Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Габдулла Кариевның «тере тавышы»: татар театрының атасы нинди кеше булган?

Татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, “Сәйяр” труппасының беренче һәм соңгы җитәкчесе, танылган актер һәм режисер Габдулла Кариевның иң зур серләре һәм язмышы турында.

news_top_970_100
«Габдулла Кариевның «тере тавышы»: татар театрының атасы нинди кеше булган?

Күптән түгел «Интертат» сайтында беренче татар җырчылары һәм аларның Франция архивында сакланган җырлары турында яздык. Әлеге җырлар «Tatar-inform.tatar» ютуб каналында дөнья күрде.

Әлеге җырлар арасында очраклы рәвештә генә Габдулла Кариев тавышы да сакланган. Ике патефон тәлинкәсе язмасында ул якын дусты Габдулла Тукайның «Буржуаз фикре» һәм «Ысулы кадимче» әсәрләрен укый. Шулай ук язмада авторы билгеле булмаган «Зилзилә» һәм «Байбәтчә» хикәяләрен ишетергә була. Шулай итеп бүген, татар профессиональ театрына нигез салган шәхеснең тавышын сез дә ишетә аласыз.

 

Бу мәкалә языла башлаганда, ул бары тик Кариев тавышы турында гына булырга тиеш иде, ләкин, бу шәхесне күбрәк өйрәнгән саен, аның тавышы бу мәкаләне тулыландыручы бер әйбер генә булып калды…

Татар театрының атасы

Әдәбият… Театр... Бу ике сүз бер-берсеннән башка яши алмый. Без Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин кебек танылган язучыларыбызны беләбез, аларның сәхнәдә бүгендә гөрләгән әсәрләрен яратып карыйбыз. Аларны кайвакыт «театр аталары» дип атыйбыз, ләкин бу дөресме? Язучыны татар театры атасы дип атап буламы? Юктыр, чөнки театр ул үзгә дөнья. 

Габдулла Кариевны лаек рәвештә «татар театры атасы» дип әйтеп була. Бу исемгә ул беренче профессиональ труппа оештыру өчен генә түгел, ә чын мәгънәсендә татар театрының һәр механизмын үз кулы белән барлыкка китерүче булганга иреште. Кариев беренче булып үз труппасына даими рәвештә талантлы артистлар эзли, татар режисурасы мәктәбен барлыкка китерә, татар сәхнәсенә яңа әсәрләр мендерү өчен яшь язучылар арсында конкурс оештыра, труппасын Мәскәүгә танылган рус режисеры Станиславский янына очрашуга алып бара. Саналган әйберләр ул куйган хезмәтнең бары тик яртысы. Кариев 20 гасыр башында татар аңын уяткан «әдәбияттан» соң, аны яңа форматка салган, үстергән шәхес.

Кариев турында истәлекләрне барлаганда («Татар театры 1906-1926» авторлар: М. Госманов, Ш.Закиров, И.Илялова; «Габдулла Кариев тарихи-документаль җыентык» төзүче: Г.Мөхәммәтгали) бик үзенчәлекле мәгълүматларга тап булырга туры килде. Ул замандагы театр дөньясында да каршылыклар, үпкәләшләр даими күренеш булган икәне ачык күренә. Бу вакыйгалар «кояшта да таплар бар» дигәнне күрсәтү максатыннан түгел, аның импульсив шәхес булганын һәм нинди шартларда эшләгәнен күрсәтү өчен кирәктер.

Хәйруллин? Юк, Кариев!

Габдулла Кариев (чын исеме – Миңлебай Хәйруллин) 1886 елның 8 маенда Күлбай Мораса авылында (хәзерге Норлат районы) дөньяга килә. Кариев кечкенәдән бик зирәк була, 12 яшендә үк карый, ягъни Коръәнне яттан белүче исемен алуга ирешә, бүтән балалардан белеме белән нык аерыла. Шундый зирәк баланың Миңлебай дигән «мужик» исеме йөртүе авылдагы Зариф муллага бер дә ошамый. Ул үзенең яраткан шәкертенә Габдулла (Алла колы) исеме куша, ә фамилиягә килгәндә исә, «карый» сүзен кулланып, еллар үткәч, Габдулла үз фамилиясен «Кариев»ка алмаштыра.

