Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Капитолийны фетнәчеләр штурмлаганда, Трампның хатыны нишләгән?

Фетнә вакытында Меланья Трамп Ак йортта фотосессия ясап йөргән.

news_top_970_100
Капитолийны фетнәчеләр штурмлаганда, Трампның хатыны нишләгән?
https://pixabay.com

Америка басмалары Капитолий бинасын фетнәчеләр штурмлаганда Трампның хатыны нишләгәнен ачыклаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

CNN телеканалы белешмәсе буенча, Трамп яклылар Капитолийга бәреп кергән чакта Меланья Трамп урамда ни булуы белән кызыксынмаган да. Ул Ак йортта фотосессия ясап яткан. Меланья Трамп коверларны һәм башка зиннәтле әйберләрне фотога төшереп йөргән.

«АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп тарафдарлары Америка демократиясе үзәген басып алу өчен Капитолийга ыргылганда беренче леди Меланья Трамп Ак йортта фотосессия белән шөгыльләнгән», диелә хәбәрдә.

  • Үзен демократия эталоны, башка илләр өчен үрнәк дип санаган Америка Кушма Штатларында шушы көннәрдә көтелмәгән вакыйгалар булды. Америка президентын сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр Конгрессны басып алды һәм фетнә кубарды, дип язган идек.
  • Дональд Трамп АКШ президенты булып кабат сайлануы хакында белдерде
  • Дональд Трамп президент булып сайланмагач, яшь хатыны ташлап китәргә җыена
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100