Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Канга баткан балаларны партага салып алып чыгалар»: Ижевск мәктәбендә фаҗига

Ижевскиның 88 нче мәктәбендә фаҗига – нацистлар эмблемасы булган кара кием кигән ир-ат 13 кешене атып үтергән. «Интертат» булган мәгълүматларны туплады.

news_top_970_100
«Канга баткан балаларны партага салып алып чыгалар»: Ижевск мәктәбендә фаҗига
видеодан скриншот. «Комсомольская правда | Ижевск»

Бүген иртәнге уннар тирәсендә Ижевск шәһәренең Пушкин урамында урнашкан 88 нче мәктәбендә атыш була. Кара кием кигән кораллы кеше мәктәпкә һөҗүм итә. Беренче булып сакчыны атып үтерә, балалар арасында – яралылар, дип хәбәр итте «Комсомольская правда». Кораллы ир-ат мәктәпкә дәрес барганда һөҗүм итә.

 

Фото: © видеодан скриншот. «Комсомольская правда | Ижевск»

Социаль челтәрләрдә парта араларында качып утырган балаларның видеолары таралды. «Комсомольская правда» корреспондентына укучы кыз классны эчтән бикләп, шкаф артларына качуларын сөйләгән. «Кораллы ир-ат коридор буйлап йөрде, аңлашылмый торган итеп кычкырды һәм ишекләрне шакыды», – дигән. Мәктәп директоры зыян күргән балалар белән кабинетта яшеренеп калырга өлгергән.

Телеграм каналларда 13 кешенең һәлак булуы турында язалар. «Комсомольская правда», һәлак булучыларның 7се – балалар, дип яза. «Раньше всех. Ну почти» Телеграм каналы «Удмуртия башлыгы, 13 һәлак булучының 9ы – балалар. 23 яралының 20се – балалар, дип хәбәр итә» дип яза. Яралылар турында мәгълүмат яңарып тора. Шулай ук яралы һәм һәлак булган балаларның күбесе башлангыч классларда укыганнар, араларында беренче класс укучылары да бар, дип яза «Известия».

 

Фото: © видеодан скриншот. «Комсомольская правда | Ижевск»

Атыш урынына республика башлыгы Александр Бречалов килгән. «Удмуртиядә бүген трагедия. Билгесез зат мәктәпкә кереп, сакчыны үтергән, балалар арасында корбаннар, яралылар бар. Безнең мәгълүматлар буенча, һөҗүм итүче үз-үзен үтергән», – дип хәбәр итә губернатор.

Тикшерү комитеты атыш оештыручының кем булуын ачыклаган. Ул – 1988 елгы Ижевск шәһәре кешесе Артем Казанцев. Ул шушы 88 нче мәктәпне тәмамлаган булган. «Мәктәпкә һөҗүм итүче психоневрологик диспансерда исәптә торган, дип хәбәр итте Удмуртия башлыгы», – дип яза «Раньше всех. Ну почти» Телеграм каналы.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, атыш оештыручы Казанцев хокук саклау органнарына тәрәзәдән аткан, соңыннан атылып үлгән. Удмуртия республикасының Эчке эшләр министрлыгы һөҗүм иткән ир-атның гәүдәсе табылуын раслады. Билгеле мәгълүматлар буенча, ул үз-үзенә аткан.

Тикшерү комитеты атыш оештырган кешенең канга баткан гәүдәсен төшергән. Ул карадан киенгән, башында балаклава, күкрәгендә кызыл төстәге националистик эмблема бар. Тикшерү комитеты һөҗүм итүченең патроннар запасы күп булуын белдергән.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн атыш оештыруда шикләнелүченең сугыш патроннары һәм ике травматик пистолет белән коралланган булуын әйткән. «Башлангыч мәгълүматлар буенча, җинаятьче ату-сугыш патроннарына көйләнгән ике травматик пистолет белән коралланган. Әлегә аның шәхесе билгеләнмәгән», – дигән ул.

