Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кариев театрының яңа бинасында беренче премьера: Ренат Әюпов Владимир Меньшов була аламы?

Кариев театры яңа ачылган бинасында беренче премьерасын тәкъдим итте. Спектакль данлыклы "Любовь и голуби" фильмының татарча сәхнә варианты.

news_top_970_100
Кариев театрының яңа бинасында беренче премьера: Ренат Әюпов Владимир Меньшов була аламы?

Совет кинематографиясенең иң данлыклы фильмнарының кайбер фрагментларын татар сәхнәсендә очраштыргалаган бар. Әмма һәр сүзе урта һәм өлкән буынга яхшы таныш фильмны беренче булып татар сәхнәсенә чыгаручылар – Кариев театры коллективы. Яңа бинаның беренче премьерасы! Карап карыйк – уңышлы экспериментмы бу, әллә күңелгә кереп калган сюжетны гениаль актерлар башкаруында ютубтан карау хәерлерәкме?

Сүз Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйган “Мәхәббәт күгәрченнәре” лирик комедиясе турында бара. Спектакль Владимир Гуркинның “Любовь и голуби” пьесасы буенча куелды. Шул ук пьеса нигезендә 1984 елда Владимир Меньшов шул исемдәге фильм чыгарган. Анда Александр Михайлов, Людмила Гурченко, Нина Дорошина, Сергей Юрский кебек актерлар уйнаган. Сүз уңаеннан, Нина Дорошина быел апрель аенда 83 яшендә вафат булды.

Сюжет. Василий Кузякин хатыны һәм өч баласы белән авылда тыныч кына яшәп ята. Башка авыл кешеләре күзлегеннән караганда, сәер шөгыле бар - күгәрченнәр асрый. Яңа күгәрченнәр алырга акча туздыра, бала-чага белән сарай түбәләрендә йөри. Көннәрдән бер көнне аңа санаторийга юллама бирәләр. Биредә ул үзе эшләгән Леспромхозның кадрлар бүлеге хезмәткәре Раиса Захаровна белән таныша. Василийга авыл хатыннарына охшамаган үзенчәлекле холыклы, эмоциональ ханым белән аралашу кызык булып тоела. Тегесе сөйли, монысы гаҗәпләнеп тыңлый. Василийга экзотика булып тоелган әңгәмәләрнең ахыры ирнең санаторийдан Раиса Захаровна фатирына кайтуы белән төгәлләнә. Василий үзе ияләшмәгән һәм ияләшә дә алмаячак башка тирәлеккә килеп эләгүен тиз аңлый, чыгып китә. Әлбәттә, өйдә аны кочак җәеп каршыламыйлыр. Әмма ахыры ничек башланган – шулай тәмамлана. Василий күнегелгән тирәлегенә әйләнеп кайта, ә хыялларын, элеккечә, күгәрченнәр янында тормышка ашыра.

Кариев театры бу спектакльне үзләренең талантлы һәм чибәр актрисаларының берсе Фирүзә Зиннәтуллинаның юбилеена атап куйды. Ни өчен шушы спектакль? Аңлавымча, фильм буларак танылган пьесаны кую - бу Фирүзәнең кинематографиядә дә үз кеше булуына ишарә. Чөнки ул Нәсүр Юрушбаевның “Капка” фильмында героиняны уйнаса, “Гыйшык алмасы” фильмын үзе төшерде. Фирүзәнең кинематографик тарихы моның белән генә төгәлләнми. Әмма бүген сүз ул хакта түгел. Сүз спектакль хакында.

Пьесаны татарчага драматург Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән. Тәрҗемә әйбәт, диалоглар тешкә тими. Исемнәр дә татарчалаштырылган. Василий Кузякин – Васил Хуҗин, Надя – Надия, Раиса Захаровна – Рәйсә Идрисовна. Баба Шура – Хәмдия, дядя Митя – Хәйретдин. Булган-булган булсын дигәндәй, Хәмдия түтүйгә читек тә кидертеп куйганнар. Спектакльнең “түбәтәе” шунда кадәр генә. Калганы – урыста ни дә, татарда ни – ир-хатын һәм тагын бер хатын мөнәсәбәтләре, галстук, күршеләр, аракы һәм башкалар...

