Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карабахта хәлләр тагын кискенләшә: Әрмәнстан белән Азәрбайҗан нигә кабат сугыша башлады?

13 сентябрь төнендә Таулы Карабахта Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында атыш башланды. Авыр артиллериядән утка тоту, пилотсыз очкычлар һөҗүмнәреннән соң, Әрмәнстан җирендәге торак пунктларга да һөҗүм булды. Дипломатик сөйләшүләрдән соң, кораллы атыш туктатылды. «Интертат» хәбәрчесе Карабахтагы конфликтка күзәтү ясый.

news_top_970_100
Карабахта хәлләр тагын кискенләшә: Әрмәнстан белән Азәрбайҗан нигә кабат сугыша башлады?
https://president.az/

Әрмәнстан атышларны башлауда Азәрбайҗанны гаепләде, ә Азәрбайҗан каршы яктан хәрби провокацияләр булганын белдерде. Кем генә беренче булып ут ачса да, ике якның да югалтулары бар. Әрмәнстан Премьер-министры Никола Пашинян кимендә 49 кеше һәлак булганын, 10лап кеше яраланганын, төрле объектларга, шул исәптән йортларга зыян килгәнен хәбәр итте. Азәрбайҗанның рәсми чыганаклары илнең 50 хәрбие һәлак булганын җиткерде.

Никола Пашинян, атышлар башланган көнне үк, Франция, Россия, Иран президентларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Дипломатик сөйләшүләр нәтиҗәсендә бәрелешләр туктатылды.

Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларында, Телеграм каналларда кайбер экспертлар Кавказ аръягындагы сугышның Россия өчен зыянлы булуын белдерә. Махсус хәрби операция барган вакытта икенче хәрби фронт ачылуы безнең илгә кирәкми, шуңа күрә ил җитәкчелеге аны тыныч юл белән туктатырга бөтен көчен куя, дип әйтә алар.

Россия Фәннәр академиясе галиме Александр Крыловның: «Көнбатыш илләре Әрмәнстанны Төркиягә, Иранга һәм Россиягә басым ясау коралы итеп файдаланырга омтыла. Алар һәрвакыт Карабахны һәм әрмәннәр геноциды мәсьәләсен үз файдаларына куллана», – дигән сүзләрен «РИА Новости» җиткерә.

Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты Альберт Белоглазов, Әрмәнстан белән Азәрбайҗан чигендәге конфликтның көчәюе очраклы түгел, дип исәпли.

– Бу юлы атышлар Карабахтан башланмады. Бу – Көнбатыш илләре, беренче чиратта Британия стратегларының (ә аларның Кавказда һәм БДБ илләрендә агентуралары көчле), Россиягә икенче хәрби фронт ачу омтылышы. 2020 елда Россия конфликтка кермәде, чөнки сугыш Әрмәнстанда түгел, ә Карабахта барды. Карабах ОДКБ (Коллектив куркынычсызлык килешү оешмасы) әгъзасы булмагач, анда гаскәр кертмиләр. Шуңа күрә бу юлы провокацияне Әрмәнстан белән Азәрбайҗан чигендә оештырырга кирәк иде.

Әрмәнстан ОДКБга мөрәҗәгать итсә, Россия ярдәм итмичә булдыра алмый. Аның вакыты да очраклы гына түгел – ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) саммиты көннәренә туры китергәннәр бит. Әрмәнстан белән Азәрбайҗан ШОС партнерлары буларак, аларның башлыклары Үзбәкстанда очрашырга тиеш иде. Атышлардан соң, Пашинян анда барудан баш тартты. Җитмәсә, Әрмәнстанда оппозиция массакүләм протестлар башлап җибәрде, – дип аңлата Альберт Белоглазов.

Альберт Белоглазов

Фото: © А.Белоглазовның шәхси архивыннан

Атышлар башлануда кем гаепле соң? Алар бит бер-берсен гаепли.

Мин, өченче як булгандыр, дип уйлыйм. Мондый схема булырга бик мөмкин: Британия агентурасы карамагындагы бер-ике диверсант, чиктәш районга үтеп кереп, миналар куялар (Азәрбайҗан үз территориясендә миналар табылганын белдергән иде) һәм якындагы берәр таудан атыш башлыйлар. Икенче як, билгеле, күршесенә җавап кайтара. Сугыш шулай кузгала, – дип фаразлый Альберт Белоглазов.

Россия конфликтка керерме, дигән сорауга, галим, безнең ил өчен бу сугышның кирәге юк, шуңа күрә, аны тыныч юл белән хәл итү өчен, бөтен юлларын эзләячәкләр, дигән җавап бирә.