 

Фото: © Тикшерү комитеты

«Үтерелгән балалар бик күп»

«Комсомольская правда. Ижевск» үзенең «Вконтакте» битендә туры эфир алып барган. Видеода мәктәп тирәсендә сак органнары, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, ата-аналарның җыелып торуы күренә. Эфир башында ук кадр артында бер ханым: «Барыгыз, анда бала кан эчендә ята. Төшерегез!» – дип кычкыра.

МЧС хезмәткәре күкрәге яралы бер баланы култыклап алып чыга. Полиция хезмәткәрләре мәктәп капкасына ук якынлашкан ата-аналарга читкәрәк китәргә куша. «Сез аңламыйсызмыни соң? Безгә эшләргә комачауламагыз! Арткарак китегез!» – дип кычкыра полиция хезмәткәре.

 

Фото: © видеодан скриншот. «Комсомольская правда | Ижевск»

Мәктәп ишеге ачылып, бер төркем балалар тышка йөгереп чыга. «Машиналар бик күп. Урам тулы ата-аналар. Бик киеренке мохит», – дип сөйли корреспондент кыз.

Носилка белән, бер-бер артлы, яралы балаларны алып чыгалар. «Канлы парта белән генә алып чыгалар», – диләр кадр артында. Партада яткан бер баланың өстен киемнәр белән, икенчесенең битен ак полиэтилен белән каплап куялар. Кадр артында бер ир-ат телефоннан: «Үтерелгән балалар бик күп», – дип сөйли.

 

Фото: © видеодан скриншот. «Комсомольская правда | Ижевск»

Тротуар янындагы чирәмдә носилкага салынган бер кеше ята. Аның да битен полиэтилен белән каплап куйганнар.

Полиция хезмәткәрләре ата-аналарны мәктәп яныннан куа башлый, аска төшүләрен сорыйлар. Шулчак бер әни: «Балалар кирәк миңа! Ике балам минем анда! Берсе дә чыкмады. Бернәрсә дә билгеле түгел!» – дип кычкыра. «Ашыгыч ярдәм» машиналары килеп тора, мәктәптән тагын бер төркем балалар йөгереп чыга.

 

Фото: © видеодан скриншот. «Комсомольская правда | Ижевск»

Билгеле мәгълүматлар буенча, укытучылар классларны бикләп, балаларны парта һәм шкаф артларына качырган.

«Безнең мәктәптә аттылар. Мин куркуымнан кая чапканымны белмәдем. Кызлар елыйлар, баскыч канга баткан, диләр. Мин куркудан чаптым гына», – дип сөйләгән укучы кыз, дип яза Life.ru SHOT Телеграм каналына сылтама белән.

«Карадан киенгән кеше килде, сакчыны атып үтерде. Өченче этажга менде, без шунда идек һәм ата башлады. Безнең ике кеше чыкты, укытучы аларга: «Шунда барыгыз», – диде. Алар чыктылар, икесен дә атып үтерде. Кешеләр тәрәзәдән сикерде, аякларын сындырып бетерделәр. Соңыннан мин туганымның кан эчендә ятканын күрдем», – дип сөйләгән фаҗигане күргән укучы кыз Life.ru.

 

Фото: © видеодан скриншот. «Комсомольская правда | Ижевск»

Удмуртия республикасында 88 нче мәктәптә һәлак булучылар истәлегенә бүгеннән алып 29 сентябрьгә кадәр – 3 көнлек траур игълан ителде.

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Иванович Бастрыкин кушуы буенча, Удмуртия республикасының Ижевск шәһәрендә уку йорты территориясендә ату турындагы җинаять эше, тикшерү өчен, Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылган.

Удмуртиягә Мәгариф министрлыгының Балалар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Юлия Костыряченко киткән.

8-800-100-24-47 һәм 8-800-100-09-06 телефоннары аша зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарына психологик ярдәм тәкъдим ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100