Аптырыйм кайчак кешеләргә. Олы кешеләр дә әллә нинди сүзләр әйтеп җибәрә кайчакта. Шундый ямьсез уйлар белән яшәүчеләр дә бар икән, дигән фикер урнаша күңелгә.
Бервакыт олы яшьтәге абзый белән сөйләшергә туры килде. Сөйләшә торгач, уртак танышларыбыз бар икәнлеге беленде. Шул уртак танышыбыз Мәҗит абыйларның йортлары янып, баласы һәлак булган иде 16 ел элек. Мин сөйләшкән Мансур абый әйтә: «Мәҗитне мин каргадым аны, менә каргыш нишләтә, нәтиҗәдә нинди зур бәла килде аларга. Мине рәнҗетергә ярамый», – ди.
Тетрәнеп киттем. Ничек шулай әйтергә була? Зур бәла килүне «үземнең каргыш нәтиҗәсе» дип, ныклы ышаныч белән курыкмый әйтергә нинди көч кирәк! Көч гүпчим дә кирәкми, акылсызлыктыр инде ул.
«Икебез дә яшьләр ул чакта. Мин 1 ел алданрак кайткан идем эшкә. Ул – күрше авылныкы, колхозлар бер. Мин – кызыл дипломлы агроном. Колхоз председателе – пенсиядәге карт бабай. Мин кайтуга ук, «булачак колхоз председателе» дип, куанып каршы алдылар. Председатель дә үз урынына әзерли башлады, киңәшләр бирә. Минем дә күңел үсеп китте, өйләнеп җибәрдем. Менә-менә пред булырга йөрим. Берзаман нәрәткә җыйдылар безне тиз арада гына. Районнан килгән җитәкче «Мәҗитне председатель итеп куярга» дигән карар укыды. Менә шундый астыртын кешеләр дә бар, сеңлем. Минем белән дус булып йөрде студент чакта. Бер курста укымасак та, бер тирә авыл малайлары – сөйләшкәләп торасың бит.
Бу хәбәрне мин авыр кабул иттем. Мин аның ничек укыганын беләм бит. Ничек инде, мин – кызыл дипломлы белгеч – аның кул астында эшлим, ди?! Бу хәлгә түзә алмадым, хатынны алып, авылдан чыгып киттем. «Туган авылым кырларында эшлим» дип кайткан ир кешегә чит районда рәхәт кенә булмады. Гел үз авылымны сагынып яшәдем. Әни дә ялгызы калды, мин төп йортта каласы малай идем. Гарьлегемнән елый идем кайчакта. Елаганда, минеке кадәр күз яшьләре аңа төшсен, дип каргый идем.
Ул үз туганнары янында, авылында гомер итте. Балаларына нигез корды. Минем малай читкә китте. Үз авылымда калган булсам, минем малай да читкә китмәс иде. Бәхетсезлек барыбер үзенекен итте менә, нинди бәла килде тегеңә», – ди.
Бу абый сөйләп бетерде дә, «әстәгы» минәйтәм, үз-үземә. Ару гына, дәрәҗәле генә күренгән кешеләрнең дә күңелләрендә әллә ниләр бар икән...
Очраштыргалый шул андый уйлы кешеләр. Бер хатын сөйләгән иде: «Ирем миңа хыянәт итеп, икенче хатынга чыгып киткән иде. Берсеннән-берсе кечкенә балалар. Барыр җирем юк, кайнанада яшәп калдым, әле ярый ул әйбәт булды. Әмма, ирнең авыл халкы алдында шулай миннән көлеп, мыскыл итеп йөреп, балаларны ятим итеп чыгып китүен кичерә алмадым, каргадым. Теге хатынны урамда очратып, бөтен җыелганнарны әйттем. Балалары гарип туды, больницадан кайтып та кермиләр, каргыш ерак йөрми ул», – дип. Шаккатып тыңлаган идем аны да. Баланың ни гаебе бар бу очракта...
Каргышка үкенергә дә туры килмәгәе. Гомер буе күңелдә авыр йөк йөртүе дә рәхәт түгелдер. Шундый бер вакыйганы ишеткәнем бар. Җитмешенче елларда булган хәл. Бер апаның балта, агач эшенә оста ире булган. Әмма Шакир абзый салгаларга яраткан. Андый көннәре озаккарак сузылганда, өйдә яшереп куелган акчаларны да эзләп табып, аракы ала башлый ир. Хатыны Фәрхинур апа хәйләсен таба: акчаларын ялгызы яшәүче карчыкка илтеп куя. Шулай итеп, заманына күрә аз булса да акча җыела.