1901 елда Кариев ул чорда татар мәдәнияте үзәге булган Уральск шәһәренә, «Мотыйгия» мәдрәсәсенә укырга юл тота, ләкин анда керә алмый. Бүтән мәдрәсәдә белем алса да, нәкъ менә «Мотыйгия» мәдрәсәсенә килеп йөргән чакта Кариев гомерлек дусты Габдулла Тукай һәм аның укытучысы Камил Мотыйгый белән таныша. Бу ике кеше аның язмышына бик зур йогынты ясый.

Габдулла Тукай  һәм Габдулла Кариев. Уральск. 1904 ел

Татар театры төзү юлында «ике конфликт»

Театр төзү уйлары белән Кариев Мәкәрҗә ярминкәсендә «яна» башлый. Аны 1907 елда анда, Уральскида сатылмаган китапларын сату өчен, Камил Мотыйгый җибәргән була. Ул елларны ярминкә үткән Түбән Новгород шәһәренә илнең барлык почмакларыннан төрле театр труппалары да җыела торган булган.

Көннәрдән бер көнне, Кариев ярминкәдә Ильяс Кудашев-Ашказарскийның «Мосафир артистлар җәмгыяте» дип исемләнгән театр труппасы афишасын күрә. Шул ук кичне ул труппа куйган «Галимнәр һәм наданнар» спектакленә бара һәм театрга гашыйк була.

Кариевның Кудашев-Ашказарский труппасына ничек килеп эләгүен беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үз истәлекләрендә болай искә ала:

«Мәкәрҗәдә тагын берничә спектакль куйганнан соң, бер көнне, репетиция ясаган чагында, бер шәкерт килеп керә һәм, мөлаем гына, үзенең сәхнәгә керергә теләгәнен аңлата.

Кудашев аңар:

Кыяфәтегезгә караганда, сездә артистлык куәсе күренми, мин сезне ала алмыйм, – дип җавап бирә дә репетициягә тотына.

Ул көнне мескен шәкерт, һичбер рәтле җавап ала алмыйча, кәефсезләнеп чыгып китә. Ләкин, иртәгәсен яңадан килеп, мине капка төбенә чакырып чыгара һәм үзенең театр уйнарга чын күңеленнән теләгәнен белдерә.

– Сез Кудашевтан сорап карагыз, бәлки, мине труппага алырга риза булыр, – ди.

Мин Кудашевка әйтеп карарга сүз бирәм.

Кудашевка:

– Шул килгән кешене алып карамыйсызмы? – дип әйтсәм дә, ул:

– Куегыз әле шул шәкертегезне! Аннан нәрсә чыксын соң? – ди.

Ләкин, мин байтак әйтә торгач, ахырдан аны алырга күнә.

Соңыннан Кудашев безне Касыйм шәһәренә алып китә. «Кызганыч бала» пьесасын куябыз. Анда Кариевка да бер роль бирелә. Ләкин ул ролен рәтләп уйный алмый. «Фәзaилеш-шөһүрә» укыган шикелле, күзләрен йомып, сөйләп чыга. Кудашев сукрана башлый:

– Менә, ал да ал! дип җөдәткән кешегез ничек булып чыкты? – ди.

Кудашев Кариевны өйрәтә-өйрәтә аптырап бетә торган иде».

Габдулла Кариев. 1906 ел

Труппага кереп, ике-өч ай гастрольләрдә йөргәннән соң, Кариев труппа җитәкчесе Кудашев-Ашказарскийны сборлар начар булуда, артистларга акча күрсәтмәүдә гаепли, аларны Кудашевка каршы котырта башлый. Бу турыда шулай ук Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләре кызыклы:

«Кариев ул чакта, жүнләп уйный алмаса да, талашырга бик остарган иде инде.

