Караширмә авылында каз өмәсе «Каз канаты» гына түгел, анда «кыйгак-кыйгак, бак, бак, бак»
Теләче районы Караширмә авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Илнур Галәветдиновлар каз өмәсенә чакырды. Әлбәттә, чистартылган, ялтырап торган казларны ялтырап торган кар белән бергә күрергә өйрәнгән. Кары булмаса да, бәсләнгән тәрәзәләр дә, мунчага ияреп керә торган суык та булды. Йоласына туры китереп үткәрелгән өмәдә «Интертат» хәбәрчесе дә булды.
Кыйгак-кыйгак,
Бак-бак-бак,
Басма өстендә каз, үрдәк шул...
Өмәдән кайткан көннән шушы җырны җырлап йөрим. Өмәләрнең гимнына әйләнгән «Каз канаты»н да җырладык, әлбәттә, әмма «Дүдәк» телгә бәйләнеп калды. Аннан «Каз канаты» – бик салмак җыр бит, ә өмәчеләрнең ничек җитез эшләгәнен күргән бардыр, ул темпка «Дүдәк» шәбрәк кебек тоелды миңа. «Дү-дәк, дү-дәк» дип иҗекләп әйтү каз йонын йолкуга ритм биреп тора хәтта. Кызык җыр да. Ә инде соңыннан эчләрен алганда, эчәген ярганда, «Каз канаты» да әйбәт кенә булып куя.
Алдан ук әйтеп куям, өмәче апа-абыйларның барысы да – «Миләшкәй» фольклор коллективы вәкилләре, һәрберсе сүзгә, җырга оста, такмаклап әйтәләр дә салалар. Каз өмәләре башланыр алдыннан җырны өйрәнеп куйганнар. Гармунчы Сәйдәш абый: «1 ай өйрәндем көен», – дип елмаеп куйды. Мәдәният йорты мөдире Әкълимә апа Мәһдиева да: «Гадәти булмаган җыр, дип сайладык. Каз өмәләрендә еш кына «Каз канаты» гына яңгырый, башка җырларыбызны да башкарырга, ишеттерергә кирәк», – ди. Дөрес эшләгәннәр. Өмәнең рухы ук башка булды.
«Хәрәм йоннары ишегалдында очып йөрмәсен, пөхтә булсын»
Каз өмәсе көнне мунча морҗасыннан төтен иртән үк күтәрелә башлый. Ишегалдындагы казанда гөбер-гөбер килеп су кайный. Төенчекләрен күтәреп килүче хатын-кызлар офыкта күренгәнче, каз өмәсе буласы йортта инде барысы да әзер булып тора. Өмәчеләр капкадан кергән вакыттан башлап, өстәл артына җыелганчыга кадәр казларга да, хуҗаларга да шундый күп итеп матур теләкләр әйтә, шундый сокланулар ишетелә.
Өмәчеләр җыелып килгәндә, сәгать иртәнге 8 иде. Казлар тып-тын, бер тавышлары ишетелми. Ишегалдында яңгыраган хатын-кызлар тавышын тыңлап, сизеп, көтеп торалармы. Шунда кызганыч та булып куя, әлбәттә. Хатын-кызлар казларны тотып, тәпиләрен бәйләп, ир-атларга тапшырды. Калганын ишетмәс, күрмәс өчен, мин ишегалдына чыгып тордым. Абзар артында эшләр тәмамлангач, кайнап торган казан тирәсе янына казлар тезелде. Аллаһка тапшырып, бисмиллаларны әйтеп, хатын-кызлар эшкә кереште.
Май канаты буласы канатларны аерым чиләккә җыеп куйдылар, ә хәрәм йоннарын шунда ук янып торган утка ташладылар. «Хәрәм йоннары ишегалдында очып йөрмәсен, пөхтә булсын», – дип, йорт хуҗасы Илнур абый эшне тикшереп торды.
«Казлар симез булсын, мае күп булсын, илләр тыныч булып, исән-сау ашарга язсын», – дип тели-тели, Гүзәлия апа Рәхмәтуллина казларны казанга төшерде. Башта муеныннан тотып чумырып алды, аннан – тәпиләреннән. Казлар тоткан кызлар да, гармун тоткан ир-атлар да җылы мунчага керде. Бу – хуҗаларның элеккеге мунчасы. Мичен якканнар, диварларны бизәгәннәр, бәйрәм рухы кергән.
