Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариевта перформанс: «Сез ямьсезлектән курыкмыйсыз, кешенең пычрак ягын да күрсәтәсез»

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында тәкъдим ителгән «Homo sapiens» шигъри перформансы – фестиваль программасының кызыклы әсәрләреннән берсе, дип саный хәбәрчебез. Бу әсәр әлегә театр репертуарында юк. Алга таба язмышы да билгеле түгел.

news_top_970_100
Кариевта перформанс: «Сез ямьсезлектән курыкмыйсыз, кешенең пычрак ягын да күрсәтәсез»
Рәмис Нәҗмиев, Кариев театрының матбугат үзәге

Татарстан театрларын төрле һөнәр ияләре – драма артисты да, укытучы да, биюче дә, музыкант та, шагыйрь дә җитәкли. Иҗади берәмлек саналмаса да, һәр директор үзе җитәкләгән театрның иҗади агышына белемен кертми калмый, әлбәттә. Сүзем Кариев театры турында – әлеге Яшьләр театрын шагыйрә җитәкли. Театрга Луиза Янсуар килгәч тә, бирегә шигърият керәчәге билгеле иде. Һәм моның татар шигъриятенең иң яхшы традицияләре буенча язылган, хәтта эстетларга гына аңлаешлы зур шигърият булачагы да билгеле иде.

Янсуар шигърияте TAMGA режиссерлар лабораториясеннән башлады. Ул «башларындагы дәүләт теле» рус теле булган яшь режиссерларны җыеп, татар шигъриятен укыткан. Шулай итеп җәй көне, лаборатория кысаларында Кариев театрында Дәрдемәнд, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Наис Гамбәр, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗан һәм башкаларның шигырьләре яңгырады.

Лаборатория үтте. Эскизлар калды. Бергә җыйсаң – күп, аерым күрсәтсәң – аз, дигәндәй... Төрле режиссер төрлечә эшләгән эскизларны бер түбә астына җыеп та булмый – стиль төрлелеге бар.

Шул эскизларның берсе – Наис Гамбәр, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗан шигырьләреннән төзелгән «Дөнья белән күзгә-күз» сәхифәсендә барлыкка килгән «Homo sapiens» шигъри перформансы «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында – work-on-progress off-программасында тәкъдим ителде.

«Кеше – акылга һәм аңга ия булган иҗтимагый зат. Кешене башка хайваннардан аерып торган специфик үзенчәлеге – төз йөрү, яхшы үсеш кичергән баш мие, фикерләү һәм аңлаешлы сөйләм...» – бу шигъри перформансның аннотациясе.

Перформансның режиссеры – Булат Минкин. Композитор – Илнар Фәйзетдинов.

Күз алдына китерегез: затлы кичке күлмәк һәм костюмлы егетләр-кызлар көйләп шигырь укый. Һәрберсенең үз шигъри сүзе, үз җыры, үз көе... Халкыбызның борынгы катламнарыннан килгән көйләр дә, бүгенгеләре дә яңгырап китә. Алар һәрберсе үзенчә булуы белән матур. Сәхнә артыннан ишек шакыйлар. Сәхнәдәгеләрнең берсе сәхнә артына чыгып, кемнедер тынычландырып керә, тагын, тагын, тагын аңлаешсыз тавышлар, ыңгырдай-мыгырдаулар ишетелә. Ниһаять, без бу матур кичәне бозарга маташучы затның үзен дә күрәбез. Кыргый кеше/маймыл/примат керә. Ул коточкыч ямьсез. Аны матур артист уйный – Булат Гатауллин – Кариев театрының йолдызы. Ул бернинди өстәмә гримсыз да ямьсезләнә алган. Булат бит ул! Башта ул котчыккыч җан иясенә кызганып карыйсың. Ничек рәнҗетәләр мескенне, бәйләп тә куйды бит әлеге матур күлмәклеләрнең берсе!

Тора-бара бөтенләй башка «тамаша» башланганын аңлыйсың. Башта бер ир кеше биреште – көрәштә җиңелеп, примат артыннан китеп, читкә бары ятты, аннары икенчесе, аннары хатын-кызлар саташа башлады, тагын, тагын... Менә алар бердәм булып марш атлыйлар, җырлыйлар.

Берәү басып калды. Бу – театрның ут төсендәге чәчле күзәл Алсуы – Алсу Шакирова. Шигырь яңгырый:

«Мин китәрмен төнгә каршы

Баткан кояшка карап.

Китәрмен дә, гөлт итәрмен

Балкып янган күк кебек...

Җитәр кичләр сискәнерсең

Кызыл шәфәкъне күреп...»