Малай өйләндерер вакыт җиткәч, җыелган байлыкны алырга килә Фәрхинур апа авылдашына. Кулъяулыкка төрелгән акчаны тагын бар кат чүпрәккә төреп, кесәсенә салып кайтырга чыга. Ул елларда ат җигеп эшкә баручылар күп булган авылларда. Урамнарда хәзерге кебек баганаларда утлар да булмаган инде. Ай яктысында йөргән халык. Фәрхинур апа да, кичке эңгердә акча белән кайтышлый, урамнан узып баручы аттан куркып юл кырыена керә, кар көртенә бата. Атлы кешенең Рәхимбай исемле авылдашы икәнен танып кала. Кешедән, техникадан өрки торган ат анда гына була. Фәрхинур үз тыкрыгыннан өйләренә кайтып китә. Кайтса – акча юк. Телогрейка кесәсеннән акчалы кулъяулык төшеп калган. Иренә әйтми генә эзләргә чыгып китә, әз акча түгел бит. Үз йортларына илтүче тыкрык юлын, кар көртенә баткан җирен кат-кат карый, акча табылмый. Караса – бая киткән юлдан тагын Рәхимбай килә аты белән. Йөрәксенгән хатын аны-моны уйлап тормый: «Бу юлда синең аттан башка ат узмаган. Минем төшеп калган акчамны син алгансың!» – дип яла яга. Утка ялкын өстәгәндәй, икенче көнне Рәхимбайга мунча бурасы китерәләр. Бу хәл булыр алдыннан гына, мари ягы кешесеннән атна-ун көн алдан гына белешеп, акчасын түләп куйган була инде. «Әһә, табылдык акчага бура сатып алгансың!» – дип, чын-чынлап яла ягыла абзыйга.
Мескен ир нахак сүзгә түзә алмый, авыл уртасында кычкырып елый. «Минем күз яшьләрем үзегезгә төшсен!» – ди. Авыл халкы арасында төрлесе бар. Кемдер Фәрхинурга ышана, Рәхимбайны яклаучылар да табыла. Рәхимбайдан акча таптыра башлыйлар. Бик өзгәләнә ир. Хатыны, балалары алдында оятлы була. Балаларына да «карак малае» дип әйтә башлый урамда иптәшләре. Рәхимбай эчүгә сабыша, ашаудан яза. Гел бакча артындагы тыкрыкта елап утырган хәлдә күрәләр аны.
Бер ялда, авылның икенче очындагы йортка шәһәрдән кунак егет кайта. Фәрхинурларның ерак туганы. Акчалы төргәкнең язмышы шул егет кулында булып чыга. Мөнир кич клубтан кайтканда юлда табып алган акчалы төргәкне. Ул кайтканда, әбисе йоклаган була инде. Табылдыгын, өйгә кергәч, үзе йоклый торган караватның матрас астына тыгып куя. Икенче көнне көн яктыргач кына китәргә тиешле Мөнирне иртәнге 4тә уятып, шәһәргә озата әбисе. Чөнки авылдан олы юлга кадәр 16 чакрым. Автобуслар шәһәргә олы юлдан гына уза. Олы юлга кызларын ат белән чыгаручы күршесе белән иртәнге 7дә китәргә тиеш була егет. Төндә күршенең планы үзгәрә: кызларны иртәнге 4тә чыгарып, 6дагы автобуска утыртып җибәрергә иртәрәк кузгалырга уйлый. Мөнир дә ашык-пошык торып җыена да күршесеннән калмый. Иртәнге 4тә күзләре дә рәтләп ачылып бетмәгән егет төргәк турында оныта. Кичтән әйтергә ул кайтканда йоклаган әбисен уятырга теләми.
Егет 1 ай чамасы кайтмый. Шалтыратып әйтергә телефон юк. Шәһәргә баргач исенә төшә төшүен, «кайткач әйтермен әле» дип тынычлана. «Төргәкне ачып карап, күпме акча барлыгын белгән булсам, әбине уяткан булыр идем», – ди егет. Шулай итеп, акчалы төргәк 1 ай матрас астында ята. Шул вакыт эчендә акча хуҗасы бер гаепсез кешегә яла яга. Нахак сүз ишеткән икенче берәү чарасызлыктан өзгәләнә. Мөнирнең әбисе акчаны тапшыргач, Рәхимбай абый рәхмәтләр укып, кочаклап елый шәһәр малаен. Фәрхинур апа акчаны ничек салып куйган, шул килеш була акча. Шәһәрдә үскән егетнең акчага тимәгәненә, намуслы булуына соклана авыл халкы.
Әмма Рәхимбай белән Шакир абыйлар элеккечә сөйләшеп китә алмыйлар. Очраганда сәлам бирешеп кенә узалар. Шул ук елның җәендә Шакир абыйның улы су коенганда фаҗигале һәлак була. Ике ир, бер-берсенә сиздермичә, гомер буе елый. Берсе нахакка кеше рәнҗеткәне өчен үкенсә, икенчесе «күз яшем төшсен» дип теләмәгән булыр идем, дип үртәлә. Берәү булса, уйлап та карамас иде. Әйткән сүзенә үкенә белгән, намусы борчыган инде Рәхимбай абыйны.
«Каргыйм» дигән кешеләрнең, бәлки, күңеле каргамыйдыр да, теле әйтәдер ямьсезлекне. Әмма, сүз – чыпчык кебек, чыгып китсә, эләктереп булмый. Шуңа күрә ислам дине сабырлыкка чакыра да инде. Нәрсә булмас кеше тормышында. Рәнҗү, каргышлар – барысы да бу тормыш өчен килеп туган хәлләрдә әйтелә, уйлап карасаң. Мизгел эчендә ташлап китәсе, мизгел эчендә юкка чыгачак тормыш өчен. Тормыш юлындагы ниндидер аңлашылмаучанлык, синеңчә булып чыкмаган эш өчен каргап йөри башласаң – ни була инде ул?