Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каракүлдәге янгын: корыган камышларны кистермәгәнгә авыл җирлеге гаеплеме?

Омск өлкәсенең Каракүл авылындагы янгында Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшинаның гаепләнүе татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудырды. «Интертат» Каракүлдәге хәлләр белән таныш кешеләрнең фикерен өйрәнде.

news_top_970_100
Каракүлдәге янгын: корыган камышларны кистермәгәнгә авыл җирлеге гаеплеме?
"Татар-информ"ның үз чыганаклары

Узган елның апрелендә Омск өлкәсенең Каракүл авылында урманнан килгән янгын дистәләгән йортны көлгә әйләндергән иде. Омск өлкәсе, Татарстан Республикасы хакимиятеннән, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлардан килгән матди ярдәм белән зыян күрүчеләрнең барысына көзгә кадәр яңа йортлар салынды. Авыл халкына төшкән бәланең уңышлы хәл ителүенә сөенеп яшәп ятканда гына, Каракүлдән яңадан борчулы хәбәр килеп иреште. «Омск яңалыклары» хәбәр итүенчә, Тикшерү комитеты янгында Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшинаны гаепләгән. Сәбәбе - җирлек башлыгы корыган камышларны вакытында кистермәгән һәм шул сәбәпле янгын чыккан. Яңалыкта Ләйлә Мөхәммәтшина үз гаебен таныган һәм 9 млн сум компенсация түләгән дип тә язылган.

Бу хәбәр татар җәмәгатьчелеген борчуга салды.

«Татар-информ» хәбәрчесе Ләйлә Мөхәммәтшинаны эзләп табып, аның белән телефоннан сөйләште. Ул тикшерү эше баруын, 10 гыйнварда суд буласын раслады, ләкин гаепне тануы һәм компенсация түләве турындагы хәбәрнең ялган булуын әйтте.

— Авыл җирлегенә караган территорияне без тәртиптә тотабыз: авылларда корыган агачлар юк, чүп үләне, камышлар үсеп утырмый. Урмандагы, безнең карамакка кермәгән җирдәге камышларны, корыган агачларны мин кистерә алмыйм бит инде. Әллә кайлардан килгән янгында минем гаебем юк. Дөрес, җинаять эше ачудан куркып, административ штрафка ризалашкан идем. Җинаять эше ачсалар, тикшерү еллар буена сузылыр дип курыктым. Иң беренче чиратта, үзем өчен түгел, балаларым язмышы өчен курыктым. Штрафка акча ничек тә җыелыр иде, дип уйладым. Штраф күләмен биш меңнән алып, биш йөз мең сумга кадәр булырга мөмкин дип әйттеләр. Әлегә штраф салмадылар. Суд гыйнварда булырга тиеш.

Мин гаебемне таныганмын, зыян күрүчеләргә 9 млн сум компенсация түләгәнмен дигән хәбәр — ялган! Аның кадәр акча авыл кешесенә каян килсен?

Миңа авыл халкы да, район администрациясе дә рухи яктан ярдәм итеп тора. Адвокатлар белән булыштылар. Көн саен төрле җирләрдән шалтыратып, хәлемне белеп торалар, — диде Ләйлә Мөхәммәтшина.

Без шулай ук Омск өлкәсе татарларының Төбәк автономиясе советы рәисе, Большеречье муниципаль районы депутаты Радик Миңнеханов белән хәбәрләштек.

— Омск өлкәсе татарларының Төбәк автономиясе советы иң беренчеләрдән булып Ләйлә Мөхәммәтшинага ярдәм кулы сузды. Мин үзем Каракүл, Үләнкүл авыллары кергән округтан сайланган депутат та әле. Ләйлә Мәүлетдиновнаны яклау өчен без яхшы адвокатлар җәлеп иттек.

Тикшерү комитеты Ләйлә Мөхәммәтшинаны янгында гаепле итеп калдырырга тели, ләкин әлегә суд утырышы булмады, Ләйлә ханым гаебен танымады. Ул гаебен таныган дигән хәбәр — ялган. Шуның аркасында шау-шу купты. Бәлки, кемдер шушы хәбәр белән суд карарына йогынты ясап була дип уйлыйдыр. Без Ләйлә Мөхәммәтшинаның гаебе юк дип саныйбыз. Шушы позиция белән унынчы гыйнварда судка керәчәкбез, — диде Радик Миңнеханов.

Сентябрь башында Россиянең 22 төбәгеннән җыелган йөз илледән артык татар тарихчылары Омск өлкәсендә булып кайтты. Тарихчылар арасында «Татар-информ» хәбәрчесе дә бар иде. Сәфәр вакытында без Үләнкүл авылында да, Каракүлдә дә булдык.

