Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара күгәрек: коронавирус фонында дөньяда яңа авыру тарала

Коронавирус бетмәде, ә Һиндстанда мукормикоз — куркыныч кара гөмбәчек, (кара күгәрек) авыруы теркәлгән. Табиблар кешеләрне исән калдыру өчен бит, тәннең аерым өлешләрен, күзләрне кисеп алалар, дип яза «РИА Новости». Чирне йоктырган һәр икенче диярлек кеше үлә, дип язалар. Яңа чир безгә дә килеп җитәрме?

news_top_970_100
Кара күгәрек: коронавирус фонында дөньяда яңа авыру тарала
pixabay.com/ru

Мукормикоз (Mucormycosis) — хайваннарда лимфатик төеннәрдә, эчәкләрдә ялкынсыну, үлекле яралар китереп чыгара торган хроник авыру. Кешеләрдәге мукормикозны "кара күгәрек", "кара гөмбәчек" дип атыйлар. Аны мукор гөмбәләре китереп чыгара. Ул борын эче һәм аңкау бозылудан башлана. Кеше калтырана башлый, тәне авырта, борыныннан үлек ага, күзе кысыла, кызара, күз алмасы бозыла. Үпкәләр зыян күрә.

Бераздан борын, күзнең зыян күргән урыннары үлә башлый һәм карала - үлгән күзәнәкләр күгәрек кебек кыяфәткә керә. Шуңа күрә дә бу авыруны "кара күгәрек" дип атыйлар да.

Кара күгәрек беренче чиратта коронавирустан дәваланган кешеләрдә күзәтелә. Беренче тапкыр бу авыруны май башында Һиндстанда ачыкладылар. Хәзер Һиндстанда бу авыру 9 меңнән артык кешедә ачыкланган.

Сәламәт организмга куркыныч янамый

Без миллионлаган микроблар чолганышында яшибез. Без аларны сулыйбыз, ашыйбыз, күгәрек гөмбәчекләрен тәндә йөртәбез. Сәламәт организмга куркыныч янамый, ләкин кеше өзлегеп китсә, эчебездәге күзгә күренми торган дошман һөҗүм итәргә генә тора. Гөмбәчекләр дәвага начар бирешә, дәвалану айлар буена сузылырга мөмкин. Сәламәтлекләре белән җитди проблемалар булганнар: ВИЧ, онкология, диабет кебек чирләрдән интеккән, тән яралары булган һәм тән тиресе пешкән кешеләр гөмбәчекләргә җиңелрәк бирешә.

Мукормикоз XIX гасырдан бирле билгеле

Мукормикоз китереп чыгара торган гөмбәчекләр XIX гасырдан бирле билгеле икән. Ул вакытта аларны авыру хайваннарда тапканнар. Алар туфракта, үсемлекләрдә, тирестә, черек җиләк-җимешләрдә яши.

Мукормикозның химия терапиясеннән соң да килеп чыккан очраклары бар икән. Гадәттә, әгәр пациентның кан анализында лимфоцитлары артык түбән дәрәҗәдә булса, профилактика өчен гөмбәчеккә каршы терапия башлаганнары билгеле.

Мукор гөмбәчекләренең споралары башта йоткылыкка үтеп керә, борын куышлыгына утыра, аннары анда үсә, җепселләр җибәрә һәм тукымаларны таркатучы токсиннар чыгара. Җепселләре кара төстә булганга, авыруны кара күгәрек дип атаганнар. Инфекция баш сөягенә эләгә, төп артерияләрне һәм кан тамырларын томалый, кан китүне китереп чыгара.

Ни өчен инфекция хәзер котыра?

Пандемиягә кадәр кешеләрдә мукормикоз бик сирәк очраган, ләкин COVID-19 зур дулкыны фонында Һиндстанда котыра башлаган. Массакүләм мәгълүмат чаралары Мисырда, Гыйракта кара күгәректән берничә үлем очрагы булганын хәбәр итә.

Мукормикозны мөстәкыйль рәвештә күреп алу катлаулы булганга, кешеләр хирургия таләп ителә очракта гына табибларга эләгә.

Мукомикозның кисәк таралу башлавын COVID-19 авыруының авыр очракларын дәвалаганда стероидлар куллану белән бәйлиләр. Препаратлар кешене чыннан да коткара, әмма иммунитетны бетерә.

Кандида гөмбәчегеннән аермалы буларак, мукормикоз кешедән яки хайваннан йокмый — аны әйләнә-тирәдән эләктерергә мөмкин.

Безгә кара күгәректән куркырга кирәкме?

Һиндстанның эпидемия үзәгендә калуы очраклы түгел. Тропик климатлы илләрдә спораларның әйләнә-тирәлектәге концентрациясе уртача поястагыдан югарырак. Роспотребнадзор билгеләп үткәнчә, Россиядә табигый-географик факторлар аркасында кара күгәрек ялкыныннан куркырга кирәкми, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100