Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карлыган желесы

Карлыган желесы кайнату өчен менә шундый җайлы рецепт тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Карлыган желесы
Башта 13 стакан карлыганны яхшылап юасың, аннары шуңа ярты стакан су салып 7 минут кайнатасың да, газны минимумга кадәр кысып бетерәсең.

Шуннан 13 стакан шикәр комы саласың һәм газны сүндермәгән килеш, җәһәт-җәһәт кенә 3-4 минут болгатасың. Шуннан газны сүндереп куясың. Желеның шикәр комы ныклап эреп бетсен өчен аны ара-тирә болгатып киткәлисең.

Карлыган желесын мин, гадәттә, капрон капкач ябылган банкаларга тутырып суыткычта саклыйм. Шушылай саклаганда ул икенче уңышка кадәр тора ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100