Зур делегациянең Каракүлгә сәфәре авылның 360 еллык юбилеен бәйрәм иткән көнгә туры килде. Кунакка барган килеш, янгында зыян күргән гаиләләрне дә яңа йортлы булулары белән котладык. Тантанага Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та килде. Кунакларны ул көнне Ләйлә Мөхәммәтшина үзе озатып йөрде. Янган йортлар урынына яңаларын җиткезүдә Ләйлә Мөхәммәтшинаның тырышлыгын бәяләп, халык аңа чиксез рәхмәтен җиткергән иде. Зур җитәкчеләр авызыннан да Ләйлә Мөхәммәтшинага рәхмәт сүзләре ишетелде. Халык сүзе буенча, матди ярдәмне беренчеләрдән булып Ләйлә Мөхәммәтшина башлап җибәргән дип аңладым.

Ни өчен өлкә җитәкчелеге дә, халык та Ләйлә Мөхәммәтшинаның авылны төзекләндерүдәге тырышлыгын күрә торып, тикшерүчеләр янгында аны гаепле итеп калдырмакчы була икән? Бу мәсьәләгә карата өлкә администрациясенең позициясен белү өчен, без сорауларны губернаторның матбугат хезмәте җитәкчесе Алинә Атаманенкога юлладык. Әлегә җавап килеп ирешмәде. Җавап булуга, аерым хәбәр итәрбез.

«Ләйлә Мөхәммәтшинага рәхмәт әйтеп, медаль тапшырасы иде»

«Интертат» Каракүлдәге хәлләр белән таныш кешеләрнең бу мәсьәләгә карата фикерләрен туплады.

Беренче булып, сентябрьдә йөз илледән артык кешене Каракүлгә алып барган тарихчы, «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһановка мөрәҗәгать иттек.

— Зур илебезнең төрле төбәгендә климат төрлечә. Себер белән Идел буен чагыштырып та булмый. Себердә кая карама — сазлык. Андагы камышларны кисеп бетерә торган түгел, шуңа күрә корылык вакытында табигый янгыннар элек тә булды, киләчәктә дә булачак. Бездә гадәттән тыш хәлләр белән көрәшү яхшы оештырылган, ә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча ни өчендер системалы рәвештә шөгыльләнү юк.

Янгын чыкса, комиссияләр җыела, гаепле кеше табыла. Ни өчен янгын чыкканчы ук Себергә игътибар булмаган? Ни өчен анда юллар юк, янгынга каршы тора алырлык заманча җиһазлар юк? Бу бит финанс җитмәгәннән. Каракүлгә керә торган утыз километр таш юл зур янгыннан соң гына салынды. Ашыгыч ярдәм машиналарына йөрергә юл кирәк бит. Халык үз көче белән янгынны сүндерергә тырышкан, авыл җирлеге башлыгы да шунда булган.

Җирлек башлыгының, ниндидер кечкенә генә гаебе, бәлки, булгандыр, ләкин янгынны кисәтү буенча системалы эш оештырылмауда аның гаебе юк. Ләйлә Мөхәммәтшина кебек булдыклы, авыл өчен тырышып йөргән җирлек башлыклары хәзер бик сирәк. Андый кешеләрне бетерү бик җиңел. Ул эшен ташласа, кем килә анда? Чиләбе өлкәсендә җирлек башлыгы булып унсигез ел эшләгән бер туганымны авылга газ үткәргән өчен эшеннән алдылар. Ул вакытта районда бөтенләй газ юк иде, ә туганым халыкны газлы итү җаен тапты. Хәзер бөтен кеше шул газга шатланып яши. Аннан соң өч башлык килеп карады. Берсеннән дә авылга бер файда булмады. Шуңа күрә әйтәм: эшләгән кешене бетерү җиңелрәк.

Миңа калса, янгынны сүндерүдә шәхсән катнашканы өчен, авылны төзекләндерүдә нәтиҗәле эше өчен Ләйлә Мөхәммәтшинага рәхмәт әйтеп, медаль тапшырасы иде. Халык аның тырышлыгын күреп тора. Мин Ләйлә Мөхәммәтшинаны акларлар дип өметләнәм, — диде Альберт Борһанов.

Омск өлкәсенең «Иртыш» татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Марятов та Ләйлә Мөхәммәтшинаның акланачагына, эшен дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.

— Янгында кемне дә булса гаепле итеп калдырырга кирәк булгандыр. Ләйлә Мөхәммәтшинаны акларлар дип уйлыйм, — диде Наил Марятов.

«Халыкны авыр шартларда яшәткән дәүләтнең үзен гаепләргә кирәк»

Нурулла Гариф, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

— Каракүлне карарга барганда, ул шәһәрдән еракта урнашкан юлсыз, газсыз, сусыз, элемтәсез авыл иде. Кешеләрнең иске генә йортларда яшәгәнен күрдем. XXI гасырда халыкны шушындый авыр шартларда яшәткән дәүләтнең үзен гаепләргә кирәк, минемчә. Янгыннан соң авылга күтәртелгән таш юл керде, яңа йортлар барлыкка килде, онытылган авылга бераз игътибар артты. Моның шаукымы буларак, киләчәктә дә аларны онытып бетермәсләр әле.

Каракүлнең 360 еллыгына багышланган бәйрәмдә мин ата-аналарның бала-чагалар белән аралашуына игътибар итеп йөрдем. Аларның татар телендә сөйләшүе мине сөендерде.

