Карашәм авылы Фаил Шәфигуллин рухын саклый: «Сагынырлар әле безне таулар...»
Күренекле язучы Фаил Шәфигуллин тумышы белән Яшел Үзән районының Карашәм авылыннан булып, аның әсәрләрендә дә шушы авыл атмосферасы бөркелеп торса да, биредә аның нигезе юк икән – нигез урынында бушлык. Чөнки язучының әнисе Гайнелгыйлем апа үз вакытында авылдагы йортын сатып, картлыгын каршыларга Яшел Үзәнгә күченеп киткән булган. Хәзер инде авыл үзе дә шактый кечерәйгән, авылда нибары 115 кеше яши (авыл советы 2024 елда теркәгән мәгълүмат). Авылда мәктәп юк, хәер, биредә укучы балалар да күп түгел. Авыл ялларда гына һәм җәйләрен җанланып ала... Гафу итегез, күңелле вакыйга турында язарга җыенсам да, моңсу башланды. Чөнки... чөнки... авылларның сулып бара торган чоры... Ә бит шул сулып барган авыллар өстенә милли традицияләрне, йолаларны, туган телне саклау йөкләмәсе дә йөкләнгән, алай гына да түгел, шәхесләребезнең якты истәлеген саклау да алар «җилкәсендә». Чөнки бөек шәхесләребезнең бөтенесе диярлек (үзләре булмаса, тамырлары) авыллардан чыккан һәм ул шәхесләр турындагы хәтер дә авылларда саклана. Бик бәхетле очракларда җирле музей буларак, яки мәктәпкә исеме бирелеп, яки... тагын нинди очраклар бар соң әле...
Яшел Үзән районының Карашәм авылында танылган язучы, юмор һәм сатира остасы Фаил Шәфигуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мәчет, Бөек Ватан сугышында һәлак булучы авылдашларының исеме язылган мемориаль комплекс, авыл клубы, фельдшерлык пункты торган үзәк мәйданчыкта хәзер авылдашларының исеме язылган мемориаль такта да балкып тора.
Шунысы игътибарга лаек - әлеге истәлек тактасы авыл активистлары инициативасы белән эшләнгән. Мемориаль такта «Кызыл шәрыкъ» агрохолдинг җитәкчесе Адель Хәйруллин ярдәме белән ясалган.
Миңа шушы җыйнак кына тантананың шаһите булырга туры килде. Тантаналы чарага язучының кызы Раушания, оныгы Сәйдәш, язучы, журналист Фирдәвес Зариф, шулай ук аның иҗатын популярлаштыручы күренекле нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров һәм шушы авылда туып үскән кешеләр кайткан иде.
Гомере буе ире Фаил Шәфигуллин иҗатын пропагандалап яшәгән Эльмира Шәрифуллина гына кайта алмады – аяклары авырта ди. Аның каравы, бабасының туган авылына татар телендә чиста сөйләшә алган, бабасының китапларын тәрҗемәчесез укый алган, аның шигырьләрен күңелләргә үткәреп заллардан сөйли алган оныгы Сәйдәшне җибәргән. Оныкның түгел, улларының телләре белән мактана алучы язучылар күп булмаганда, Эльмира Шәрифуллинага рәхмәт. Димәк, Фаил Шәфигуллинның истәлеге мемориаль тактада гына түгел, шигърияте оригиналда аның оныгы теленнән яңгырый ала.
Сүз башында әйтелгәнчә, Казаннан 75-80 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Карашәм авылы зур түгел, бәлки, җәй айларында йөзләп йортка җан керәдер, кышка, әлбәттә, аларның саны азая. Авылда мәктәп тә, кибет тә юк. Иң мөһиме - матур гына мәчет бар, яңа фельдшерлык пункты эшли һәм клуб белән китапханә бар. Дөрес, клуб бинасының салынганына инде ярты гасырдан артык, ул нык кына таушалган бина, авыл халкы аның урынына 50 кешелек залы һәм китапханә бүлмәсе булган кечкенә клуб турында хыяллана. Әлегә тәгаен төзелә дигән проект ялтырап ятмаса да, ул клуб булыр дип өметләнә авыл халкы. Хәтта китапханәнең китап фондын да җыештырып махсус урынга илтеп куйганнар, кирәк кадәре генә китапханә киштәләренә куелып, алыштырылып тора. Әлеге проект кәгазьдә расланып, тиз арада бина салынып та куйса иде, авылда әле җан барында, авыл әле ялларда гына булса да, гөрләп торганда.
