Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кәрлә – мәктәп баласы»: курчак театрына легендар әкият кайтты. Ә-ә-әз генә үзгәртелеп

«Әкият» курчак театры бик актуаль премьера чыгарды: Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы» курчак спектакле. «Татар-информ»ның мәдәни күзәтчесе Рузилә Мөхәммәтова спектакльне премьера алдыннан – соңгы «прогон»нарның берсен карап кайтты.

news_top_970_100
«Кәрлә – мәктәп баласы»: курчак театрына легендар әкият кайтты. Ә-ә-әз генә үзгәртелеп
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев татар труппасы белән куйган. Композитор – Марат Әхмәтшин. Куючы рәссам – Арсений Жихарев. Спектакльдә бөтен татар труппасы уйный.

«Кәрлә – мәктәп баласы» – Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган пьесаларының берсе. Әйе, беренче санлы драматургыбыз балалар өчен байтак язган. «Кәрлә – мәктәп баласы» – аның балалар өчен язылган әсәрләре арасында иң популярларыннандыр.

«Кәрлә – мәктәп баласы» – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының легендар спектакльләренең берсе. 80нче елларда ул театрда гаять уңышлы барган. Курчак театрында ул башта театр режиссеры Людмида Дьяченко таарфыннан рус телендә куелган икән. Аннары театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров аны татар телендә куйган. «Спектакль уңышлы барды», – дип искә ала «Әкият» татар дәүләт курчак театрын озак еллар җитәкләгән Роза Яппарова.

«Менә сиңа тамаша,

Бу – әкият ләбаса:

Кәрлә, Дию, кешеләр

Берсен-берсе аңлаша», –

дип кешеләр белән Кәрлә/Дию/Шүрәлеләр җырлаган җырны әле дә хәтерлим. Телевизордан каралган булгандыр инде заманында.

ххх

Урманда яшәүче кара көчләр, аерым алганда, Дию пәрие кара кайгыга баткан – алар өчен яшәүнең мәгънәсе калмаган, чөнки кешеләр алардан курыкмый башлаган. Үзләре уйлап чыгарганнар да хәзер бар дип тә белмиләр икән. Ай-вай-вай!

Нишләргә? Ничек яңа төрле явызлыклар уйлап табып кешелек дөньясын дер селкетергә? Укырга кирәк, дигән карарга килә җен-пәриләр. Укырга сакалын кырып аткан Кәрлә китә, аны озатырга Дию абзый үзе бара. Шулай итеп, авыл мәктәбендә каравылчы Диюбай агай белән Кәрлиулла исемле укучы малай барлыкка килә. Аларны мәктәпкә Быел ханым Былтыровна ала. «Кәрлә, кәрлә, бака йоттың мәллә», дип үчекли яңа малайны авылның тәртипсез баласы – надан Шәвәли.

Финалда педагогика көче үзенекен итә – Кәрлә/Кәрлиулла да, аның кешеләр арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәгән бабасы Диюбай карт та, авыл малае Шәвәли дә тәрбияләнә. Бармагы бүрәнәгә кысылып җәфаланса да, кешеләргә ышынычын югалтмаган Шүрәле дә кешеләргә сыена. Җен карчыгы Убырлы гына иске әшәкелекләрен эшләргә китеп бара. Себеркесенә атланып.

Сүз уңаеннан, татар әкиятләрендәге Убырлы карчык себеркегә атланып очмый шикелле. Бу – рус әкиятләре атрибуты.

Бу пьесаны гап-гади итеп куйсаң да, барган булыр иде бәлки. Гап-гади тәрбияви әкият. Аны күп кенә мәктәп театр студияләрендә куялар, һәм балалар рәхәтләнеп уйный. Чөнки биредә кайсы гына рольгә алынсаң да, һәр персонаж белән уңыш казану шансы бар. Татар баласы өчен «күз өстендә кара каш» булган «Әкият» курчак театры бу очракта «ничек язылган – шулай куелган» белән шаккатыра алмас иде, әлбәттә. Димәк...

Беләсезме, «Әкият» курчак театрында кем уйнаган спектакльне караячак тамашачы? Мәктәп балалары уйнаганны. Әйе, артистлар балалар булып уйный, шул балалар курчак спектакле уйный. Зур рюкзакларыннан курчакларын чыгаралар да уйнаталар.

Шулай итеп, мәктәп спектакльләре өчен менә дигән мастер-класс. Спектакль карап кына түгел, уйнарга өйрәнеп тә кайта аласың.

«Бераз булса да үзгәреш бар. Әлфия Туфановна ни әйтер икән?» – дип сорадым театрдан. «Сөйләштек без аның белән. Аңлаштык», – диде Илгиз Зәйниев.

Әйткәнемчә, әлегә мин «прогон»нарның берсен карадым. Анда әле артистларга виртуозлык җитеп бетмәде. Әмма перспективада артистлар «ут өертәчәкләр» дип чамалыйм. Чөнки, беренчедән, Туфан Миңнуллинның диалоглары үзе йөгертә башлый – аны сузып йөреп булмый. Икенчедән, артистлар мәктәп балаларын уйный бит, аягын сөйрәп йөргән мәктәп баласы булмый – йөгереп тора алар.

Шулай итеп, «Әкият» курчак театры репертуарында тагын бер татар спектакле барлыкка килде. Илгиз Зәйниев килгәч, нәниләр өчен яңа куелганнардан «Авыл эте Акбай» белән «Мырау батыр» хәтергә килә. «Репертуарда таушалган спектакльләр бар, аларны алыштыру өчен яңаларны чыгарырга кирәк», – ди Илгиз Зәйниев.

Театр татарча спектакль чыгара ул. Яңа әсәрләр юктыр ахрысы, искеләрен яңартып булса да чыгара. Хәер, күптәнге әсәрләрне чыгару – әти-әни һәм әби-бабайларның ностальгиясенә ышанудыр. Бу – беренчедән. Икенчедән – билет алу өчен акча янчыгы өлкәннәр кулында бит.

16, 17 февраль көннәрендә – театрда премьера. 16 февраль – 11.00, 13.00 сәгатьләрдә, 17 февраль – 12.00, 14.00 сәгатьләрдә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100