Ул Кудашевка:

– Безгә акча бир, булмаса, без синең белән йөрмибез, – ди.

Кудашев бирми. Кариев күп вакыт артистларны Кудашевка каршы котыртты, ул аның чыгуын бик тели иде. Тиздән артистлар Кудашевны: «Җилкәбезне кимерәсең!» – дип куып чыгардылар. Ләкин мин, Кудашевны ул турыда гаепләү хаксыз, дип саныйм. Чөнки һичкайда безнең рәтле сбор алганыбыз юк иде».

Ничек булса да, тиздән Кариев труппа өстеннән җитәкчелекне үз кулына ала. Күп тә үтми, труппа исемен «Сәйяр»гә алыштыра һәм үз гастрольләрен уңышлы гына дәвам итә.

Икенче конфликт беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән була. 1912 елда ул, «Сәйяр»дан китеп, Уфада яңа «Нур» труппасы төзергә уйлый, ләкин Кариевка бу бер дә ошамый. Бу конфликтның нечкәлекләрен аңлар өчен, сезгә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның истәлекләрен тәкъдим итәбез:

«Труппамның беренче артисты Фәттах Латыйпов белән сөйләшеп торганда, безнең яныбызга Кариев килеп керде. Күзе-башы тонган.

– Сез, туташ, шулай ук бездән аерылып, труппа җыйнарга телисезмени? – дип сорый.

Мин аңар:

– Бу бер дә гаҗәп эш түгел бит, – дим.

Кариев, кашларын җыерып:

–  Карап карарбыз, труппаны ничек җыярсыз икән? – дип куя.

Мин аңар:

– Әлбәттә, күзе бар кеше барысын да күрер. Без җир астыннан йөрмәбез, сезнең шикелле җир өстендә уйнап йөрербез, — дип җавап бирәм.

Кариев, ачуланып, аякка баса да:

– Мин сезнең труппагызны яшәтә торган булсам, исемем эт булсын! – дип өстәлгә сугып куя.

Мин аңар:

– Кариев, исемегез кем булса да, булсын! Ләкин монда өстәлгә сугып утырулар булмасын! – дип җавап бирәм.

Кариев тора да:

– Мин нишләсәм дә, эшләрмен, ләкин труппагызны яшәтмәм! Труппагызны түгел, үзегезне дә сәхнәдән төшерәчәкмен, әгәр шулай эшләмәсәм, исемем Кариев булмасын, мин исән вакытта татар дөньясында «Сәйяр»дан башка труппа булмаска тиеш! – ди.

Мин:

– Гаҗәп түгел. Үзеңне сәхнәгә кертүче Кудашевны куып чыгарырга батырчылык кылгач, синең өчен башкаларны сәхнәдән төшерү зур эш түгел. Мин синең кебек эгоистлардан курка торган кыз түгел. Теләсәң нишлә. Мин синең каршыңа икенче труппа төзеп китереп бастырырмын, – дип җавап бирәм.

Ул кычкыра:

– Мин ирек бирмәм! Сез «Сәйяр»да булырга, анда булмасагыз, сәхнәдән төшәргә тиешлесез! – ди.

Мин әйтәм:

– Дөньяда труппа ике дә, өч тә булыр. Дөньяга «Сәяйр» чыкты да эш бетте дип ятаргамыни? – дим.

Кариев ачуланып:

– Алай булса, белегез, сезне сәхнәдән төшерергә тешем-тырнагым белән тырышачакмын, – дип әйтә дә чыгып китә...»

Бу конфликт 1917 елда Иж заводында булган гастрольләрдә дәвам итә. Анда «Сәйяр» һәм «Нур» труппасы күзгә-күз очраша. Кариев, «Нур» труппасы куйган спектакльне күрсәтмәү өчен, бик күп золым эшли. Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләренә әйләнеп кайтыйк:

«Пәрдә күтәрелер алдыннан, Кариев Зиннәт Расулев дигән буржуй белән килеп керә. Кариев урындыкка басып:

– Сез, җәмәгать, монда, акчаларыгызны әрәм итеп, нәрсә карарга килдегез? Гыйззәтуллина – ул «Сәйяр»да уйнаган чагында гына артистка иде, ул хәзер малай-шалайлар җыеп уйнарга килгән. Аның уенын карамагыз, менә иртәгә без куябыз. Шунда килерсез, – дип сөйли башлый.