Васил – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, Хәмдия түтәй – Татрстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева, Хәйретдин ага – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин. Рәйсә ханым ролендә – Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова.

Бу спектакль куелачагын белгәч, мин юбиляр Фирүзә Зиннәтуллина Раиса Захаровна ролен уйныйдыр дип уйладым. Чөнки күгәрченнәрне акча туздыру дип кабул иткән, ирне үз мөлкәтең итеп караган традицион хатын-кызга караганда, үзгә, ясалма дөньяда яшәүче Раиса Захаровна образы күпкә кызыграк. Бу үзенә күрә Фирүзәбезгә үзен Людмила Гурченко итеп тою мөмкинлеге бирү дә булыр иде.

Әмма режиссер Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллинага Надя-Надия ролен биргән. Тормыш йөген тартып баручы, ир-бала-дуңгызлар-күршеләр стандартларында яшәүче гап-гади хатын. Ире үзе бу стандартларда булса да, аның күгәрченнәре бу стандартларга берничек тә сыймый. Ни хәл итәсең, түзергә туры килә, аның каравы эчми, әнә, күршенеке эчә бит әле...

Бу стандартлар белән яшәгән хатын образын Камал театрының яңа премьерасында да күрдек. Гаяз Исхакый әсәрләре буенча яшь режиссер Айдар Җаббаров куйган “Тормышмы бу?” спектаклендә авылга мәгърифәт таратырга кайткан яшь мулла надан хатын коткысына бирелеп, шәхес буларак юкка чыга. Дуңгызы булмаса да, хатыны тәэсирендә ул шушы стандартларга бата.

“Любовь и голуби” - шаблоннарга кертелгән бертөрле көндәлек тормыш һәм шаблоннарга сыеша алмаган мәхәббәт турында. Хыялый ирләр һәм аларда җир кешеләре ясарга маташкан хатыннар турында. Тормышың бертөрле тоелса да, шуның мәхәббәт икәнлеген аңлау өчен бер тилелек эшләп карарга кирәклеге турында. Иреңне шушы уңайлы көйләнгән тормышына кайтарып, аны “тыныч кына күшәп ята торган аранына” урнаштырып кую өчен хатын-кызга аз гына стандартлардан чыгып алырга туры килүе турында. Мин бу фильмны шулай аңлый идем. Мин Надяга караганда, Раиса Захаровна образын күбрәк ярата идем.

“Мәхәббәт күгәрченнәре” ир белән хатын һәм аларның өч балаларыннан торган бәхетле гаиләнең бер бозык хатын аркасында бозыла язуы, акыллы хатынның ул гаиләне саклап калуы һәм бала белән бәйләп куюы турында. Ренат Әюпов әсәрнең декорацияләрен генә түгел, мәгънәсен дә бик гадиләштергән. Авыл клубларына йөрү өчен “почти мәхәббәт өчпочмагы” турында гап-гади тарих. “Кыз чагында” шул “кинаны караган” хатын-кызлар яшь чакларын сагына-сагына, “сучка крашена”ны сүгә-сүгә рәхәтләнеп спектакль караячаклар. Раиса Захаровнаның нәкъ менә кире герой икәнен аңлату өчен, әйбәт хатыннар “бозык хатыннарны” тагын да яхшылабрак сүксеннәр өчен Раиса Захаровнаны Рәйсә Иблисовна дип тә атадылар, янәсе Идрисовнаны төп герой ялгышып шулай аташтыргалап куя. Кызык бит!.. Югыйсә, яңгырашына якынрак торган исем табарга, Зәкәриевна йә булмаса, Зәкиевна, Шакировна дияргә дә мөмкин иде. Түгәрәк гаилә иминлеге сакчыларына тагын да күңеллерәк булсын өчен, җитмәсә, Рәйсәнең башына җирән парик та кидертеп куйганнар. Әле ул кеше телефонына кереп, аның хатынына смс та яза. Кыскасы, бу сөяркәнең кешелек сыйфатлары гомумән калмаган. Раиса Захаровна Надюша янына чын күңелдән яхшы ниятләр белән килсә, Иблисовнаның нигә килгәнлеге дә аңлашылмый. Захаровна өенә затлы кыяфәттә кайтып керсә, Иблисовна тукмалып, алама кыяфәттә керә. Әле җитмәсә, театрларга йөргән, классик музыка тыңлаган ханым Салаватның “Салкын чәен” дә тыңлый.

