Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Касыйм ханлыгы шәүләләре»: касыйм татарлары Казанга китап булып кайтты

Касыйм татарларының бүгенге яшәү рәвеше тасвирланган «Касыйм ханлыгы шәүләләре» китабы нәшер ителде. Анда китаплардагы тарих түгел, ә халык хәтерендә сакланган истәлекләр тупланган.

news_top_970_100
«Касыйм ханлыгы шәүләләре»:  касыйм татарлары Казанга китап булып кайтты
Рамил Гали

Быел Мәскәүнең «Читай» нәшрият йортында «Касыйм ханлыгы шәүләләре» китабы басылып чыкты. Китапның авторлары— Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Әбәнов һәм ВЕСТИ ФМ радиостанциясе хезмәткәре, тарихчы Марат Сәфәров. Проектның баш мөхәррире — Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов.

Марат Сәфәров һәм Ренат Әбәнов Рязань өлкәсенең көнчыгыш районнарында яшәүче татарларның яшәеше белән танышу өчен анда өч экспедициягә барганнар. Алар кайчандыр тормыш гөрләп торган татар авылларына һәм кайчандыр авыл булган басуларга барганнар. Кайбер авыллар турындагы истәлекләр хәзер язмышлары ул урыннар белән бәйле кешеләрнең хатирәләрендә генә саклана. Китап фотоальбом рәвешендә ясалган. Ул нигездә кешеләрнең хатирәләреннән тора, тарих китапларында язылган вакыйгаларны үз эченә алмый.

Китап Идел буе Болгар дәүләтендә яшәгән халыклар ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

«Кайчандыр татарлар яшәгән авыллар бүген ул җирлектә яшәгән кешеләр хәтерендә татарлар авылы буларак сакланмый»

Марат Сәфәров сүзләренчә, Рязань өлкәсендә биш меңләп татар бар, ә Касыйм татарлары меңгә якын. Алар инде дүрт ел элек татар авылларын өйрәнә башлаганнар. Авторлар сүзләренчә, хатирәләре белән уртаклашу өчен Үзбәкстаннан килүчеләр күп булган. «Алар кечкенә вакытларында бу җирләрдә булганнар. Кырга чыгып, элеккеге авыл күренешен безгә сөйләп бирделәр. Анда мәчет булган, монда урам иде, дип күрсәттеләр ялан кырда. Берсенең бабасы Сафа хәзрәт күзе күрмәгән килеш җимерелгән мәчет манарасына менеп азан әйтә торган булган. Авыл халкы алар янына килгән татар галимнәренең барысын да хәтерлиләр. Касыймда Фәридә Шәрифуллина монографияләре саклана, һәр йортта Дамир Исхаков экспедицияләрен хәтерлиләр», — дип сөйләделәр авторлар.

Һәр авылдан, йорттан чыккан вакытта: «Бәлки, бу күренешне без соңгы тапкыр күрәбездер», — дигән уй күләгә булып яткан.

«Китапның максаты — татарларның игътибарын бу төбәккә җәлеп итү. Анда кешеләр кими бара, без икенче килгәндә, мәсәлән, бер әби инде юк иде, берсен туганнары алып киткән. Авыллар юкка чыга. Кайчандыр татарлар яшәгән авыллар бүген ул җирлектә яшәгән кешеләр хәтерендә татарлар авылы буларак сакланмый. Торбаево авылында яшәгән рус халкы, бу авылда күп гасырлар дәвамында руслар яшәгән, диләр. Соңгы экспедицияләрнең берсендә генә без Мәрьям ханым белән очраштык. Ул бу авылның татар авылы булуын раслады һәм мәчет урнашкан урынны күрсәтте.

Авылларның исемнәре дә үзгәрә. Мәсәлән, Субак авылының исемен Субакино дип үзгәрттеләр, ә хәзер карталарда ул Собакино буларак теркәлгән. Иман Күле авылы да Иваново булган. Бу авыллардан күчерелгән татарлар төрле авылларда яшиләр, ул урыннар белән бәйләнешне югалтмыйлар», — дип сөйләде Ренат Әбәнов.

