Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиеваны нигә яклый алмадылар, яки Хәзерге зур спортның химия сугышына әйләнүе

news_top_970_100
Камилә Вәлиеваны нигә яклый алмадылар, яки Хәзерге зур спортның химия сугышына әйләнүе
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Камилә Вәлиеваның тарихы – бик кыен вакыйгага эләксәң, үз башы турында кайгыртканнар качып бетә, иң якын кешеләр генә кала икәнне күрсәтә торган бер мисал.

  • Бозда фигуралы шуучы спортчы Камилә Вәлиева 2021 елның 25 декабрендә Россия чемпионатында отты, шул вакытта аннан анализ алдылар. 2023 елда ул Пекинда узган Олимпия уеннарында катнашты. 4-7 февральдә команда уеннары узды, аның нәтиҗәләре буенча Камилә Вәлиева һәм башка спортчылар катнашкан команда 1нче урын алды. 2нче урында АКШ командасы иде. 9 февральдә Камилә Вәлиеваның анализлары нәтиҗәсе игълан ителде. Халыкара допинг-тест агентлыгы 2021 елның 25 декабрендә спортчыдан алган анализларда тыелган матдә – «триметазидин» табылуын игълан итте.

Хәзер Швейцариядәге Спорт арбитраж суд (CAS) суды карар чыгарды – 4 елга дисквалификация бирелә. Камилә катнашкан команда Олимпия уеннарында беренче урын алу сәбәпле, бөтен Россия командасыннан алтын медаль тартып алына. Олимпия уеннарында беренче урынны Америкага бирделәр. Кызның соңгы 2 елдагы бөтен җиңүләре – Европа чемпионкасы, Россия чемпионкасы исемнәре, Россия чемпионатындагы көмеш, бронза медальләр, Гран-при этаплары медальләре – барысы да юкка чыгарыла.

4 еллык дисквалификация чорында ярышларда катнашу гына түгел, күрсәтмә чыгышларда, спорт ярышларында да рәсми вәкил булып та катнашырга ярамый. Бернишләргә ярамый: Камилә Вәлиева рәсми вәкил булып трибунада утырып та тора алмый. Ярышларга тамашачы булып килсә генә. Хоккей мәйданчыгында да ялгызы гына шуа ала...

Триметазидин

Триметазидин – канда кислород җитешмәгәндә кулланыла торган дару, аны йөрәге авырткан кешеләргә (йөрәкнең ишемик авыруы булганда) бирәләр. Бу дару тукымаларны кислород белән баетса да, кире тәэсире дә булуы бар, ди – кешенең атлап йөреше үзгәрә, хәрәкәтләре акрынаерга мөмкин. Шуңа күрә аны тренерлар бирүе мөмкин түгел, дип сөйли Камиләне яклаучылар.

Әмма The Times язуынча, судта гаепләү ягы бу препаратны авыр эш башкарган спортчыларның хәлен яхшырту өчен кулланылуын белдергән. Тикмәгә генә тыелган матдә саналмый.

Өстәвенә, Камилә биргән анализларда триметазидин дигән матдәнең күләме бик аз булган – Олимпия уеннарында фигурачыга тәэсир итәрлек дәрәҗәдә булмаган, ди. Әмма, ничек булса да, булган.

Камилә Вәлиева дөнья рекордлары куйды, ул дөньяның иң көчле спортсменкаларының берсе булуын раслады. Иң беренче баручыларга болай да иң күп эләгә, һәм менә шуны истә тотып, бу кызны күз карасы кебек сакларга кирәк иде. Аны саклый алмадылар. Бу – илнең спорт түрәләренең зур җитешсезлеге.

Пешмәгән яклаучылар

Судта яклаучылардан күп нәрсә торганы билгеле. Хәтта бөтенләй отышсыз саналган очракта да, оста адвокатларның кешене аклап ук калмаса да, җәзасын йомшарткан очракларын беләбез. Бу очракта Камиләнең хокукларын кем яклаган?

Владимир Путин адвокат Андреа Пиннага «Дуслык» орденын тапшыра. 2019 елның мае

Фото: © kremlin.ru

«The Times» хәбәр итүенчә: «Pinna Legal» дип аталган француз юридик фирмасы, оештыручысы – итальян кешесе Андреа Пинна. Пинна – 2019 елда Россиянең Дуслык ордены белән бүләкләнгән итальян кешесе, бу кешене юкка гына сайламаганнардыр инде, Россия алдында казанышлары булгандыр. Әмма барыбер сорау туа: димәк, Россиянең үзендә чит илләрдә хокукларны яклый алырлык юристлар юк? Нигә чит ил фирмасы яллана? Аның «Бу кыз – безнеке!» дип тырышачагына берәр ышаныч бар микән? Һәм тагын бер сорау: без – татарлар «Камилә безнеке!» дип горурланабыз, безнең чит илләрдә хокукларны якларлык юристлар юк та юк инде ул? Заманында татарның чит илләрдә хокук якларлык кына түгел, чит ил парламентта депутат булырдай шәхесләре булган, ә хәзер?

Аннары бик күп сораулар – Камиләнең тренерына. Тренерлар турында сүз чыкканда, аларны «остаз да, дус та, әни дә, әти дә, туган да...» дип әйтәләр. Камиләнең тренеры Этери Тутберидзе турында алай дип әйтеп булмый бит. Аның турында инде күптән шундый мем – усал шаярту чыккан иде: Тутберидзе фотосы һәм янында тешләп ташланган алмалар. Яшь кызларга алына, зур нәтиҗә булганда эшли, аннары ташлап калдыра, дигән фикер кала.

