Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Карбыз ашаганнар иде». Әбисе белән оныгы үлгән, әни кеше хастаханәдә

Күрше-күлән карбыз белән агулану версиясенә ышанмый.

news_top_970_100
«Карбыз ашаганнар иде». Әбисе белән оныгы үлгән, әни кеше хастаханәдә
https://pixabay.com

10 сентябрьдә Мәскәүнең Совхоз урамындагы йортта яшәүче әби һәм аның оныгы кибеттән карбыз алып кайтып ашагач, вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

Мәрхүмнәрнең күршеләре алдагы көннәрдә бернинди шикле әйбер күрмәвен әйтә. «Юк, берни булмады», — ди алар. Күрше-күлән әби белән кызның карбыз ашап агуланып үлүенә дә ышанмый. Хәзер бу хәлне бар халык сөйли, диелә бу хәбәрдә.

Аларның үлеменең төгәл сәбәбен экспертиза ачыклаячак. Прокуратура тикшерү башлаган.

Якынча белешмә буенча, 15 яшьлек кыз, аның анасы һәм әбисе бер сәүдә челтәре кибетендә карбыз сатып алып ашый. Әни кешенең хәлен табиблар стабильләштергән. Әби һәм онык реанимациядә вафат булган.

Хәзер кибеттә дә тикшерү эшләре бара. Сәүдә челтәре үзе дә тикшерү оештырган. Карбыз сертификация узган, ди ретейлер вәкиле.

Хокук саклаучылар мәрхүмнәр яшәгән урындагы азык-төлек үрнәкләре алган, газ чыгып тормаганмы дип тә тикшергәннәр, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, 11 сентябрьдә төшкә кадәр бу йорттан барлыгы 12 кешене хастаханәгә салганнар. Хәзер карбыз белән агулану версиясе төп түгел инде.

Мәрхүмә 15 яшьлек кызның 38 яшьлек әнисе әле дә реанимациядә. Аларның әтиләренә генә берни дә булмаган. Ул яңа гаиләсе белән аерым яши.

Әби белән онык үлгәннән соң берничә сәгатьтән тагын ике баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Алар төрле фатирдан. Төнлә тагын өч кешене хастаханәгә салганнар. Аларның барысында эчәклек инфекциясе билгеләре. Бу кешеләр карбыз ашамаган.

Биредә яшәүчеләр төрлечә уйлап карый. Суүткәргечтә яки вентиляциядә бактерия бардыр, ковидның яңа штаммыдыр, эшчеләр токсик матдәләр калдыргандыр һәм башка версияләр карала, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100