news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кариев театрында – «Шәп шоу»: мәхәббәт һәм бәдрәф турында кәмит. Иң мөһиме – өр-яңа

Кариев театры «Шәп шоу» дип аталган интерактив музыкаль комедия чыгарды. Спектакльнең премьерасында хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да булды.

news_top
Кариев театрында – «Шәп шоу»: мәхәббәт һәм бәдрәф турында кәмит. Иң мөһиме – өр-яңа
Фото: Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Мансур Гыйләҗев Тинчурин театрында «Казан егетләре» куелачак дигән хәбәрдән рухланып тагын бер шундый «буш» комедия язып ташлаган (Айгөл Газизова белән бергә) һәм Ренат Әюпов үзе өчен зур эксперимент ясап, әлеге «Шәп шоу» интерактив музыкаль комедияне сәхнәгә куйган. Рәссам – Юлия Кораблева.

Айгөл Газизова – Камал театрының «Яңа татар пьесасы» драматургия лабораториясе катнашучыларының берсе. Әлеге лабораторияне Мансур Гыйләҗев алып барды һәм инде аның финал әсәрләре читка форматында тамашачыга тәкъдим дә ителде. Күрәсең, Мансур Гыйләҗев Айгөлнең потенциалын күреп үзенә автордаш итеп алган һәм тәҗрибә белән тырышлык берләшеп шундый әсәр туган.

Спектакль театрның Кече залында бара. Ике яклап барлыгы 80ләп урындык тезелгән. Артистлар – уртада.

Залга күтәрелгәндә үк миңа Муса Камалов очрады: «Рузилә апа, бәйрәм кәефе белән карагыз, яме!» – диде ул үзенең фирменный елмаюы белән.

Муса биредә режиссер Данияр ролен башкара икән. Татар киносы төшерергә хыялланган режиссер башта конкурслы стрим-шоу ясап, иганәче булырга ризалашкан эшмәкәр Юпитер Марсовичның кызы блогер кыз Гүзәлне җиңдерергә тиеш (Катлаулы җөмлә, әйеме? Ә сез татар киносына килү юлын җиңел дип беләсезме?)

Җиңүче кызга бүләк – яшь кияү егете. Ә кияү егете роленә Илгиз Шәйхразиев сайланган. Әмма кияү егете әллә Балига, әллә Малига, әллә Мальдив утрауларына китеп барган – видеодан үзе әйтте.

Гафу итегез, ни өчен Шәйхразиев? Ул бит инде әллә кайчан ук өйләнгән, ике малай атасы. Хәер, аерылуы турында интервью биргән кеше булгач... Ой, гайбәткә кермим, һәрхәлдә безнең эстрада тирәсендә буйдак даны булган егетләр дә юк түгел. Шул ук Марат Яруллин, мәсәлән. Сүз уңаеннан, Казанга гастрольләргә килеп, Кариев театры сәхнәсендә «Өйләнү» спектаклен күрсәткән Минзәлә театрына ярдәм итеп сәхнәгә кияүләрнең берсе сыйфатында чыккан да иде әле ул.

Ярар, ни өчен Илгиз дип нечкәлекләргә кермибез, Илгиз сайланган икән, Илгиз инде, барыбер китеп барган бит... әллә Балига, әллә Малига, әллә Мальдив утрауларына... Хәзер ашыгыч рәвештә егет табарга кирәк. Шул мизгелдә, «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына» дигәндәй, студиягә Нариман килеп килеп керә. Сөйгән кызы Суфиянең әтисенең раритет «Чайка»сын алып торып ваткан да, төзәтү өчен 1 млн сум акча кирәк, ди. Шулай итеп, егет шоуда катнашырга ризалаша. Менә берәм-берәм кызлар керә: рокер кыз Амелия (Альбина Ногманова), хыялый Ксения (Камилә Шәңгәрәева), авыл кызы Айсылу (Камилә Шәңгәрәева) һәм эшмәкәр кызы блогерша Гүзәл. Алга таба без шушы 4 типажның кыланмышын тамаша кылырга тиеш булабыз.

Каян уйлап тапты соң драматурглар «авыл кызы» дигән типажны? Кешене туган районына карап, болар тегеләйрәк, тегеләр болайрак дип бүләбез бүлүен, районга карап ниндидер уртак сыйфатлар төсмерлибез. Ләкин бит авылда туу сыйфат түгел, алай ук гадиләштереп бетерергә кирәкме икән? Хәер, жанрына күрә таман гынадыр инде. Авылдан килгән кыз милли киемнән һәм әпипә бии – «Казан егетләре» хит-пьеса авторы Мансур Гыйләҗев шулай күрә.