Ләкин эшчеләр аңар күп сөйләргә ирек бирмиләр:

– Син – татарның беренче артистларыннан Кариев булсаң, беренче артистка Гыйззәтуллина да безнең каршыбызда шундый ук урынны тота. Без сине бүген генә күрәбез. Ә аны 1916 елдан бирле күреп киләбез. Аның монда нинди кешеләр җыеп, нинди эшләр күрсәткәнен без күптән беләбез. Без синең сөйләвеңә мохтаҗ түгел. Ул, кичә килеп, синең спектаклеңне тыныч кына карап китте. Ә син бүген аны пычратасың. Яхшы артист булсаң, син дә аның спектаклен карап кит. Менә шул чакта син булырсың кеше! Төш эскәмиядән! Юк исә, сөйрәп төшерербез! – диләр.

Кариев, җыларга җитешеп, Расулевка:

– Син бер зур бай була торып та, шуның спектаклен куйдырмаска кулыңнан килмимени соң? – ди.

Расулев аңар:

– Кариев, кайгырма, безнең кесәбездә көмеш ачкыч булганда, полицмейстер беркая да бара алмас, – дип юата, һәм алар, икәүләшеп, полицмейстер янына китәләр.

Мин, халыкка чыгып, урыннарга утырырга кушам һәм, озакламый, уенны башлыйм. Алар полицмейстерны очратмаганнармы, яки килешә алмаганнармы, анысын белмәдек, безгә ул-бу булмады.

«Сәйяр» труппасы, ике көннән соң куйса да, кеше җыя алмады. Аннан соң алар кире кайтып киттеләр. Ә без тагын берничә тапкыр куеп, Ижда ике атна торып киттек».

Кариев замандашлары әйткән сүзләрне ничек кабул итәргә? Болар барысы да Кариев үлгәч әйтелгән истәлекләр. Шулай да бу ул чордагы мөнәсәбәтләрнең ниндидер бер күрсәткече.

Габдулла Кариев һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. 1908 ел

«Сәйяр» кайда – «Без» шунда!

Габдулла Кариевның сәяси эшчәнлеге бүгенгә кадәр өйрәнелмәгән, дияргә кирәк, ләкин архивларда табылган кайбер кызыклы мәгълүматлар безгә Кариев артыннан күп еллар буе күзәтү алып барылганы турында сөйли.

Бүген табылган архив битләренә таянсак, Кариев артыннан патша охранкасы күзәтүе 1913 елда башлана. Казан жандармериясе идарәсе 1913 елның 4 май карарында Габдулла Кариев һәм Гафур Колахмәтов тарафыннан яшерен җыелыш оештырылуы фактын билгеләп үтә. Бу факт Кариев һәм, әлбәттә, «Сәйяр» труппасы гастрольләре маршруты артыннан даими күзәтү алып барыла башланачагы турында сөйли.

Р. Нәфигов «Архив шүрлекләрен актарганда» дип исемләнгән мәкаләсендә, Кариев һәм «Сәйяр» труппасы артыннан патша охранкасының яшерен рәвештә алып барылган берничә рапортын һәм күзәтү язмаларын тәкъдим итә:

«Хәбәр итәм: Габдулла Кариев «Сәйяр» труппасы белән Яңа Бохарага килеп төште, күзәтү астына алынды, нәтиҗәләрен өстәмә рәвештә юллармын». 1913 ел 11 май.

«9 майда күзәтү астына «центральный» (ред. – Г. Кариевка агентлар тарафыннан бирелгән кушамат) алынды». 1913 ел 18 май.

