Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җырчы Фердинанд Сәлаховның хастаханәгә эләгү сәбәбен әйтте.
«Дуслар, кайтты бит безнең Фердинанд хастаханәдән. «Нәрсә булды» дип бик борчылган идегез. Фердинандның йөргенә катлаулы операция ясадылар. Аллаһка шөкер, аякка басты бит. Фердинанд, үзең дә берничә сүз әйт, зинһар», – дип мөрәҗәгать иткән ул дустына.
Фердинанд Сәлахов хәлен белешеп торучыларның барысына да рәхмәтләрен белдереп, сәламәтлек теләгән.
Җырчының хастаханәгә эләгүе турында да Гөлназ Шәйхи хәбәр иткән иде.