Ярый, Васил абзыйның яңача тормышы барып чыкмада ди, үз йортында хатыны һәм балалары кабул итми. Яши инде абзый су буендагы будкада балык ашы ашап. Надя белән Василийның су буенда, паромда очраша башлавын бөтен совет тамашачысы белә. Меньшов ул эпизодларны бик шәп итеп эшләгән. Романтика белән. Әюповта романтика юк – ир белән хатын мүкәләп эт оясы тишегеннән алачыкка кереп китәләр. Ярамаган тагын безнең тамашачыга!

Сүз уңаеннан, “Байгал” фильмында Миләүшә Айтуганова үз героинясының яр буенда элеккеге ире белән җенси мөнәсәбәтләргә керүен теләмәгән иде. Сценарист белән режиссер фильмда утыз ел очрашмаган ир белән хатынны бик якынайтырга теләгәннәр дә, Миләүшә ханым җүнле хатын-кыз мондый адымга бармый дип каршы чыккан һәм җиңгән. Ә Әюповка Фирүзә Зиннәтуллина белән Илфат Камалиевны яр буендагы алачыкка кертеп җибәрү берни тормады. Авыл җире бит, яр буе да чистадыр, ире дә күптән түгел генә киткән – нәрсәсе бар?!

Спектакльдә миңа иң булышчы образ – Хәмдия түтәй белән Хәйретдин агай ошамады. Артистлар тырыша торгач арттырып җибәрәләр. Алар сәхнәгә чыккан саен “уф, тагын болар чыкты” дип куясың. Хәер, бу шәхсән минем фикер, тамашачы арасында “Чын авыл кешеләрен уйныйлар”, диючеләрне ишеттем. Һәркемнең үз авылыдыр, минем авылым кешеләре түгеллеген тәгаен беләм.

Күгәрченнәргә килгәндә, алар җитмәде. Сәхнәдәге күгәрченнәрне ясаган бутафорлар һәм шуны сәхнәгә тезергә рөхсәт итүчеләр турында бер яхшы сүзем дә юк, бездә "Татар-информ" агентлыгында сүгенергә ярамый - шуңа күрә күгәрченнәр ошап җитмәде дию белән чикләнәм. Соң инде, җәмәгать, сәхнәгә читлек куеп, шунда күгәрченнәр дә утыртып була иде ләбаса. Тик торсыннар иде шунда гөрләшеп. Салават кайсыдыр бер елны сәхнәгә тутый кош чыгарды, Камал театры ишәк алып керде, Гафури театры да ниндидер бер кимерүчеләр нәселеннән булган җанвар кертте.

Василийның күгәрченнәргә авызыннан су эчерүе фильмның нинди “тәмле” кадрлары иде. Ә монда Василның күгәрчен яратуын Илфат Камалиев бутафор карачкыларга карап ышандырырга тиеш. Илфат уенына бер претензиям дә юк. Ул минем Кариев театрындагы иң яраткан актерларымның берсе. Әмма зәвыксыз бутафория арасында йөргән мужик кызыктырмады.

Спектакльгә уңышлы сәхнә тормышы телим. Аның тамашачысы булачагына ышанам – биредә Ренат Мирзахәсәнович тормыштагы надяларга үзләренең кузякиннарын рәйсә захаровналардан саклап калу буенча мастер-класс күрсәтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100