Марат Сәфәров Субак авылы тарихын аңлатып үтте. «Субак авылы тарихы Касыйм татарлары яшәеше сюжетын үз эченә җыйган дип уйлыйм. Авыл елга буенда нигезләнгән булган, вакыт узу белән су югалган, чишмәләрдә су беткәч, халык күчеп китәргә мәҗбүр була. Хәзер анда кешеләр яшәми, иске зиратка гына кайтып йөриләр.

«Без — татар кешеләре»

Шулай да ул төбәктәге татарлар үзләренең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап калганнар. Касыйм татарларының үзенчәлекле милли ризыклары бар. Милли эчемлек — «ачу» («әче» сүзеннән килеп чыккан булса кирәк) окрошканы хәтерләтә. Милли ризык булган «ләвәш» бар, ул — йөземле баллы ризык. Милли ризыклар белән аларны Бостан авылында яшәүче Рәшидә ханым таныштырган. Аның сандыгында йөз ел элек әнисе киеп йөргән күлмәге сакланган булган, ханым сандыкны беркемгә дә ачмаган булган, тик әфәнделәр алдына әнисенең сары күлмәген киеп чыккан.

«Аның тормышы авыр булган. Рәшидә ханым дүрт баласының икесен күмгән. Берсе батып үлгән, икенчесе агач астында калган, тик ханым барыбер елмая. Ул гомере буе колхозда хисапчы булып эшләгән, шул вакыттагы хезмәттән аның куллары шешенгән», — дип сөйләде Марат Сәфәров.

Китап авторлары сүзләренчә, мишәрләр белән Касыйм татарларын 100 чакрым юл аерып тора һәм алар өчен ул бик зур ара. Алай гына да түгел, алар күрше авыллар, районнар арасында да элемтә нык түгел, алар бер-берсе турында бик аз белә икән. Элек андагы сәүдәгәрләр Нижгардагы Мәкәрҗә ярминкәсенә дә йөргәннәр. Касыйм татарлары үзләренә килен итеп Казан татарлары кызларын сайлаганнар.

«Авылларда „без мишәр авылыннан“, „бездә мишәр сөйләме“ диючеләр бар. Иң мөһиме шул — ул кешеләрнең барысы да беренче чиратта үзләренең татар булуларын ассызыклый. Аларның төп мөнәсәбәте — „Без татар кешеләре“. Без бөтен җирдә шуны ишеттек», — дип сөйләде Марат Сәфәров.

Касыймда Мөхәммәт пәйгамбәргә барып тоташкан шәҗәрә дә саклана икән.

«Авыл халкында „рус дине“ һәм „татар дине“ дигән төшенчәләр кулланыла»

Авторлар ул авылларда яшәүче татар һәм рус халкының бер үзенчәлеген әйтте. Андагы рус халкы татарларның дине турында сөйләгәндә «ислам», «мөселман» сүзләрен кулланмый, татарлар да русларга карата шулай. Аларда «рус дине» һәм «татар дине» дигән төшенчәләр кулланыла. Катнаш никахта булган хатын үзенең балалары турында: «Бер улым татар динен, ә икенчесе рус динен тота», — дип сөйләгән.

Авылларда яшәүче русларда тагын шундый үзенчәлек күзәткәннәр: алар татар исемнәрен руслаштырмыйча, хаталарсыз әйтәләр. Анда урта гасырларда киң кулланылган татар исемнәрен дә очратырга була икән. «Без Уразмөхәммәт исемле кешене очраттык. Тагын анда Идегәй, Шәмсетдин, Динислам исемнәре бар.

Зур Студенец авылында татарлар саны бик аз калган. Анда яңгырны чакыру гадәте сакланып килә. Җәй айлары башында руслар үз гадәтләре белән чакыра, ә татарлар намазга җыела икән. Анда яшәүчеләр һәрвакытта да шул ук көнне кич яки төнлә яңгыр ява башлавын сөйләгәннәр.

