Карбыз яки кавын ашап агулану билгеләре
Белгечләр карбыз ашап агуланып булмый, аңа башка матдәләр кертелгән булса гына куркыныч яный дип саный.
Табиб-инфекционист, эпидемиолог Вадим Покровский карбыз яки кавын ашап агулану билгеләрен әйтте. Бу турыда «Говорит Москва» радиосы эфирында сөйләде, дип яза РЕН ТВ каналы.
Мондый очракларда ашказанын юдыру кирәк. Аны табиблар килгәнче үк эшли торырга була. Температура күтәрелсә, хәл китсә, кеше коса һәм эче китә башласа, агуланган булуы ихтимал.
«Карбыз яки кавын белән агуланып булмый. Бу җимешкә башка матдәләр керсә, икенче мәсьәлә. Бәлки аңа очраклы рәвештә химик матдә эләккән яки ашламаны артык кулланганнардыр. Агуланган очракта, беренче чиратта, косу, эч китү, интоксикациянең гомуми билгеләре — температура күтәрелү, хәл китү күзәтелә», — ди ул.
Табиб сүзләренчә, кеше булдыра алса, бер стакан җылы су эчәргә тиеш. Суны ашыгыч ярдәм килгәнче үк эчәргә кирәк.
Ул Мәскәүнең Совхоз урамында карбыз ашаганнан соң әби белән онык үлеме турында да фикерен әйтте. Табиб сүзләренчә, экспертиза нәтиҗәләрен көтеп торырга кирәк, бәлки алар ит яки сөт белән агулангандыр.
«Ит белән агулану ихтималы зуррак (карбызга караганда). Ит төрле әйбер белән, мәсәлән, сальмонелла белән зарарланган булырга да мөмкин. Сөт ризыклары да булуы ихтимал. Мәрхүмнәрнең эчәклегендәге барлык ризыклар анализы җавапны бирәчәк», — ди ул.
- «Карбыз ашаганнар иде». Әбисе белән оныгы үлгән, әни кеше хастаханәдә, дип язган идек.