылыштан соң мәдәният йортында кунаклар өчен концерт оештырылды

Фото: © «Интертат», Камилә Билалова

«Кави Нәҗминең исеме тарихта һәм халык хәтерендә яңадан лаеклы урынын алды»

Проектны гамәлгә ашыруда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, Түбән Новгород татарларының Казандагы «Якташлар» җәмгыяте рәисе Рифат Фәттахов зур роль уйнаган.

«Бүгенге вакыйганың тарихи әһәмияте зур. Бу – гаделлекне торгызуга юнәлтелгән әхлакый һәм фәлсәфи гамәл. Кави Нәҗминең исеме тарихта һәм халык хәтерендә лаеклы урынын яңадан алды.

Проектны тормышка ашыру җиңел булмады, чөнки без яшәгән чор бик катлаулы. Бу идеяне кабул итмәүчеләр дә күп булды. Барысы да безне тиешенчә зурламыйлар дип зарлана, ә үзләре берни дә эшләмиләр.

Без, Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар, бик бәхетле. Чөнки кайбер татар төбәкләрендә яшәүчеләр безгә хәтта көнләшеп тә карый. Алар: «Без дә кемгәдер һәйкәл ачыр идек, әмма бездә мондый бөек татарлар юк», – диләр», - дип искәртте ул.

Һәйкәлнең скульпторы Тимофей Тюрин һәм архитекторы Герман Бакулин

Фото: © «Интертат», Камилә Билалова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар