Кар эретү пунктыннан репортаж: «Төне буе чиратта торасы булачак...»
Казан урамнарында кар төягән йөк машиналары йөреп тора. Бигрәк тә кызылсу төстәгеләре истә кала. Алар бу карны кая илтә? Эретү пунктына. Кар күп булгач, анда әле кар төягән машиналардан су буе чират та җыела. Кар ничек эретелә? Машина йөртүчеләр ничә сәгать чиратта утыра? Бу сорауларга җавап «Интертат» сайтында.
Минем бер тапкыр да карның кайда һәм ничек эретелүен күргән юк иде. Мин аны бөтенләй башкача күз алдына китергән идем. Кар берәр кайнар өслеккә эләгә, яки зур мичкә бушатыла, «пшшш» итеп ап-ак пар күтәрелә, эрегән су берәр җирдән агып тора, шул пар арасыннан тагын бер йөк машинасы килеп җитә... Анда бераз пар бар, әлбәттә.
Беренчедән, кар эретү системасы җир астында урнашкан. Бу – тирәнлеге 6 метр булган бетон камера. Өске ягында рәшәткә. Камерага канализация сулары килә. Рәшәткәдән төшкән кар 14-16 градус булган канализация суында эри, аннан сулар чистарту корылмаларына китә. Шулай итеп, канализациягә су агызган һәр кеше кар эретүгә үз өлешен кертә. Шуңа кар эретү пунктында канализация суларыннан чыккан пар бар, исе дә тиешенчә. Рәшәткә тишегеннән караганда, ул суларның акканы күренеп тора.
Без Җиңү проспектында урнашкан кар эретү пунктында булдык. Машиналарны шлагбаум аша кертәләр. Андагы чират турында бераз соңрак язам. Машина шул рәшәткә өстенә туры китереп карны бушата. Анда да кар арбаны күтәрүгә генә төшеп китми. Машина кискен генә алга таба бер талпынып куя. Шуннан соң гына кар коелып төшә. Машина чыгып китә дә, бушаткан карны чүмечле трактор тигезли. Анда-монда йөри-йөри, ул карны җир астына төшереп бетерә. Икенче машина керүгә рәшәткә өсте чип-чиста булып кала.
Кар арасында зур чүп-чар булса, ул шул рәшәткәгә эләгеп кала. бу пунктта эшләүче операторлар барысын да күзәтеп тора.
Кар эретү пунктлары «Водоканал» карамагында. Без анда «Водоканал» матбугат сәркатибе белән барсак та, барысы да килешенгән булса да, шлагбаум янындагы будкадан чыккан абый: «Сез монда нишлисез? Кем рөхсәт бирде? Безгә беркем дә шалтыратмады», – дип, ризасызлык белдерде. Юкса, тырышып эшләгәннәрен күрсәтү ниятеннән генә барган идек.
Бу эретү пунктында шундый 3 камера бар. Бер камера тәүлегенә 574 тонна кар эретә ала. Анда исәпне шулай тонналап алып баралар, машина саныннан түгел. 10 тонналы йөк машинасы белән санаганда, бер камера көненә 57 машина карны эретә.
Эретү камералары биек кар таулары арасында калган. Кар нык күп яуганда, бу урын кар склады булып та тора. Явым-төшем тынып торган вакытта, шул өемнәрне җир астына җибәрәләр икән.
Казанда барысы 8 кар эретү пункты бар, аларда 14 камера урнашкан. Казанның тәүлегенә 8 меңнән артык тонна кар эретерлек көче бар. Кар күп яуган көннәрдә кар эретү камералары үз көчләреннән килгәннең артыгын да эшләгән. Шул ук Җиңү Проспектындагы 3 эретү камерасының куәте тәүлегенә 1744 тонна булса да, кайбер көннәрдә яхшы гына артып киткән. Кыш башыннан бу пункт 151 000 тоннадан артык кар кабул иткән.
Барлык 8 станцияне дә карасак, кыш башыннан 714 000 тоннадан артык кар кабул ителгән. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 66 процентка артыграк. Шулай да шәһәрдә кар ай-һай шул әле.