«Ник каз өмәсе Сабантуй вакытында түгел икән ул», – дип елмая ир-атлар. Кызлар мунчада эшләгәндә, аларга гел урамда булырга туры килә шул. Җылыда тору өчен гармунчы булырга кирәк. Аларның урыны – түрдә. Суынырга дип урамда да чыгып кергәлиләр әле.
Каз йонын йолкыган куллар артыннан күзләр өлгерми. Монда инде күпмедер хезмәт бүленеше дә бар. Каз тәпиен чистарту, канатларын кисү, йоннан арындыру, башларын чистарту – һәркемгә бүленгән. «Сөбханалла, симергәннәр, үскәннәр», – дип куя апалар. Гармунчылар да бармакларын йөгертә.
Чиста сулар китереп торган, пычакларны кайрап торган йорт хуҗасы: «Кызлар, аяк тирәләрендә йоннары калмасын, әйбәтләп алыгыз, шырпылары калмасын», – дип, гел кызларның эшен тикшереп кенә тора. Йолкынган казлар тышка чыгып торган арада, хуҗа кеше эшнең сыйфатын тикшереп ала. Гармунчылар тыштагыларның да күңелен күреп ала. Кайнап торган самавыр янында уйнап та, көйрәтеп тә алалар.
«Олы галошны өстерәп, килен булып төштем»
Өмәче хатын-кызларның барысы да – каз мамыгыннан ясалган мендәргә басып кергән киленнәр. Шуннан кемнең ничек килен булып төшүләре турында сөйләделәр. Уф, минәйтәм, ярый әле хәзер кыз урлаш юк. Тыңлап, күз алдына китереп басып тордым инде бер чатта.
Фирдания апа Билалованы Саба районыннан урлап кайтканнар.
Котырып яңгыр яуган көн иде. Кич белән хәзерге хәләл җефетем капка төбенә чакырып чыгарды. Мин җизнинең олы галошларын өстерәп, капка төбенә чыгып утырдым. «КамАЗ» машинасына салды да урлап кайтып китте. Шул олы галошны өстерәп, килен булып төштем. «Әйдә, балакаем, язмышың шулдыр инде», – дип каршы алды булачак каенанам. Аннан зурлап туйлар үткәрдек, мамык мендәрләргә бастырдылар. 35 ел инде шушы авылда яшәп ятам, шөкер, 3 балабыз бар, – дип сөйләде.
Мине дә урлап алып кайтты ирем!
Мине дә-ә-ә!
Кызлар, мамык мендәргә бастыру – нәрсә дигәнне аңлата, беләсезме?
Миләүшә, әйдә сөйләп бир әле.
Борынгыдан килгән гадәт бит инде ул. Килен йомшак холыклы, тәмле телле, күркәм гадәтле, гаилә җанлы, озын гомерле булсын өчен бастыралар икән.
Кайберләрен урлап булмый иде, – дип елмая гармунчы Айрат абый. Янында торган хәләле сөйләде әле ничек урлый алмаганын. Үзе шыпырт кына, гармунына таянып, артта тыңлап торды.
Мин клубта концертта идем. Кызлар: «Сине урлыйлар», – ди. Мин ышанмадым да. Машина да китереп куйганнар. Клубтан чыккач, өстерәп, мине машинага этәләр. Минем аяк кысылып калды. «Аягым сынды, сынды!» – дип акырам үзем, юкса сынмаганын беләм инде. Шуннан мине үзебезнең өй янына күтәреп кайтардылар. Капка бикле иде, Айрат коймадан төшеп, капканы ачты да, мине өйгә кертеп куйдылар. Шунда мине күтәреп өенә генә алып кайтасы булган бит инде. Анда инде өстәлләр корып көтеп торганнар, ә ул мине өйгә кайтарып куйды.
2 көннән соң Айрат килде. «Сарык бәкәеме әллә ул сиңа урлап китәргә, сорарга кил», – диде әти. Аннары инде мамык мендәргә бастык, зурлап туйлар ясадык, 43 ел бергә торабыз, – ди сөйләде Гүзәлия апа.