Әлегә яңа клуб булмаса да, мәдәни мирас объектына тиң иске агач клубта тормыш кайный. Хәзер инде шушы авыл клубы янәшәсендә, аның мөдире Фәния Гайфуллинаның тиктормаслыгы һәм авыл халкының хәерхаклыгы белән әнә шундый мемориаль объект авылга нур биреп торачак.

Авылда Фаил Шәфигуллин туган нигез урынында йорт юк. Аның каравы, якында гына аның туганнан туганы булган Фәрит абыйның ныклы нигезе тора. Авылда әле Фаил Шәфигуллинны белгән кешеләр бар. Мәсәлән, Фәһимә апа балачагында Фаил белән утынга йөргәннәрен, ул шәһәргә киткәч, Фаил абыйның әнисе янына кереп, аңа улына хат язарга булышуларын искә ала.
Мемориаль тактаны Фаил Шәфигуллинның кызы Раушания ханым, оныгы Сәйдәш һәм шушы авылда туып үскән, Фаил Шәфигуллин белән бергә биредә балачагы узган Хәмит Кадыйров ачты. Раушания ханымның тактаны сыйпап куюына кадәр күзләрдән яшьләр китерә торган җылы мизгел иде.
Раушания Шәфигуллина: «Әтинең хөрмәтле якташлары, газиз милләттләшләр! Кайнар сәлам нурлы Казаннан, кайнар сәлам Язучылар берлегеннән, кайнар сәлам безнең гаиләдән. Әтиемнең иҗатына багышлап кичә уздырганда театр бинасы халык белән тулган иде, димәк, аның иҗаты халкыбызның күңел түрендә, ул әле дә кешеләрнең дөньяларын яктырта икән. Әтинең иҗаты буенча диссертация язарга алынган дәвердә – аның шигырьләрен, прозасын өйрәнгән вакытта үзем өчен яңа планета ачкан кебек булдым... Сез яшәгән, минем әтием туган бу җирлектә Болгар хәзинәсе табылган, ягъни, бу җиргә Болгар дәүләтеннән килгән шәхесләр нигез салган. Бу җирлектә бик бөек культура, бу җирлектә безнең эрага кадәр өченче меңъеллыкта Абаш культурасы булган, курганнар табылган. Бу бик затлы тамырлары булган бик борынгы культуралы авыл – без шуны белеп торырга тиеш.
Бу авылда ике мәчет булган, мәдрәсә булган һәм анда ир-егетләр генә түгел, кыз-балалар да белем алган. Мәдрәсәдә укыган йөздән артык баланың 48е кыз бала булган. Шәүкәт абыйның (Фаил Шәфигуллинның бертуган абыйсы, диңгезче, рәссам Шәүкәт Шәфигуллин. Авт) истәлекләрендә шундый хатирәләр бар. Көндезге авыр эштән соң, авыл хатыннары, җыелып, әнинең ишеген кагып: «Гайнелгыйлем апа, бүген китап укыйбызмы?» – дип сорый торган булганнар. Дәү әни авыл хатыннарын, кызларын җыеп, матур итеп китап укыган. Менә шундый китаплы халык яшәгән бу авылда. Миркасыйм Усманов та татар халкын эшчән, кунакчыл булуы өстенә «китаплы халык» дип язган. Татар йортында иң кадерле әйбер булып Коръән һәм «Мөхәммәдия», «Кыйссасел-әнбия», Бакыргани әсәрләре кебек китаплар сакланган. Ул китапларны халык көйләп укый торган булган. Көйләп уку дөнья күләмендә бик аз халыкта гына бар, ә татар халкында ул бар - без шуны белергә тиеш.
Шушы җирлектән әти иҗаты кебек якты иҗат күтәрелеп чыккан. Кечкенә генә татар авылыннан чыккан егет дөньяны гизеп йөргән, үзенең татар булуын, Яшел Үзән төбәге егете булуын беркайчан да онытмаган. Шуңа да аның җырларында Карашәм авазы ишетелә. Әтинең туган ягын мин әти әсәрләре аша яраттым. Ул вакытта, билгеле инде, авылда нигезебез калмаган иде, дәү әниебез Яшел Үзән шәһәренә күчкән иде, бирегә сирәк кайтылды. Әмма әтинең әсәрләре аша мин бу төбәккә тәмам гашыйк булдым. Бу төбәк халкы алдында минем баш иясем килә – әтинең истәлеген саклаганыгыз өчен рәхмәт! Әтинең әсәрләрен Россиянең төрле сәхнәләренә алып чыккан Рәшит абый Сабировка да аерым рәхмәт әйтәсем килә».
Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров: «Кулымда Фаил Шәфигуллинның бик саллы китабы: «Сагынырлар әле безне таулар» дип атала ул. Шушы таулар һәм тау янында утырган Карашәм авылы, шушы авыл халкы сагына Фаил Шәфигуллинны. Шуңа шундый истәлек тактасы ачылу тантанасына 30 градус эсседә дә авыл халкы җыелды. Барысы да язучыга хөрмәт йөзеннән килгәндер. Быел мин Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор» хикәясен Чаллыга барып укыдым. Ул сугыш турында, җиңүгә ышаныч турында. Менә биредә сугышта һәлак булганнарга һәйкәл тора – анда күпме фамилия! Шундый зур авыл булган икән бу Карашәм! Күпме ир-ат ил азатлыгы өчен башын салган! Фаил абыйның Шәүкәт исемле абыйсы гомере буе диңгездә хезмәт итеп, Россия чикләрен саклаган кеше. Андый урында теләсә кем хезмәт итә алмый. Ул әле рәссам да икән – гаҗәеп матур рәсемнәре бар. Зур талант иясе булган. Фаил абыйга мемориаль такта куелу Шәүкәт абыйның да хатирәсен саклау – ул да иҗатчы».
Рәшит Сабиров үз чыгышында Карашәм авылының бер урамына Фаил Шәфигуллин исемен бирергә кирәклеген әйтте, чыгышын Фаил Шәфигуллинның абыйсына багышлап язган шигыре белән тәмамлады:
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең –
Үпкәләмәс туган ил безгә.
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын яшәреп».
Рус Әҗәле авыл советы рәисе Илнур Хәялиев: «Кеше турында хәтер булганда – кеше исән. Фаил Шәфигуллин турында хәтер булсын! Авыл бетмәсен! Яшьләр атаклы якташларыбыз белән горурлансыннар! Кунакларга һәм авыл халкына зур рәхмәт!»
«Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасының җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин: «Барыгызга да авылларга кайтып йөрүегезне, якташларны онытмавыгызны телим. Данлыклы якташларыгызны данын күтәрергә кирәк».

Сәйдәш Камалиев: «Мин - Фаил бабамның оныгы. Аның үзен күрмәсәм дә, иҗаты белән таныш, китапларын укыдым. Иҗаты белән танышкач, аны аңлаган сыман, үзен күргән сыман буласың. Армия хезмәтенә дә үзем белән аның бер китабын алып киткән идем - укып чыктым. Бабам белән аралашырга туры килмәсә дә, аның миңа тәэсире зур булды. Бервакыт шундый кызыклы хәл булды – бабамның китабы мине уңайсыз очрактан саклап калды. Армиядә хезмәт иткәндә учениеләргә барганда телефон алырга рөхсәт итмиләр иде. Мин үзем белән бабамның китабын һәм телефонны алдым. Берзаман барыбызны да тезеп тикшерә башладылар. Мин китапны чыгарып куйдым, телефоннарны чыгармыйбыз. Тикшереп киләләр һәм кемнәрнеңдер телефоннарын табалар. Миңа чират җитте. Офицер китапны карады да: «Что за Павел Воля?!» диде. «Книга дедушки, писатель», – дим. «Нинди телдә?» – ди. Татарча икәнен әйтәм. «По-татарски одну фразу знаю»,– ди бу. «Мин сине яратам...» дигән фраза булып чыкты ул. Шулай сөйләшеп киткәч, мине алга таба тикшереп тормады - бабам китабы мине саклап калды. Мондый бәйрәм өчен авыл халкына рәхмәт! Бу минем өчен дә монда килергә зур сәбәп. Мин ул туган, суларын эчеп үскән авылны күрдем. Авыл халкы шундый мемориаль такта куйган икән, димәк, авыл халкы әле Фаил Шәфигуллин истәлеге белән яши».
Кичә авыл үзешчәннәренең чыгышлары, авыл аксакалларының хатирәләре белән дәвам итте һәм урамда пешкән пылаулы табын белән тәмамланды.

Рәсми чыгыштан соң Раушания ханымны һәм Сәйдәшне, әлбәттә, алар белән бергә безне дә, Фаил Шәфигуллинның туганы Фәрит абый Садыйков гаиләсе кунакка дәште. Умарталар тотып матур итеп яшәп яткан гаилә – Карашәмдә әле бөек язучыбызның нәселе исән, хәтер исән...
Авыл мәйданында Рәшит Сабиров яңгыраткан шигырь күңелдә яңгырый әле:
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек...»
