Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Сәлахов катлаулы операциядән соң аякка баскан

news_top_970_100
Фердинанд Сәлахов катлаулы операциядән соң аякка баскан
"Татар-информ" архивы

Йөрәгенә катлаулы операция ясатканнан соң, Фердинанд Сәлахов тернәкләнеп, аякка баскан. Җырчы ифтар мәҗлесенә килеп, дусларына үзенең җырларын бүләк иткән. Бу хакта аның якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи яза. «Хөрмәтле язылучыларым, безнең теләкләр тормышка ашты. Аякка басты, тазарды бит Фердинанд. Җырлап, озак яшәргә язсын сиңа», – дигән ул. 

Фердинанд Сәлаховның хастаханәгә эләгүе билгеле булгач, иҗатын хөрмәт итүчеләр бик борчылган иде. «Саф күңелле кешегә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә ул. Халыкка, тамашачыга ихлас күңел белән, хөрмәт белән җырлаган кешене Ходай ташламый. Бик шатландык савыгуыгызга! Исән була күрегез»; «Бирешмәгез, сезнең кебек, халыктан чыккан чын талантлы җырчылар бик сирәк»; «Йөрәгең сиңа озак яшәргә ярдәм итсен», – дип, теләкләрен язып калдырганнар алар әлеге пост янына. 

Бу темага: 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100