Игътибарны җәлеп иткән тагын бер күренеш — татар гаиләсенә килгән рус киленнәре. Кайбер рус киленнәре татар телен һәм гадәтләрен шул дәрәҗәдә белгән һәм үтәгән, хәтта кайнаналар үзләрен соңгы юлга озату мәсьәләсен дә киленнәренә тапшырганнар, барысын да аңлатканнар, өйрәткәннәр.

Авторлар сүзләренчә, аларга башта Касыйм татарлары сөйләмен кабул итү авыр бирелгән.

Кайчандыр авыллар, колхозлар булган җирне хәзер урманнар йоткан. Урманны да авыл һәм шәһәр кешесе төрлечә кабул итә. Шәһәр кешесе өчен ул тынычлык һәм көч җыю урыны булса, авыл кешесен урман шомландыра.

«Андагы мишәрләр үзләрен татарлар дип әйтә»

Бу экспедицияләрнең башы 15 ел элек Россиядәге мәчетләрне билгеләүдән башланып киткән. Касыймда шулай ук иң элеккеге таш мәчет тә урнашкан.

«15-16 гасырга караган таш мәчетнең бер баганасы гына сакланган. Анда зур мәчет һәм мәчет янында патшаларның, ханнарның сарае булган. Хан мәчетен татарлар төзегән булган. Петр I заманында ул мәчетне җимергәннәр, әмма манарасы калды. 18-19 гасырда ул манарага кушып, яңа бина салынган. Ул бина озак вакыт музей булып торды. Күптән түгел ул яңадан мәчет буларак диния нәзарәтенә кайтарылды. Касыйм шәһәрендә яңа мәчет тә бар, аның да йөз еллык тарихы бар, бәйрәм намазларын шул мәчеттә үткәрәләр.

Авылларда да мәчетләр бар. Шуны да искәртеп узарга кирәк, Касыйм татарлары «авыл» сүзен кулланмый, алар «деревнялар» дип сөйли. Мишәрләр яшәгән авылларда да өч мәчет бар.

Мишәрләргә килгәндә, хәзерге вакытта саф милләтләр калмады. Һәр татарда монгол, фин-угор төркемнәрeнең төсмерләре билгеләнә. Бездә төрле милләтләрнең каны кушылган. Мишәрләрдә фин-угор каны күбрәк, диләр. Андагы мишәрләр үзләрен татарлар дип әйтәләр. Безнең тел, тарих, дин бер. Ул мәсьәләдә без тирән кереп китә алабыз, артык тирәнгә китсәк, таркалудан качып калып булмас. Татарларның ул почмагын саклап калырга кирәк. Без таралганбыз, татар дөньясы киң, татарлар урнашкан төрле урыннарны саклап калу — бүгенге көндә безнең алда торган иң әһәмиятле бурычтыр», — дип сөйләде Ренат Әбәнов.

«Касыймга туристлар татар мохитен эзләп килә»

Касыйм шәһәре Сөембикә ханбикә җирләнгән урын буларак та билгеле, тик аның күмелгән җире әле дә билгесез булып кала. «Сөембикәнең күмелгән урынын эзләү буенча хәзер эшләр туктатылды. Галимнәр килгәннәр иде, аның каберен таба алмадылар. Кешеләрнең истәлекләрендә дә ул сакланмый диярлек. Мәсәлән, Касыйм татарлары Фатыйма солтан Шах Гали турында сөйлиләр», — дип тә сөйләде Ренат әфәнде.

Марат әфәнденең шәҗәрәсендә Рязань өлкәсе мишәрләре дә бар икән. Аның әбисе Кадым районыннан булган, шуңа да бу эшкә җан тарткан. Ул Касыйм шәһәрендә Хан мәчете янында Сөембикәгә һәйкәл куелачагын сөйләде.

«Һәйкәлнең проекты, урыны билгеләнгән. Хәзер акча җыела. Ул музейда сакланган манекен кебек булачак. Сөембикәне күргән кеше юк, аның буй-сыны нинди булганын төгәл белмибез. Һәркем аны үзенчә күрә.

Касыйм татар шәһәре иде, хәзер татарлар аз, ә туристлар беренче чиратта татар мохитен эзләп килә. Бу һәйкәл татарның дәрәҗәсен күтәрәчәк», — дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100