Кариев театрыннан бала ясау инструкциясе
Театр яңа ел тамашасы буларак «Камыр батыр» әкиятен чыгарды.
«Камыр батыр» әкиятен барыбыз да белә, әйеме? «Борын заманда бер авылда карт белән карчык торган. Боларның ир балалары булмаганга, ярлылыкта гомер кичерәләр икән. Һәрвакытта Аллаһка ялварып, үзләренә бер ул бирүне сорыйлар икән. Көннәрдән бер көнне бер карт килгән дә: «Әгәр дә Ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камырдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз», — дигән…
Камырдан бала ясаганнар. Бала үскән-үскән, зур булып үскән…
Һәр татар баласына таныш шушы әкиятне Кариев театры яңа ракурстан сәхнәләштерде. Театр әкиятне чакырылган иҗатчылар «тегермәне» аша үткәргән, хәзерге театр тәнкыйтьчеләре телендә актив кулланыла торган сүз белән әйтсәк, «переосмыслил», ягъни, башкача бәяләп, башка мәгънәләр эзләп караган.
Әлеге әкияткә игътибар Кариев театрының «Тамга» театраль лабораториясендә башланды. Аның эскизын Марфа Горвиц ясаган иде. Эскизның театрның баш режиссеры Ренат Әюповка ошаганын хәтерлим.
2020 елның августында эскиз буенча фикер алышканда мондыйрак сөйләшү булган иде:
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: «Карт белән карчыкның биюе татарга туры килми — ул бию булмаса да ярар иде. Ә хәрәкәтләре нәрсәгә ишарә иткәнен бөтенегез дә аңлагансыздыр инде. Балалар әкиятеннән бу өлешен дә алып куярга кирәктер. Укчыга да пистолет урынына ук һәм җәя бирсәгез дөресрәк булыр кебек — балалар өчен кызыграк та».
Эскизны Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов бик ошатты һәм фикер алышу барышында ук бу әкиятнең театр сәхнәсе өчен кызыклы булачагын әйтте. Аргументларның берсе — эскиз аның хатынына һәм улына бик ошаган.
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов: «Чакырылган режиссёр артистларны яңа яктан ача ала. Бу эскиз шунысы белән дә кызыклы. Үз артистларымны яңача ачып биргәнең өчен рәхмәт сиңа, Марфа! Мин бу эскизны безнең театрда спектакль итеп эшләргә кирәк дип саныйм. Мин шатланып утырдым, улым шатланды, хатыным шатланды. Бу эскиз спектакль булып үсергә дәгъва итә. Режиссёр идеясе буенча, барлык балалар да талантлы, ә ул Аллаһ бүләге булган талант белән нишләргә — Марфа безнең артистларыбыз белән шушы сорауга җавап эзли. Бу театрга бик кирәкле әсәр».
Эскизны спектакль итеп тулыландыру өчен балалар катнашында драматургия лабораториясе оештырыла. Аны җитәкләргә тәҗрибәле драматург Алексей Житковский чакырыла. Шулай итеп таныш әкияткә яңа мәгънәләр салына, геройларның Камыр батыр белән очрашканчыга кадәрге тормышларына күзаллана. Дөрес, кайсы эпизодны кайсы бала өстәгәне билгесез. Димәк, автор — Житковский и Ко дия алабыз.
Ххх
Шулай итеп Кариев театрында «Камыр батыр» спектакле барлыкка килде. Ул быел тамашачыга яңа ел әкияте буларак тәкъдим ителә.
Театр артистларына рәхмәттән башка сүз юк — алар уйнадылар, режиссер аларны яңача ачкан — ул яктан рәхмәттән башка сүз юк. Әмма куючы команданың татар фольклорына хөрмәтсез карашы һәм сәхнә «хулиганлыгы» ямьсез нәтиҗәләргә китергән. Мин әлеге спектакльнең кайбер йомшак кына татарча әйткәндә «тозсыз» мизгелләренә тукталырга телим.
Спектакль әби белән бабайның күңелсез бер кичендә башлана. Бабай пульт белән каналдан-каналга күчә-күчә телевизор каршында утыра. Янәшәсендә шактый нервыланган әби камыр баса. Дөресрәге, камыр йомарламын угалый, суккалый. Әбинең башына идея килә — әйдә, бала ясыйбыз! Ясыйлар! Ничек итепме? Тозлы камырдан фигуралар ясау технологиясе буенча булырга тиештер инде ул. Шулайрак күз алдына килә иде. Ә юк, Марфа ханым башкача күз алдына китергән. Алар өстәл тирәсендә мәш килеп, камыр йомарламын идәнгә бәреп төшерәләр дә, өстәл артында әүмәкләшәләр… камыр йомарламын әвәлиләр диик инде. Бац! Өстәл читеннән җилпәзә кебек таратылган бармаклар күренә. Аннары аяк башы. Әбинеке түгел, камыр малайныкы. Аннары әби белән бабай тырышлыгының нәтиҗәсе буларак, малай үзе дә күренә. Зурдыр үзе, памперсы да бар. Табуреткаларны да чөя, әбине дә күтәреп әйләнә. Зур күкрәкле, имиләре селкенеп торган әбине күтәреп әйләнгәндә көләргә тиеш булганбыздыр, бәлки.