Шигъри композиция авторларына «Һөнәр» фестивале дипломын Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Алга таба, фестивальнең шарты буенча – фикер алышу.

Ркаил Зәйдулла: «Шигырь, әлбәттә, күңелне кузгата, ассоциацияләр тудыра. Шушы максат куелган һәм шушы максатка ирешелгән. Коточкыч нәтиҗә килеп чыга – шигырь зомбилаштырудан коткарып кала алмый. Ләкин азактан шигырь кала, шигырь белән өмет тә кала. Бәлки, шигырь бер кешене булса да коткара алыр, дигән өмет кала...»

Драматург, журналист Айдар Әхмәдиев: «Минем өчен бу спектакль кешенең индивидуальлеге турында. Без һәр тавышның кыйммәтен тоябыз. Аларның тигез җырламавын тоябыз, аларның бер тавыш булып кушылмауларыннан үзенчәлеге күренә. Азактан тавышлар бердәм марш булып кушыла. Алар ритм белән барысы да бер көйгә җырлый, әмма аларның үзенчәлеге югалды – алар бердәм соры массага әверелде».

Театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор: «Мондый эшкә теләсә кайсы ТЮЗ алынмый. Чөнки балаларны куркытырга ярамый, тагын ниндидер «ярамый»лар туктата. Минем спектакльнең стилистикасын билгеләп үтәсем килә. Сез ямьсезлектән курыкмыйсыз. Театрда бу да булырга тиеш. Кеше барлыгының пычрак ягын да күрсәтәсез – кешедә ул тирәндә ята. Аның өстенә капланган юка гына мәдәни катлам юылырга мөмкин. Традицияләр, гореф-гадәтләрдән торган катлам югалса, өскә әшәкелек, явызлык калкып чыга. Билгеле бер шартларда көндәшеңне юк итү теләге туарга мөмкин. Биредә шушылар барысы да музыкага төреп бирелде. Мин моны перформанс дип түгел, нәни спектакль дип саныйм».

Театр тәнкыйтьчесе Александр Вислов: «Алга таба нәрсә?» дигән сорау туа. Тамашачы да тамашаның беткәнен-бетмәгәнен белмичә аптырап калды кебек. Бу әлегә эскиз гына булса да, моны алга таба аны спектакль дәрәҗәсенә җиткерү бурычы тора – үстерәсе, киңәйтәсе иде. Уйларга кирәк. Шигырьләр юлын-юлга тәрҗемә белән генә яңгырый, сәнгати тәрҗемә дә ясыйсы иде».

Композитор Илнар Фәйзетдинов: «Сезне шигырьләрне аңламау бераз борчыдымы? Шигырьләрнең тәрҗемәсен тыңлау игътибарны читкә юнәлттеме? Эш шунда ки: рус теле белән татар теле төрлечә яңгырый. Рус теле – кириллица, татар теле – шәрыкчә яңгыраш. Артистларның җыры татар теле яңгырашына корылган. Шуңа күрә сезнең колакка авыр яткандыр. Без режиссер Булат Минкин белән русчага күчерергә тырышып карадык – барып чыкмады».

Кариев театрының әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова: «Шигырьләр очраклы сайланмаган. Булат бик күп шигырьләр укыды. Шигырьләр синхронда мәгънә аңлашырлык итеп кенә җиткерелде».

Нияз Игъламов: «Театр төрле форматта булырга тиеш, шул исәптән, мондый форматта да. Ркаил Зәйдулла бик куркыныч сүзләр әйтте бит: «Поэзия кешене кешелексезләндерүдән коткара алмый – бу бик кызганыч». Ләкин өмет кала – бер кешене генә булса да коткара алабыз. Поэзия кешелекне коткара алмаса да, аерым кешене коткара ала – төп фикер шунда. Бу перформанс – плакат теле. Монда мең төрле мәгънә эзләргә кирәкми. Монда бар да ачык».

Алга таба бу шигъри перформанс тамашачыга барып ирешерме? Бәлки, театр администрациясе тәнкыйтьчеләренең уңай фикерен алган тамашаны халыкка ирештерүнең юлларын уйлап табар. Ярты сәгатьлек шигъри перформанс билет сатып куярлык тамаша өчен бераз кыскарактыр. Әмма аны җыйнак кына лекция яки дискуссия форматы белән берләштерергә була. Әлеге лекция/дискуссияләрне шагыйрьләр – Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ркаил Зәйдуллалар, театр директоры, шагыйрә Луиза Янсуар үзе үткәрә ала. Әдәбият белгечләрен чакырырга мөмкин. Бу – театр форматына күчкән әдәбият дәресе була алыр иде.

Кешегә шигырь җитми…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100