Әлегә сөйләшүләр берничә дәрәҗәдә бара. Путин Пашинян һәм Алиев белән сөйләшә, Лавров – тышкы эшләр министрлары белән, Шойгу – оборона министрлары белән. Шулай ук вице-премьерлар дәрәҗәсендә төрле уртак комиссияләр активлашты. Сәмәркандта Путин Алиев белән конфликт турында сөйләшкәнен беләбез.

Әлегә конфликтның кызган фазасы сүндерелде, ләкин бу әле, проблемалар хәл ителде, дигән сүз түгел. Сугышның башлануын теләүче көчләр бар. Алар яңадан талпынып карарга тырышачак. Проблеманы хәл итү өчен иң яхшы вариант – ул Азәрбайҗанның ОДКБ яисә ЕАЭС (Евразия икътисади союзы) составына керүе, икесенә дә керсә, бигрәк әйбәт. Яисә ике ил дә ШОС составына керсен иде. Россиягә, барыбер, Кавказда уяулыгын арттырырга кирәк. Урта Азия турында да онытырга ярамый. Анда һәрдаим өченче фронт ачарга омтылып торалар, – дип аңлата Альберт Белоглазов.

Нинди җир ул Карабах?

 

Фото: © https://ru.wikipedia.org/

Таулы Карабах – ул Азәрбайҗан территориясе эчендәге мөстәкыйль республика. Анда күбесенчә әрмәннәр яши. Бу җиргә Әрмәнстан да, Азәрбайҗан да дәгъва кылганга күрә, анда даими рәвештә халыкара конфликтлар булып тора.

  • «Карабах» атамасы төрки телләрдәге «кара бакча» сүзләреннән килеп чыккан. 2015 елгы җанисәп буенча, анда 145 меңнән артык кеше яши. Халыкның 99,7 проценты – әрмәннәр. Чагыштыру өчен, Татарстанның Арча, Кукмара, Биектау, Зәй, Нурлат районнарының һәрберсендә якынча 50шәр мең кеше яши. Таулы Карабахның территориясе – 4,4 мең километр квадрат. Чагыштыру өчен, Лаеш районыныкы – 2,1 мең километр квадрат. Таулы Карабах тулысыча Азәрбайҗан эчендә урнашкан, ул Әрмәнстан белән чиктәш түгел.

  • 1992-1994 елларда, Карабах өчен, Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында сугыш башланды. Бу сугыш Азәрбайҗанның җиңелүе һәм аның 7 районы Әрмәнстан тарафыннан басып алынуы белән тәмамланды. (Шул исәптән, Физули, Агдам кебек шәһәрләр, Агдамда – СССРда шәрабләры белән дан тоткан завод бар иде). Бу вакытка 21 процент халык азәрбайҗаннар булган, алар Карабахтан да, басып алынган районнардан да куылды. Таулы Карабах «танылмаган республика» дип игълан ителде, аны хәтта Әрмәнстан үзе дә танымады, әмма контрольдә тотты. Бик күп илләр катнашында озак вакытлар сөйләшүләр баруга карамастан, «Карабах конфликты» чишелеш тапмады. Чиктәш районнарда атышлар булгалап торды, хәрбиләрнең яралану, үлү очраклары булды. Сүз уңаеннан – Әрмәнстан басып алган территорияләрдә бернинди төзелеш тә алып бармады, бу – җиде район, ике шәһәр – тулысынча җимерелеп бетте диярлек.

  • 2020 елның көзендә Азәрбайҗан кораллы көчләре Карабах һәм Азәрбайҗанның басып алынган районнарына бәреп керә. Бу сугышта Әрмәнстан җиңелә, 7 район Азәрбайҗанга кире кайтарыла, Карабахның Шуша шәһәре һәм элек башлыча азәрбайҗаннар яшәгән районнары Азәрбайҗанга бирелә, калган өлкәләр Таулы Карабах контролендә кала. Таулы Карабахны Әрмәнстан белән бәйли торган «Лачин коридоры» әрмәннәр контрольлегендә калды. Әрмәнстан Нахичевань автономияле төбәгенә Азәрбайҗанга юл төзергә рөхсәт бирергә тиеш иде.

  • Ике ил арасында тынычлык килешүе ахыргача төзелми калды – Әрмәнстанда халык күтәрелеше башланды, алар хакимиятне Азәрбайҗанга бирелүдә гаепләде. Шул сәбәпле, сугышка нокта куелмады, һәм күп кенә мәсьәләләр хәл ителмичә калды. 