«Тагын төяп килсәм, төне буе чиратта торасы булачак»
Ә хәзер чират турында... Мондый чиратны күргән юк түгел, тик Казанда түгел. Мәсәлән, көзен Буаның шикәр заводы тирәсендә йөк машиналарыннан искиткеч зур чират җыела.
Чират Җиңү проспектына кадәр сузылган иде. Әле генә 1 машина кереп китте дә, калганнары бер-бер артлы алга күчеп куйды. Чиратта беренче булып калган машинаның йөртүчесе ишеген ачты да, сөйләшеп алдык. Рәмис әфәнде: «Сәгать 10да килгән идем», – диде. Телефондагы сәгать 1 иде. Димәк, ул 3 сәгать чиратта торган. Карны Константиновкадан оешма территориясеннән алып килгән. Аның машинасы, мәсәлән, 8 тонналы.
Кичә дә шулай көтәргә туры килде (авт. – без чәршәмбе көнне сөйләштек). Эш күп, шөкер. Мин монда командировкада, Азнакайдан килдем. Быел шулай туры килде, бу – минем машина түгел, хуҗасы ялда, шуңа килергә туры килде. Кар күп, шуңа авыр инде. Мин Казан эчендә йөрмим, шушы оешма территориясеннән генә китерәм. Бүгенгә шушы 1 рейс кына була. Хәзер бушатам да кайтам. Тагын төяп килсәм, төне буе чиратта торасы булачак, – дип сөйләде ул.
«Иң авыры – чиратта утыру»
Берничә машинага арттарак торган тагын бер машина янына килдем. Машина йөртүче тәрәзәсен төшерде. Илдар әфәнде карны Вишневский урамыннан алып килгән. Ул да чиратка 10нчы яртыда баскан булган. Ул инде күп еллар Казан урамнарыннан кар ташый.
Иртәнге 6да эшкә чыгам, төрлечә кайтам, сәгать 3, 4, 5 булырга мөмкин. Ничек була инде. Без төрле эретү пунктларына йөрибез, берсенә генә түгел. Кайвакыт көненә 4-5 рейс ясыйм, бүген әле 2 рейс кына ясадым. Иң авыры – шул чиратта утыру инде, озак көтәсе шул, телефонда утырып вакыт үткәрәм инде. Бүген 3ч сәгатьтән артык көттем. Үзем белән ашарга алып йөрим. Быел эш күп, шимбә көнне дә эшкә чыгам, төнлә чыгарга да туры килә. Барыбер эшемне яратам, кая барасың инде, гаиләне ашатырга кирәк бит, – дип сөйләде ул.
«Кар күбрәк булгач, хезмәт хакы да күбрәк буламы?» – дип кызыксынган идем. «Кар күп булса да, хезмәт хакы артмый», – ди.
Без шлагбаум яныннан кузгалып китек. Чиратта торучы машина йөртүчеләр бер-берсенә ризык белән дә ярдәм итә. Безнең каршыда ике егет очрашып, берсе икенчесенә азык тапшырды. Яшь егетләр минем белән сөйләшергә генә теләмәде. Алар янында туктап басып торып та булмый иде инде, чөнки арттан кар бушаткан йөк машинасы чыга, анда юл бирү мөмкинлеге юк. Шулай да, чират ахырына якынлашканда, ягулык салу станциясенә кереп туктадык.
Бер машина йөртүче егет бөтен соравыма да «по-разному» дип кенә җавап бирде. Аның артында торган икенче машина руле артына утырган абый: «Эш җитә», – дип кенә елмайды.
Җиңү проспектыннан бу тыкрыкка әле генә кереп җиткән Сергей абый инде 10 еллап кышын кар ташый. Бу вакытка ул инде чиратта ярты сәгать утырган иде.
Иртәдән кичкә кадәр эшлим, көненә 3-4 рейс килеп чыга инде. Бүген озаграк көтәргә туры килә. Без шәһәрдәге күперләрне чистартабыз, бу карны да Гвардия урамындагы күпердән алып килдем. Без төрле пунктларга карны илтәбез, кайсы якынрак, шунысына барабыз, – дип сөйләде ул.
Рәхмәт сезгә, абыйлар! Кочак-кочак сабырлыклар телим сезгә!