Алга таба татар халык әкиятендәгечә — малай урамга чыгып китә, көчен кая куярга белмичә кемнәрнедер имгәтә. Шуннан әби белән бабай бәласеннән баш-аяк дип үзләре бик тырышып ясаган малайны дөнья күрергә озаталар.
Сәяхәттә Камыр батыр төрле маҗараларга юлыга бит инде. Беренче чиратта дуслар таба һәм ул дуслар белән очрашу мизгеле җентекләп тасвирлана. Менә шушы урында «Житковский һәм Ко»ның фантазиясе уйнаган. Халык әкиятендә Камыр батырыбыз баһадир булса, яңа версиядә ул нинди дә баһадир түгел, ә сәер бер адәм, башкаларга охшамаган диик. Инклюзия, ягъни мәсәлән. Камыр батыр янына үзе кебекләр җыела: берсе аягын бәйләп куймасаң, йөгерүдән туктала алмый, икенчесе җиңенә бөке тыкмасаң, җил сызгырта, өченчесе төз ата, үзе ни кыз, ни малай шунда.
Әле аларга суыткычта яшәүче бабай да өстәлә. Аны, карт булгач, туганнары чыгарып аткан.
Шунысы кызык, дөресрәге, кызганыч — аларның (карттан башкаларының) мондый хәлгә җитүенә ата-ана гаепле. Тиз дигән егетне гел йөгертеп спортчы ясамакчы булганнар — теге йөгерә-йөгерә нигә йөгергәнен аңламас хәлгә килгән, Җилнең әти-әнисе тынлы музыка коралында уйнаучы музыкантлар. Уйный-уйный кызларын да өреп очырганнар. Укчы дигәнебез «ботаник»… чын мәгънәсендә ботаник, күбәләкләр, чәчәкләр ярата. Үзе армиядән качкан да әле. Геройларга мондый биографияне чыннан да балалар уйлап тапканмы? Алгарак китеп шуны әйтим: спектакльдән соң әдәбият белгече һәм педагог Миләүшә Хабетдинова балалар белән әңгәмәләште. Алар үз әсәрләренең асылын аңлатып бирә алмады, бу бәлки тел проблемасы булгандыр, әллә чиктән тыш игътибардан югалып калдылармы?..
Ярый, хуш, спектакль дәвам итә. Өйсез калган геройларыбыз бара торгач бер илгә килеп җиткәннәр. Бер белдерү күргәннәр: хан иң батыр егеткә кызын бирә, имеш.
Хан белән хан кызы мөнәсәбәтләренә килгәндә «Житковский һәм Ко» белән Марфа Горвицның фантазиясе уйнап та күрсәткән — алар хан кызы Турандык сюжетына кереп киткәннәрен сизми дә калган. Ягъни, ханның иркә һәм явыз кызы кешеләрне җәзалаудан тәм таба. Шунысы кызык — спектакльдәге ата белән кыз мөнәсәбәтләрен кайсыдыр бала тасвирлаганмы икән? Әллә Марфа Горвиц фантазиясе генә аларны тәрбияле гаиләләр борын җыерып карарлык хәлгә җиткергәнме? Кыскасы, ата белән баланың хәрәкәтләре кайбер мизгелләрдә эротик фильмнарны хәтерләтә.
Тагын бер сорау — бу әкият балаларга нинди кыйммәтләрне пропагандалый? «Кияүләр көрәше» афишасына күз салыгыз! Сумо көрәше күренеше, аниме кызы. Япон мәдәнияте элементларын күрү өчен театрга барып торасымыни инде? Алар белән интернет тулы.
Алга таба әкият «Камыр батыр» дагыча дәвам итә. Хан батырларны кызу мунчага озата, дусларын мунчаны суытып суык бабай коткара. Шуннан соң әкият законнары буенча баһадир хан кызыны өйләнеп кырык көн туй итәргә тиеш бит инде. Әмма биредә андый финал юк. Гомумән, әкиятнең финалы юк. Геройларның хан яныннан китеп, пекарня ачып җибәрүләрен финал дип санаргамыни?
Шулай итеп, «Камыр батыр» әкиятебезнең яңача морале — физик кимчелекләрең булуга карамастан, син тормышта үз урыныңны таба аласың — үз бизнесыңны булдыр! Кыскасы, 1 сәгатьтән артыграк барган спектакльне пекарняның реклама ролигы һәм үзмәшгульлекне пропаганлаган социаль ролик дип карарга мөмкин.
Әкият «Театр — балаларга!» федераль проекты кысаларында куелган. Аны тулысынча чакырылган команда башкарып чыккан.
Татар халык әкиятенә яңа мәгънә салып бирүчеләр командасы:
Режиссер — Марфа Горвиц (Мәскәү);
Драматург — Алексей Житковский (Нижневартовск);
Рәссам — Мария Лукка (Санкт-Петербург);
Хореограф — Алёна Смирницкая (Мәскәү);
Яктылык көйләүче рәссам — Нарек (Мәскәү);
Видеорәссам — Егор Зубарчук (Мәскәү).
Бу театр сезонында Казанда театраль лаборатория эскизыннан үстерелгән икенче татар спектакле күрдек. Беренчесе Тинчурин театрындагы «Кияү урлау» спектакле булса, икенчесе — «Камыр батыр». Аларның сыйфатын заманча бер анекдот белән тасвирлап була — «Төпкә төшеп җиттек дисәм, астан шакыйлар».