Рәзилә Хәмидуллина, Ижау шәһәрендә яшәүче шагыйрә, «Яңарыш» газетасының даими авторы, татар җәмәгатьчелеге активисты:

— Каракүлгә баргач, Ләйләне бик ошатып кайттым. Ул үз җирлегендә яшәгән кешеләр кебек үк гади һәм кешелекле. Ничек итеп халык өчен тырышып-тырмашып эшләп ята бит ул. Мин аның телефонын язып алган идем, кайвакыт сөйләшеп тә алабыз.

Бөтендөнья татарларыннан Ләйлә Мөхәммәтшинага, рухи яктан булсынмы, матди яктанмы, ярдәм итәргә кирәк. Халык белән иңне иңгә куеп эшләгәнгә күрә гаепле булып калган да инде ул. Безнең илдә кешелекле була белүнең бәясе юк шул, кызганыч… Аның кебекләр авыр хәлдә кала да инде. Аллаһ ярдәменнән ташламасын аны!

Вәсилә Хәкимова, Ижау шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активисты:

— Мин дә Каракүлдә булдым. Яңа төзелгән йортларны да күрдем, халык белән дә аралаштым. Андагы янгынны Аллаһ Тәгаләнең зур сынавы дип кабул иттем. Авыл халкы, гомумән, татар халкы сынатмады, бердәмлеген исбатлады. Без бергә булганда барысын да җиңәчәкбез, дип рухланып кайттым Каракүлдән. Бу янгында кемне дә булса гаепләү һич дөрес түгел, минемчә.

«Авыл җирлеге башлыгын яклап, фикеремне белдерәсем килә»

Альмира Омарова, Оренбург өлкәсендә яшәүче Россиянең Мактаулы мәгариф хезмәткәре, төбәк тарихын өйрәнүче:

— Авыл җирлеге башлыгын яклап, фикеремне белдерәсем килә. 2021 елгы яз һәм җәй эссе, коры килде бит. Табигать китергән бәла-казада бер кешедән гаеп эзләргә кирәкмәс. Бу очракта янгынның сәбәбен ачыкларга кирәк. Җирле хакимиятнең янгын сүндерүдә актив катнашуын халык күрде бит.

Омск өлкәсе Тевриз районыннан Алсу Шәрипова да райондагы төбәкчеләр исеменнән Ләйлә Мөхәммәтшинага теләктәшлек белдерде.

Рүзилә Шәйхулова, Азнакай районыннан лаеклы ялдагы укытучы, төбәк тарихын өйрәнүче:

— Себердә урманнар януны зур тетрәнү белән күзәттек. Безнең ил шундый көчле дип ышанып, горурланып яшәдек бит. Шундый зур территориядә урманнарны, авылларны яндыру — җинаять. Әгәр бу хәл бер Каракүл авылында гына булса, аның җитәкчеләрен, аерым кешеләрен гаепләргә булыр иде дә, әмма бу янгыннар Якутия, Себер буенча барды. Телевизордан караганда да бик куркыныч булды. Урманнарны саклау өчен куәтле көчләр булырга тиештер бит! Урман хужалыгы министрлыгы урманны кисеп сату белән генә шөгыльләнергә түгел, ә аны саклау буенча да жавап бирергә тиеш дип уйлыйм. Кыскасы, урманнар өчен бөтен дәүләт җитәкчелеге үзен җаваплы итеп тоярга тиеш.

Фәгыйлә Чумарова, Омск өлкәсендә яшәп, иҗат итүче язучы, берничә китап авторы:

— Ләйлә ханым кебек үз халкын яратып, аңа тугрылыклы калып ничәмә-ничә еллар буена үз халкына хезмәт иткән кешеләр бик аздыр бу дөньяда. Ул Үләнкүл авыл җирлегенә караган дүрт авылның яшәеше, кешеләрнең саулыгы турында кайгырта, шул ук вакытта мәдәни-агарту, мәктәптә балаларны укыту, укытучыларны вакытында барлау белән шөгыльләнә.

Аның өстендә тагын әллә никадәр вак-төяк эшләр дә, бик җитди сораулар тудырган мәсьәләләр дә күп. Бүтән кеше шул тикле җаваплы да, эше дә күп булган идарә эшенә алынмас иде. Ләйлә ханым алынды, ничә еллар буе бу йөкне өстерәде. Шундый көчле, сүзе үтемле ханым алдында без баш ияргә тиештер әле!

Мин аның яхшы якларын гына белеп, күреп, быелгы язгы янгында аны гаепләп чыгуны бик ялгыш эш дип ышанып әйтәм! Ул көннәрдәге табигать котырынуын берничек тә җиңәрлек түгел иде. Аны аек акылы булган югарыда утыручы түрәләр дә, суд карарын чыгаручылар да аңлыйлардыр. Кемнедер гаепләр өчен аларга корбан гына кирәктер. Алай да, суд карары Ләйлә Мөхәммәтшинаны аклар дип ышанып калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100