Әйбәт кенә барганда кинәт кенә спектакль... ничек әйтсәм әдәплерәк булыр икән... коктейль эчеп... режиссерның эче китеп... кыскасы, гафу итегез, бәдрәф мәсьәләләре. Менә шунда инде алгы планга Кәшифә түтәй чыга (Алия Кәлимуллина). Кәшифә түтәйнең студиягә ничек эләгүен язып тормыйм, шәп образ – шунысын гына әйтәм. Режиссер алда әйтелгән кичектергесез сәбәпләр аркасында студиядән югалып торган арада Кәшифә түтәй инициативаны үз кулына ала. Иң оригиналь бәйгеләрне дә ул уйлап таба. Егетне чишендертә дә әле. Шулай итеп безнең Рамилебез йөрәк принтлы трусиктан кала. Соңыннан әллә юри, әллә чынлап әйтте Мансур Гыйләҗев: «Трусигын салып сөлге бәйли», дип язган идем», – диде. Шаяртуы булды булса кирәк, мондый гына комедия өчен артистны азаплап чишендереп торасы юк.

Сүз уңаеннан, заманында Ренат Әюповның «Казан егетләре»ндә икенче составта Тукайны уйнап йөргәне (Илдус Габдрахманов белән чиратлашып) хәтергә килде. Ул үзе дә трусиктан гына эскерттән чыгып халык алдына да килеп баскан иде.

Кыскасы, менә шундый комедия. Әйе, югары сәнгать әсәре түгел. Әйе, тирән мәгънәләр салынмаган. Әмма ләкин исеменә күрә җисеме дигәндәй, бары тик «ха-ха», «хи-хи» максаты гына торганда начар димәс идем.

Нәкъ шушы көннәрдә Тинчурин театры Мансур Гыйләҗевның туксанынчы еллар хиты булган «Казан егетләре» спектаклен чыгарды. Спектакльнең туксанынчы еллардагы максаты тамашачыны театрга китерү булса, хәзергесе дә шул ук (диярлек) – акча эшләү. «Мин чыгарачак тагын бер музыкаль спектакль – Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре». Без барыбыз да аңлый – театр акча эшләргә тиеш. Безгә «финанс мендәре» кирәк, чөнки мин чакырган режиссерлар арзан тормый. Бу – нормаль хәл», – дигән иде Айдар Җәббаров.

Миңа калса, Мансур Гыйләҗев «Шәп шоу»га шушы максатны салырга тырыша кебек – театрга халык китерә торган әсәр язып бирмәкче булган дип беләм. Әмма бүгенге көндә Кариев театрына килергә тиешле аудиториягә нәкъ менә «Шәп шоу» кирәкме – мин белмим.

Казанда татар телендә иҗат итә торган өч дәүләт театры булып, алар арасында, Камал театры һәм Тинчурин театрлары белән чагыштырганда Кариев театрының хәл-әхвәле җайсызрак. Мин әлегә бары тик бина турында әйтәм: Камал театры ялтыравыклы яңа бинасы белән кызыктырып тамаша җыйса, Тинчурин театры тамашачының канына сеңгән кадерле бина белән кызыктырса, Кариев театрының андый мөмкинлеге юк. Ул хәтта, башка театрлар кебек, тамашачының ностальгия төеренә дә баса алмый – чөнки Кариев театрының төп аудиториясе яшьләр булырга тиеш, ә яшь кеше бүгенге белән яши. Димәк, Кариев театры бары тик сыйфатлы һәм өр-яңа әсәр белән генә кызыктыра ала.

Әйе, кайчандыр хит булган әсәрне яңарту җиңел – ностальгия дә үз эшен эшли, җитди әсәр турында сүз бармаганда зур җаваплылык та юк. Ә менә син яңа хит чыгарып кара! 5не, 10ны, 20не... бәлки, арада берсе хит булыр, бәлки, булмас та. Ләкин бит чыгармасаң ул хит тәгаен булмаячак. Ә чыгарсаң әле булырга да мөмкин, булмаска да мөмкин. Кыскасы, «Тисә - тиенгә, тимәсә ботакка» дигәндә атарга да атарга инде. Ренат Әюповка атып караганы өчен рәхмәт! Тиенен соңыннан күрербез, тигән булса…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар