Беренче татар җырчылары: ХХ гасыр башы татар эстрадасының Франция архивындагы язмалары
ХХ гасыр башында татарлар нинди музыка тыңлаган? «Интертат» журналисты Ильяс Хаҗиев Франция Милли китапханәсенең аудиовизуаль документлар департаменты коллекциясе архивында сакланган уникаль татар язмаларын тәкъдим итә.
20 гасыр башы татар язучыларының күп кенә әсәрләрендә (Г.Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз», Г.Ибраһимов «Яшь йөрәкләр» һ.б) музыканың* татарларга «нихәтле кирәге» турында мотивлар сызылып үтә. Музыка мотив кына түгел, ул «татарны инкыйраздан саклап калучы» итеп күрсәтелә.
Нинди булган соң ул 20 гасыр башы татар музыкасы? Кем ул җырларга сүзләр язган? Ул җырларны кем башкарган?
Франция архивында сакланган җырларны, тыңлау өчен уңай булсын өчен, бер видеороликка тупладык.
Бу җырларны Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев өйрәнгән. Бу мәкаләдә аның диссертациясендәге мәгълүматлар файдаланылды. (Из истории ранних татарских граммофонных записей: Камиль Мутыги-Тухватуллин, Граммофонные записи татарских певцов на рубеже ХIХ — ХХ веков).
Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин
Күп еллар буе Камил Мотыйгый тарих битләрендә Тукай шәүләсе артында калучы шәхес буларак өйрәнелде. Бу факт белән тарткалашып та булмый. Ул гына түгел, хәтта бүтән бөек татар шәхесләре дә Тукай йолдызы артыннан гына балкый алдылар. Нишләтәсең, дөресе шул.
Шуңа да карамастан, Мотыйгыйның татар мәдәниятен, аңын үстерүгә керткән өлеше, бу мәкаләдә бөек татар шагыйре белән бер рәттә каралса да ялгыш булмас. Мотыйгый беренчеләрдән булып татар сәхнәсенә менә, беренчеләрдән булып профессиональ рәвештә татар көен, формасын төзүгә адымнар ясый.
Бүген без Мотыйгыйның патефон тәлинкәсенә яздырылган 11 җырын тыңлый алабыз. Көн кадагының тенденцияләренә күз салсак, бу бер тулы альбом. Әлбәттә, 20 гасыр башы татар көйләре, бүгенге җырларда ишетелә торган «төрлелек» белән мактана алмый. Җырлар бер-берсенә охшаш. Ул вакытта алгы планга җырчы тавышының көче, мөмкинлекләре чыккан. Көй бары тик аккомпанемент рәвешендә генә җырчы тавышына кушылган дип, әйтергә кирәк.
Без, чагыштыру өчен, Мотыйгый һәм ТР фольклор музыка ансамбле башкаруында бер үк җырны тәкъдим итәбез. Франция архивындагы аудио һәм фольклор музыка ансамбле сайтындагы ролик кулланылды.
Камил Мотыйгый үз заманының иң популяр җырчыларының берсе. Бу популярлыкны беренче татар музыкасы белгече, танылган композитор Солтан Габәши болай аңлата: «...күп очракта К. Мотыйгый рус көйләрен алып, аларны җиңел шаян сүзләр белән җырлап, татар дөньясында популярлык казанды».
Франция Милли китапханәсенең аудиовизуаль документлар департаменты коллекциясе архивында табылган язмаларны тыңлаган кеше өчен, Солтан Габәши сүзләре субъектив булып күренергә мөмкин, чөнки Мотыйгый репертуарында татар тарихы фаҗигасен чагылдырган, татар җәмгыятенең караңгы якларын фаш иткән, тәнкыйтьләгән, фәлсәфи уйларга чумдырган җырлар шактый.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, Камил Мотыйгый репертуарының күп өлеше Тукай шигырьләренә салып язылган. Алар арасында «Кичке азан», кара реакция елларында язылган «Тотса мәскәүләр якаң» һәм «Пар ат» җырлары аерым игътибарга лаек.
Гасыр башында татарларда уяна башлаган кайсы гына өлкәне алсак та, аларны Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Җырлар белән дә шул ук хәл. Әлбәттә, Тукай махсус рәвештә җырлар өчен сүзләр язмаган, җырчылар үз теләкләре белән аның шигырьләрен көйгә салган. Шагыйрьнең граммофон язмаларына бик зур тәнкыйть белән караганы да билгеле. «Граммофонда татар җырлары» дигән дүртьюллык шигырендә Тукай үзенә генә хас сатира белән граммофонга яздырылган җырларга характеристика бирә:
Тынычлыкны боза аның әче таушы,
Килә аннан, бер тыңласаң, мәче таушы;
Бер тыңласаң, чинау килә; бер тыңласаң –
Майламаган арба тәгәрмәче таушы!
(«Граммофонда татар җырлары».
«Ялт-йолт»ның 1910 елгы 14 нче санында «Шүрәле» имзасы белән басылган).
