Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кароче, ща с тобой споем»: Париклы Әнвәр Нургалиев юбилей концертында яшьлеген искә ала

news_top_970_100
«Кароче, ща с тобой споем»: Париклы Әнвәр Нургалиев юбилей концертында яшьлеген искә ала

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев Казанда концертлар куя. Шушы көннәрдә генә артистка 50 яшь тулды. Концертның бер өлешендә артист яшьлеген искә ала. Аның яшьлеге 90нчы елларга туры килгән. Шуңа концертның шул өлеше ул вакыттагы лексика белән баетылган һәм татарча-русча иде.

Яшьлектә кем генә хаталанмый, кем генә абынмый икән?! Тик яшьлек шул хаталану һәм абынулар белән кыйммәт тә инде. Яшьлектә минем дә барысы да җиңел генә бармады. Үз куйган максатыма киртәләр булды, әмма мин, ул киртәләрне үтеп, чыныктым гына. Аларга мин һичшиксез рәхмәтле. Шул чакта алынган төп фикер: тормыш сыный – бирешмә. Гомер биреләдер бер генә. Кешегә канат куючы иң кадерле чак – яшьлек. Яшьлеген кем генә сагынмый? Яшьлеккә кайтуның тиңсез ысулы бар – җырлар», – дигән сүзләр яңгырады экранда видео барганда.

Шундый салмак уйлар башка кереп утырып, бу фикерләрне туплаган бүлмә ишеге ябылды да... Челкасы тип-тигез киселгән кара парик, кызыл кәчтүм кигән Әнвәр Нургалиев шул ишекне даңгырдатып ачып керде. 50 яшьлек юбилей кичәсе «Кароче, ща мы с тобой споем»га әйләнеп куйды. Сәхнәгә җырларга чыккан егеткә артист үзе шулай әйтте. Ә ул малай, балакаем, үзе татарча сөйли. Җырлады да. «Пацан сказал – пацан сделал», – дигән бәя бирде артист. Шулай да, татарча матур итеп, балалар белән килгән өчен рәхмәт әйтте.

Ну че, есть тут из 90-ых кто-нибудь? Ну помните, да, как на дикотеках мы гуляли? Мондый «мальвинка»ларыгыз бар идеме? (Үз чалбарына күрсәтә.) Байлар монда, я смотрю, в натуре. «Бойс» свитерын киеп чыгарга эссерәк шул. Ну ладно, вопрос ваще не о том. Ну вот, дикотекаларга кайтканда, гулять итеп йөри идегезме? Анда нинди музыкалар тыңлый идек әле без? Ну, татарские или зарубежку? Че, все по зарубежче что ли? Хә буду петь. Как только эта песня начиналась, барысы да кулларны күтәрә иде, – дип тавышын, тотышын килештереп сөйләде ул.

Быел бөтен кеше 90нчы елларны болгаткач, Әнвәр Нургалиев та «хайп тотарга» булганмы? Сәхнә экранына зур итеп язылган «50» санына анда эленеп торырга бераз оят булмадымы икән?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100