Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Организмга ялган сигнал килә» – кардиолог Динара Рахматуллина мунчада хәмер эчү турында

Мунчаның тәмен белеп, анда озак утырган кешегә кызыгам. Нигә алар шул эсседә сәгатьләр буе ләүкәдә утыра ала, ә минем хәлем китә?

news_top_970_100
«Организмга ялган сигнал килә» – кардиолог Динара Рахматуллина мунчада хәмер эчү турында
"Татар-информ" архивы

«Авылга кайтасыңмы? Мунча яктык», «Әйдә киттек мунчага, чабындырам!», «Рәхәт тә соң ләүкәдә утыру!» дигән сүзләрне авыл кешесенә ишетү бигрәк рәхәт. Мунча – көне буе тирләп-пешеп эшләгәннән соң, тәнне ял иттерү чарасы. Мунча керүне кайнар суда пешекләнгән пиннекләр, тәмле исле әремнәр, үзең белән алып кергән чәйләр тагын да ямьләндереп җибәрә. Кайберәүләр мунчада сәгатьләр буе утырырга риза. Ә минем ишеләр башын иеп кенә аста юына да унбиш минуттан атылып та чыга. Сине озатып калган туганнар: «Юындыңмы соң?» – дип гаҗәпләнә.

Мунча турында икенче категорияле табиб, Казандагы медицина үзәгендә терапевт, кардиолог булып эшләүче Динара Рахматуллина белән сөйләштек.

Мунчада кешенең хәле китсә, нишләргә?

Мунчада кеше организмы күп су югалта. Дымлы һавада тир парга әйләнми, шуңа күрә организм кызыша башлый, һәм кеше аңын югалта. Су җитмәү сәбәпле, йөрәк ритмы ешая, алга таба артериаль кан басымы кими. Электролитларны югалту йөрәк туктауга китерәчәк.

Кардиолог сөйләвенчә, кешене идәнгә яткырып, тәрәзәләрне ачарга һәм бинаны җилләтергә кирәк. Хәле китүченең сулыш алу һәм йөрәк тибешенә зур игътибар бирергә кирәк. Кеше баш әйләнүгә зарланса, аңа су бирергә һәм мөмкин кадәр тизрәк ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк.

Мунчадан соң салкын суга сикерергә ярыймы?

Монда табиб белән киңәшләшергә кирәк. Температураның үзгәрүенә ияләшкән сәламәт организмга бу файдага гына. Чыныкмаган кешенең, киресенчә, хәле начарая, башы әйләнә һәм йөрәк белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Мунчада хәмер эчәргә ярыймы?

 Юк. Болай да югары температура һәм кайнар пар кан басымын арттыра. Спиртлы эчемлекләр дә шундый ук йогынты ясый. Аның өстенә әле чабынсаң, йөрәккә икеләтә зур басым астында эшләргә кирәк була. Күпмедер вакыттан соң спиртлы эчемлектән кире йогынты ясала, һәм кан тамырлары тарая. Шул рәвешле организмга «барысы да тәртиптә» дигән ялган сигнал килә. 

Мунчада хәмер эчсәң, түбәндәгеләр булырга мөмкин:

  • Борыннан көчле кан агу. Аны кан басымы югары булу аркасында туктатырга кыен.
  • Баш авырту. Исерек хәлдә авыртуны баса торган дару эчәргә ярамый, чөнки моны бавыр күтәрә алмаячак.
  • Эчке органнарның эше (кан агу, хроник авыруларның кискенләшүе) бозылуы.
  • Иң куркынычы – баш мие кан тамырларына һәм йөрәккә зыян килү. Бу инсульт һәм инфаркт китереп чыгарырга мөмкин. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100