«Казанда яшәгәндә Ул (Г.Кариев) һәрвакыт мөселман студентлары һәм укучы татар яшьләре белән очрашты. Саналган шәһәрләрдә дә (сүз «Сәйяр» труппасының маршруты турында бара) Кариев татарның алдынгы прогрессив элементлары белән аралашыр дип уйларга кирәк». 1914 ел 20 апрель.

«Сәйяр» труппасы. 1916 ел

Граммофон тәлинкәсенә яздырылган тавыш

Бүгенгә кадәр Франция архивында табылган 20 нче гасыр башы татар җырлары арасында ниндидер очраклы рәвештә Кариев тавышы да сакланганы җәмәгатьчелеккә билгеле түгел иде. Гомумән, пластинкага яздырылган бүтән әсәрләр юк. Ләкин бу мәкалә өчен мәгълүмат туплаганда укыган хатлар, Кариев турында истәлекләр, фәнни мәкаләләр, мөгаен, бу серне ача аладыр. Кариев замандашы И.Рәмиев истәлекләрендә граммофон тәлинкәсенә яздырылган тавыш турында болай язылган:

«1908 елда Мәкәрҗәдә «Сәйяр» куйган спектакльдән соң сбор начар була. Ярминкәдән чыгып китәрлек акча булмагач, Кариев граммофон обществосы студиясендә пластинкага көлке бер хикәя яздыра. Беркадәр акча эшләп, ярминкәдән чыгып китәләр. Соң елларда кем дә булса шул пластинканы казып чыгарып уйнатса, Кариев кәефсезләнә, тыңламыйча чыгып китә. Ул турыда сүз кузгатканны яратмый иде. Үзенең бу эшенә, ирексездән эшләнгән эш, дип карады».

Җавапсыз мәхәббәт?

Габдулла Кариевның шәхси тормышы турында мәгълүматлар бик аз. Замандашлары да үз истәлекләрендә Кариевның шәхси тормышын әйтерсең күрмәгән дә төсле узып китәләр. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин һ.б. үз истәлекләрендә: Кариев «театрдан башка бер әйбергә дә гашыйк була алмады», дип искәртә.

Күп еллар буе Г.Кариев тормышын өйрәнгән театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче Ильтани Илялова бу хакта башка фикердә. Ул үз язмаларында Кариевның Фатыйма Ильскаяга җавапсыз гашыйк булганы турында яза.

Фактларга күз салсак, Габдулла Кариев Ильская белән 1916 елда таныша. Алар танышканда, Ильскаяга бары тик 14, ә Кариевка 30 яшь була. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда «Сәйяр»дан киткәч, Кариев аның традицияләрен дәвам итә алучы итеп Фатыйма Ильскаяны күрә.

Фатыйма Ильская һәм Габдулла Кариев. 1919 ел

Үлемнән курку

Кариев мәһабәт гәүдәле, сәламәт кеше була. Беренче тапкыр ул 1914 елда тик торганда тавышын югалта, ләкин барыбер үз эшчәнлеген дәвам итүдән туктамый. «Сәйяр» труппасы гастрольләре күп вакытта ачлыкта, акчасызлыкта, салкын бүлмәләрдә үтә. Бу түзә алмаслык сынаулар Кариевның сәламәтлеген нык какшаткан булса кирәк.

«Йолдыз» гәҗите 1914 елның 18 мартында мондый хәбәр тарата: «Сәйяр» труппа мөдире Габдулла әфәнде Кариев тавышы белән авырый башлаган иде. Бу көн аның тамагына профессорлар операция ясаячаклар. Мөхтәрәм артистымызның тизрәк сәламәтләнүен телибез».

Хакимияткә большевиклар килгәч, Габдулла Кариев бер төркем артистлар белән, Казанны ташлап, Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров һәм башкалар артыннан Самарага китә, аннан, контрразведка күзеннән качып, 1919 елда Колчак хакимияте астында булган Себергә китә һәм шунда урнаша. Ләкин бер елдан соң кире Казанга кайта. Юлда ул тиф белән авырый. Шул ук вакытта аны яңадан тамак авыруы борчый башлый.