Фото: © https://president.az/

«Демократия булган илләрдә милләтара конфликтлар күзәтелми»

2020 елның көзендә дә Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында кораллы конфликт булып алды. Ике ел элек алар, Карабахны бүлү турында килешү төзеп, сугышны туктатканнар иде. Кызганыч, Әрмәнстанда оппозиция хакимияткә, Карабахның бүленгән җирләрен кире кайтарырга кирәк, дигән таләп куеп, халыкны урамга чакырып чыгарды да, килешү тормышка ашырылмады. Килешү үтәлмәү яңадан конфликтлы ситуация барлыкка китерде, – дип аңлата тарихчы Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин

Фото: © Рамил Гали

Россия йогынтысы белән атышлар туктатылып торса да, Илнар Гарифуллин милләтара конфликтлар алай гына хәл ителәсенә ышанмый. «Ул бүген туктый, ә бер-ике айдан кабат башланырга мөмкин. Карабахны бүлмичә, Нахичевань Автономияле Республикасына «Лачын коридоры» төземичә, ике ил арасында тынычлык булмаячак», – ди ул.

Карабах – ул борынгы заманнардан ук тынычсыз, төрле дәүләтләр кулында булган җир. Илнар Гарифуллин, ерак тарихка кермичә, Советлар Союзы заманындагы процессларны аңлатып үтте.

Россия империясе әрмәннәрне Карабахка көчләп диярлек күчергән һәм, еллар үткән саен, аларның саны арта барган. 1923 елга әрмәннәр Карабахта күпчелекне тәшкил иткән. Бу җирдә күбесенчә әрмәннәр яшәсә дә, Совет хакимияте аны Азәрбайҗан составына кушып куйган. Бер гасыр элек үк Карабахны бүлеп, әрмәннәр яшәгән өлешне – Әрмәнстанга, ә азәрбайҗаннар яшәгән җирләрне Азәрбайҗанга бирәсе булган. Әрмәннәр сүзләренчә, Советлар Союзы заманында Азәрбайҗан тарафыннан Карабахка игътибар булмаган, ул депрессив территориягә әверелгән. 80 нче еллар азагында аның халкы Карабахны Әрмәнстанга күчерү хәрәкәтен башлап җибәрә, һәм ул сугышка китерә.

Советлар Союзын төзүчеләр милли республикаларның төп милләтләре яшәгән бер өлешен күрше төбәкләргә аерып биргән. Татарлар яшәгән районнарны Башкортстан составына кертү, Фирганә үзәнендә үзбәкләр яшәгән Ош шәһәрен Кыргызстанга бирү, Бохара янында таҗиклар яшәгән җирне Үзбәкстанга бирү – ул, минемчә, милләтара конфликт тудырып, халыкны контрольдә тоту өчен махсус эшләнгән булган.

Дөньяда дәүләтнең бер өлеше икенче дәүләткә бирелү мисаллары бар. Демократия булган илләрдә милләтара конфликтлар күзәтелми. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Австриянең бер өлеше Италиягә күчә. Бүгенге көндә Италиянең Көньяк Тироль провинциясендә яшәүче алманнар үзләрен яхшы хис итә. Аларга милли мәнфәгатьләрен кайгыртырга, шул исәптән туган телләрен үстерергә бөтен мөмкинлекләр бирелгән. Милли мәсьәләләр хәл ителгәнче, Көньяк Тирольдә кире Австриягә кушылу хәрәкәте булган.

Демократия булмаган илләрдә милләтара конфликтлар чыгып торачак, чөнки халыкны көчләп яшәтү тынычлыкка алып бармый. Карабах очрагына килгәндә, ул икегә аерылса, әрмәннәр өчен дә, азәрбайҗаннар өчен дә кулай булачак, – дип сөйләде Илнар Гарифуллин.

«Әрмәнстан ул – азәрбайҗаннарның тарихи җире»

Тарихи романнар авторы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Таулы Карабахны да, хәзерге Әрмәнстан территориясен дә «азәрбайҗаннарның тарихи җире» дип атады.

Вахит Имамов

Әрмәнстанның башкаласы Ереван элек Иреван дип аталган, һәм ул җирләр, Иреван ханлыгы булып, тарихларга кереп калган. Ул – азәрбайҗаннарның тарихи иле. Карабахны әрмәннәр җире диючеләр – тарихны белми.

1830 елларда, Александр Грибоедов ярдәме белән, фарсы әрмәннәрен Иреванга көчләп күчерәләр. Советлар Союзы аларга Әрмәнстан Республикасы ясап бирә. Аңарчы Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикалары булмаган. Алар барысы бергә «Кавказ аръягы» дип аталган. «Азәрбайҗан» дигән милләт республика төзелгәч кенә барлыкка килә. Аңарчы аларны «Кафтау татарлары» дип атаганнар, – дип сөйләде Вахит Имамов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100