Кызлар, мине урламадылар, – ди Нәкыя апа. – Мин үзем риза булып килдем. Машиналар, «ДТ» тракторлары, автобуслар белән зурлап алып кайттылар, – ди.
Караширмә егетләре бик әйбәт. Ирләребезне үзебез сайлап алдык, Аллаһка шөкер.
Сайлап алырга кирәкме? – дим.
Әйе, сайларга кирәк, – диде Райлә апа Корбанова.
Менә шундый гыйбрәт кызлар колагына. Өмәгә яшьләр килмәгән иде шул. Балалар белән бергә чишмәгә төшкәндә генә кушылдылар.
«Каз үстерүнең бер мәшәкате дә юк»
Ул арада казларның маен алырга керештеләр. Кемдер инде, «фу, каз мае» дип әйтер. «Фу» түгел. Кибеттә каз маеның бәясен күргәнегез бармы? Мине казның мае күбрәк кызыксындыра. Итенә исем китмәсә дә, каз маен кулланам. Ишектән, табак тотып, хуҗабикә керде. Коймак майларга май алырга кергән. Сап-сары каз мае бер табактан икенчесенә сикереп кенә төште.
Аннан казның эчке дөньясын араладылар. Кем бүтәкәсен чистарта, кем эчәген яра – монда шулай ук хезмәт бүленеше. Казларның муеннарын алганда, Райлә апа: «Каз өмәләрендә күрәм: казларны чишмәгә чайкарга алып төшкәндә, казның муены асылынып бара, нишләп алай икән ул?» – ди. «Җирлегенә карап, кайбер районнарда муеннарын алмыйлар», – дигән нәтиҗә ишетелде. Канат, тәпи, башларны, аралаштырып, җепкә тезделәр. Аларын да чишмәгә алып төшәчәкләр.
Көянтәләр ишегалдында көтеп тора иде инде. Ул вакытка ишегалдына яшьләр, балалар җыелган. Өмәчеләр казларны, канат, тәпи, муеннарны көянтәләргә асты да чишмәгә юл алды. Алда барган балалар каз каурыйларын күккә чөйде. «Кыйгак-кыйгак, бак-бак-бак»ны җырлагач, аларга да күңелле булды.
Кайтуга инде капка төбендә хуҗабикә коймаклар белән каршы алды. Гөлчәчәк апа өйдә табын корып куйган. Каз бәлеше дә пешеп чыккан.
Казларны ел саен алабыз, быел былтыргыга караганда күбрәк тә алган идек. Әзрәк кереме дә булыр, дип уйладык. Быел 20 каз иде, бик әйбәт үстеләр. Елга якын, арткы якта гына. Чыгарып кына җибәрә идем, кич кайталар яки иптәшем: «Малайла-а-ар», – дип чакыра да, алар ишетеп кайта иде. Каз үз-үзен ашата бит ул. Без 6 көнлекне алган идек, башка комбиазык ашаттык, аннан соң бәрәңге ашаттык. Каз үстерүнең бер мәшәкате юк.
2-3 казны тозлап куям, яз көне кояшка чыгарам да, каклана. Казларны үзебез дә ашыйбыз, сатабыз да. Быел килосын 650 сумнан саттык. Баш, муен, канат, тәпидән торган җыелмалар 450 сумнан. Мендәрләр ясыйм, бер мендәргә 2 килограмм мамык кирәк, 10 каз мамыгы була инде. Мендәрләрне ярминкәләрдә сатарга дип торам, ничә сумнан йөридер шул бәясе, – ди хуҗабикә.
Киләсе елда да казлар йорт – елга юлында исән-сау гына йөрсеннәр өчен, хуҗабикә көзеннән ул юлга каз каурыйларын ата. Йоласы шулай. Көянтәгә аскан шәрә казларны урам буйлап күтәреп йөрү матур түгел, дигән фикерләр дә очрый. Бу турыда хуҗабикәдән сораган идем. «Ул кешеләр күз тия дип уйлыйдыр, киләсе елга уңмас дип куркып, кешегә күрсәтүне хупламыйдыр», – диде ул.
Казларыгыз киләсе елларда да уңсын! Каз өмәләрен шулай матур итеп үткәреп торыгыз!