Пролетариат диктатурасы идеологлары Кариевның бер ел элек Казаннан Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров һ.б. артыннан китеп, Колчак идарәсе астында яшәвен гафу итә алмыйлар, аны бу эше өчен дошман күрәләр. Шуңа күрә Казанда аңа хәтта бер җылы бүлмә дә бирмиләр. Шулай да ул көч-хәл белән булса да терелә. Әмма бик шикләнүчәнгә әйләнә, үлемнән курка башлый. Сәламәтлеген саклап калу ниятеннән, ул көн саен ике-­өч стакан ат мае эчә башлый. Кисәтүләргә дә карамастан, бу «дәвалануын» туктатмый һәм, үзе дә сизмәстән, уремия дигән куркыныч чир белән авырый башлый.

Татар театрының әтисе 1920 елның 28 гыйнварында вафат була. Ул Яңа татар бистәсендә, Габдулла Тукай янында җирләнә.

Габдулла Кариев вафат булгач

Хуш, артист Кари!

Кәрим Тинчурин тарафыннан иң якын дусты Габдулла Кариев җәсәде өстендә әйткән сүзләр:

«Сибириядә вакытта аның иң зур теләге, догасы – Казанга кайтып үлү икәнлеген, кайткач, мәрхүм, шатлык белән безгә сөйли иде. Сибириядә елдан артык сәргәрдан булып йөргән татарның иң зур артисты Габдулла Кариевны аның кәгъбәсе булган Казан ничек каршы алды? Салкын Себердә Казан өчен янган Кариевның кайнар йөрәгенә, авыру тәненә Казан бер җылы бүлмә дә бирә алмады. Без татарлар үзебезнең зур кадерле кешеләребезне үлгәч кенә аңлый ала торган йөрәкләребезне әҗәл генә йомшарта ала икән.

Габдулла Кариев артистлык дәверендә, кирәк Казанда булсын, башка шәһәрләрдә булсын, кемнәр генә тарафыннан нинди генә хурлыклар, нинди генә түбәнлекләр күрмәде. Ләкин каһарман артист Кариев ул вак эшләр белән каһарманнарча көрәште. Үзе тудырган «Сәйяр» труппасы байрагы астында үзенең идеалына омтылды, татар дөньясы өчен иртәрәк туган Кариев, татарның тупac xəяты белән көрәшеп, аны җиңде. Менә шул авыр хезмәт, чиксез авыр хезмәт мескен Кариевның бөтен хәяты җелеген суырды. Ул чахотка алды.. Бөерәге бозылды.

Кариев үлде...

Кариев татар дөньясына театр тудырып, аны тулы бер хәлгә җиткереп үлде.

Унөч елдан бирле театр эше өчен көрәшкән Кариев татарның үз театры бинасын күрә алмыйча үлде.

«Татарның үз театры бинасын күрә алып үлсәм, мин иң бәхетле үлем белән үлгән булыр идем», – ди торган иде мәрхүм. Ләкин Кариев үз театрыбызны, татар театры бинасын күрә алмыйча мәрхүм булып, бәхетсез булып үлде.

Шушы кадерле дус, каһарман артист, кабереңдә тыныч ят. Син башлаган изге театр эшен сине кабереңдә тыныч ятарлык дәрәҗәгә җиткерүне үзебезгә бурыч итеп алабыз.

Татар театры һәм синең исемең татар дөньясы өстендә иң зур урынны тотар.

Хуш, артист Кари!..»

1987 елда Татар яшь тамашачысы театрына һәм Совет районындагы урамга Габдулла Кариев исеме бирелә.

Мәкалә язылганда кулланылган мәгълүмат, истәлекләр, архив язмалары һәм фотолар түбәндәге китаплардан алынды:

«Татар театры 1906-1926» авторлар:  М. Госманов, Ш.Закиров, И.Илялова.

«Габдулла Кариев тарихи-документаль җыентык» төзүче: Г.Мөхәммәтгали.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 август 2022
    Исемсез
    Тукайның да чынын күрсәтәсе иде! Ул да шундый ук кеше инде... Кояшта таплар була шул Интертат!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100