Мәрьямбану Искәндәрова
Алдагыда әйтелгәнчә, ул заманның күренекле язучылары музыканың татар халкына «сулыш кебек кирәк» икәне турында яза. Әлбәттә, язучылар фантазиясе күрергә омтылган көйләр, сәхнәгә менгән көйләр белән чагыштырганда, йомшак кына әйтсәк, туры килми. Мәсәлән, Мәрьям Бану (Мәрьямбану) Искәндәрова шундый көйләрнең авторы һәм җырчысы. 20 гасыр башында татар хатын кызының сәхнәгә чыгып җырлавы, ә Искәндәровага килгәндә, аның трактир-ресторан җырчысы булып танылуы нинди тәнкыйтькә дучар булганы турында исбатлау кирәк түгелдер.
Мәрьямбану Искәндәрова бик каршылыклы шәхес. Татар җәмгыятендә аның турында төрле сүзләр, фикерләр йөргән. Кемдер аны яраткан, кемдер тәнкыйтьләгән. Бу фикерләрнең күплегенә мөгаен Тукайның «Хайлыйм, хайлыйм хайларга...» дигән шигыре генә тулысынча җавап бирә алыр. Ул «Яшен»нең 1909 елгы 8 нче санында рәсем астында имзасыз басылган:
Хайлыйм, хайлыйм хайларга, без керештек байларга.
Сторожлыкка ялландык Чәйдәш абзыкайларга.
Яшенче дип әрлибез, доносчы дип хурлыйбыз;
Проститутка Мәрьям белән парлап торып җырлыйбыз.
Бу шигырьнең язылу тарихы кызык. 1909 елда Сәгыйть Рәмиев, сәяси эшчәнлеге өчен бер ай төрмәдә утырып чыккач, «Бәянелхак» гәҗитенә эшкә урнаша. Ул бер төркем яшьләр белән гәҗиттә «Уен-көлке музее» һәм «Без» исемле көлке сәхифәләре оештырып, «Музей сторожы», «Музей сторожы Тимербулат» һ.б. псевдонимнар астында Тукай редакциясе астында чыккан «Яшен» һәм «Әл Ислах» гәҗитләренә каршы юнәлдерелгән мәкалә-фельетоннар, шигырьләр бастыра башлый. Тукайга Сәгыйть Рәмиевнең әлеге гамәлләре бер дә ошамый. Ул аны кайда гына күрсә дә, әлеге шигырьне җырлап хурлый торган була. Шигырьне тулысынча аңлау һәм кем турында язылганын аңлау өчен искәрмәләрне уку кирәк:
Сторожлыкка ялландык Чәйдәш абзыкайларга. — 1906-1914 елларда Казанда нәшер ителгән «Бәянелхак» газетасын чыгаручы нашир-мөхәррир Әхмәтҗан Сәйдәшев турында әйтелә.
Проститутка Мәрьям белән парлап торып җырлыйбыз. — Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев яхшы җырчы да була. Аның граммофон пластинкасына берничә татар көен яздырганлыгы билгеле. Мәкәрҗәдәге зур рестораннарда Мәрьям Искәндәрова белән бер-ике дуэт та җырлаганнар. Шигырьнең соңгы ике юлы шуңа ишарә булса кирәк.
Соңгы мәгълүматларына караганда, Мәрьям Искәндәрованың дискографиясе 54 язма тәшкил итә. Алар 1907-1912 еллар аралыгында яздырылган. Бу факт аның 20 гасыр башында граммофон пластинкасына иң күп җырлар яздыручы җырчы булуы турында әйтә. Әлбәттә, бу популярлык турында сөйли. Мәсәлән, татар профессиональ театрының беренче хатын-кыз актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үз истәлекләрендә Мәскәүдә Мәрьям Искәндәрова белән танышуын менә ничек тасвирлый: «... матур гына бүлмәдә безне озын буйлы, матур бизәнгән, кулына папирос тоткан серле бер хатын каршы алды. Ул миңа, мул тормыш вәгъдә итеп, ресторанда биергә тәкъдим итте. «Мин «ЯР» ресторанында эшлим, мин - Мәрьям Искәндәрова». Бу истәлек Искәндәрованың Мәскәүнең ул вакытта танылган «ЯР» ресторанында эшләвен раслый. Шулай ук аның «Мәкәрҗә» ярминкәсенең югары класслы рестораннарында чыгышлар ясавы билгеле.
Мирфәиз Бабаҗанов
Мирфәиз Бабаҗанов шулай ук үз заманының иң популяр җырчыларының берсе. Биографиясенә килгәндә, аның Троицк шәһәрендә тууы билгеле. Шунысы кызык, хатын-кыз тавышы белән җырлаган өчен халык аңа «Троицкий Мирфәйзә» дигән кушамат биргән. Гомумән, ул вакыт өчен ир-ат җырчыларның кычкырыбрак, ярым фальцет белән «чинабрак» җырлавы модада булган.
Бабаҗановның гастрольләрдә күп йөрүе, яхшы гармунда уйнавы, төрле ярминкәләрдә чыгышлар ясавы, шулай ук «Мәкәрҗә» ярминкәсенең мәдәни-күңел ачу программаларында даими катнашып торуы билгеле. Замандашлары истәлекләрендә аның тышкы кыяфәте, тавышы, башкару манерасын тасвирланган хатирәләр бар. Кызганычка, җырчы популяр булса да аның фоторәсемнәре бүгенге көндә табылмаган.
Бабаҗанов репертуарына килгәндә, «Баламишкин» җыры игътибарга лаек. Ул риваятьләргә нигезләнеп язылган дигән фикер бар. Имеш, Габделгалим Мишкин дигән сәүдәгәр бик күп байлык туплап, акчасын өч улына мирас итеп калдырган. Шуларның икесе, без эшләргә җыенмыйбыз, акчабыз болай да җитәрлек булачак, дип яшәгәннәр. Бер көнне алар акчаларын туздырып бетергәннәр, истәлеккә бары тик «Баламишкин» көе калган. Кызыклы факт: шушы риваятькә нигезләнеп, Кәрим Тинчурин «Соңгы сәлам» драмасын язган.
Тагын бер фараз — бу көйне бай сәүдәгәр Мишкин үзе заказ биреп яздырган, шуңа күрә җыр аның хөрмәтенә аталган булырга мөмкин, ул вакытта мондый әйбер модада булган.
Хөсәен Йосыпов
Хөсәен Йосыпов җырлары язылган күп тәлинкәләр «Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты» фондында саклана. «Диск Пате» дип исемләнгәгн язмалар арасында «Ай, һайли Зиләли», «Волков сазы»,»Тай да тройка», «Порт-Артур», «Агыйдел», «Ай бәгърем» җырлары бар. Йосыпов шулай ук "хатын-кызлар тавышы" белән җырлаган. Сез аның башкаруында «Кара болыт» җырын тыңлый аласыз.
Нәфисә Пснякова, Хәдичә Гамбитская, Фатыйма Моратова
Әлеге өч җырчының биографиясе, кызганыч, билгеле түгел. Без бары тик аларның җырларын гына тыңлый алабыз. Пснякова, Гамбитская һәм Моратова беренчеләрдән булып татар музыка дөньясында дуэт һәм трио рәвешендә җырлый башлыйлар. Мисал өчен, «Аппагым-Былбылым» җыры нәкъ шушындыйларның берсе дип әйтергә кирәк.
Шулай ук Франция Милли китапханәсенең аудиовизуаль документлар департаменты коллекциясендә «Женские дуэты» дип исемләнгән ике пластинка бар. Аларның авторлары билгесез. Кайбер тарихчылар фикере буенча, исемнәрне мондый рәвештә яшерү, татар хатын-кыз җырчыларының күңел ачу биналарында, фахешханәләрдә чыгыш ясауларын белдерүдән куркып эшләнелгән әйбер.
Кариев voice
Франция Милли китапханәсенең аудиовизуаль документлар департаменты коллекциясендә шулай ук татар профессиональ театрына нигез салучы, «Сәйяр» труппасы җитәкчесе - Габдулла Кариев тавышы да сакланган. Әлеге ике патефон тәлинкәсе язмасында ул Габдулла Тукайның «Буржуаз фикре» һәм «Ысул кадимче» әсәрләрен укый. Шулай ук язмада авторы билгеле булмаган «Зилзилә» һәм «Байбәтче» хикәяләрен ишетергә була. Әлеге язмалар 1912 елдан да соңрак яздырылмаган дигән фактлар бар. Шуңа күрә ни өчен Тукайның тавышы да патефон тәлинкәсенә яздырылмаганы сер булып кала…
Бу хакта тиздән «Интертат» сайтында аерым мәкалә чыгачак...
Әйләнә тәлинкә, әйләнә...
Бу мәкаләдә 20 гасыр башы татар эстрадасының «беренче җимешләре» турында сүз барды. Саналып киткән һәр җырчы, нинди генә шәхси тормыш алып барса да; Тукай язганча «мәче тавышы» чыгарып чинап җырласа да; күбесе төрле кабак, трактир сәхнәләрендә, фахешханәләрдә, күңел ачу биналарында чыгыш ясап танылса да, бу - безнең тарих. Ә үз тарихыңны, ул нинди генә булса да, кабул итәргә, яратырга, белергә кирәк. Бу җырчылар - беренчеләр. Ә беренчеләрне гел тәнкыйтьлиләр, ләкин вакытлар уза, тарих битләре күбәя, ә алар барыбер халык хәтерендә уелып кала, чөнки алар - беренчеләр…
Мәкаләне туплауда белешмә мәгълүмат белән ярдәм иткән өчен Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиевка рәхмәтебезне белдерәбез.