Фото: © Владимир Васильев

Этери Тутберидзе күптән түгел Камилә Вәлиева турында пост язды. Постыннан күренеп тора: алманы тешләгән дә ташлаган, аның өчен кыз – чираттагы бер чимал, ә хәзер үзен сораулар белән интектерүчеләргә: «Туйдырдыгыз, мин гаепсез, ычкыныгыз моннан!» – ди.

Камиләне яклаучылар өчен әзер мисал да бар иде. 2018 елда нәкъ Камилә белән булган кебек очракка бер спортчы – Надежда Сергеева юлыга. Аны да дисквалификациялиләр. Әмма ул алдашу юлына бармый, бу даруның каян килеп эләккәнен ачыклый. Ул «Метионин» дип аталган дару эчкәнен исенә төшерә, ә аның тышлыгында составта бу препарат та барлыгы язылмаган була. CAS судына шушы дәлилне – берничә партия «Метионин»ны экспертизага җибәргәч, спортчы гаепсез дип табыла һәм аның дисквалификациясе бетерелә. Сергеева аклана һәм 2022 елгы Олимпия уеннарында да катнаша.

Ни өчен Камиләне яклаучылар шушындый дәлилләр эзләү юлына бармаган – аңлашылмый.

Допинг каян эләккән – җавап юк

Әлегә кадәр (2 ел буена!) бу матдәнең фигуристкага ничек эләккәне турында төгәл җавап юк. Көлке дәрәҗәсендә сәер акланырга маташулар.

Бер әйттеләр: бу даруны бабасы кулланган, аннары стакан белән аны ялгыш эчергән икән (тагын бер версия – бабай кызны ниндидер тәмлүшкә белән сыйлаган), даруны ялгыш Камиләгә дә биргән, диделәр. Аннары бу версияне әйтүчеләр үзләре үк: «Бу – башка беренче килгән уй булды, шуңа күрә аны әйттек», – диде. Аннары тагын шул ук фаразны яклап, «бу – фактларга нигезләнгән версия» диелде. «The Times» бабайның исемен дә яза: ул – Камиләнең әнисенең якын кешесенең (хәзер алар бергә түгел, дип язалар) әтисе, аның исеме Геннадий икән, ул «Предуктал» дигән дару кулланган. Суд өчен мондый аклануның саламга ябышырга маташу кебек тоелганы күренеп тора, билгеле.

2 ел буе өлкән кешеләр әкиятләр сөйләп (әле башта «Камиләнең эте бу даруны эчкән, шуның аркасында эләккән» дигән фаразга кадәр булды!..), Камиләне җүләргә чыгарып, әллә ниләр сөйләп бетерделәр. Күбрәк сөйләгән саен, үзләре дә буталып беттеләр, кызны да нәрсә эшләгәнен дә аңышмый торган мәхлукка чыгардылар.

Бу версияләр белән буталышып беткәннәр иде инде, яңалары чыкты. Тутберидзе былтыр көз интервью бирде – Камилә ниндидер волонтер биргән туңдырманы ашаган, массажист кыз биргән чәйне эчкән, ди. Тренер үзенең спортчысын – Камиләне чынлыкта гаепләп калдырды: «Мы всегда учили наших спортсменов и их родителей и разъясняли им, что нужно быть внимательнее с принятием даже простейших препаратов от простуды и нельзя доверять, к сожалению, абсолютно никому». Ягъни, без өйрәтәбез-өйрәтәбез, ә ул тыңламый... Теләсә нәрсә ашап, эчеп йөри.

Ул спорт түрәләре аңлаешлы бер версия китереп чыгара алмый микәнни? Судта отылуның бер сәбәбе дә шулдыр, мөгаен. Чөнки теләсә кайсы судта гаепләнүченең буталып җавап бирүе гаепле булу дәлиле итеп карала. Рәсми затларның әле теге, әле бу версияне җиткерүе гаепне яшерергә тырышу кебек кабул ителә.

Шушындый позиция була торып, РУСАДА – Россиянең допингка каршы берлеге Камилә Вәлиеваны тулысынча аклаган карар чыгарды. Минемчә: әгәр тыелган матдә барлыгы билгеле икән, һәм аны берничек инкяр итеп булмый икән, гаепне өлешчә танып, РУСАДА, әйтик, 1 еллык дисквалификация кертсә, бәлки, спорт арбитраж судының карары да җиңелрәк булыр иде. 1 ел – 4 ел түгел, үтә дә китә. Гаепне йомарга тырышуны Швейцария суды хакыйкатьтән качарга тырышу дип кабул иткәндер.

Карар сәясиләштерелгән, сүз дә юк, әмма судта алдашып тотылу – һәрвакыт гаепле булуның дәлиле.

Камиләне кем яклаган?

Тутберидзе суд утырышлары турында да хәбәрдар булмавын әйтә: «А хоть кто-то защищал Камилу на слушаниях?» – дип язган. Адвокат, яклар алдыннан, якланучы белән тыгыз элемтәдә була, аның версияләрен тыңлый, яклау линиясе ничек булырга тиешлеген ачыклый. Ә монда – спортчының иң якын кешесе аны кем яклавын да белмиме?

Тренер сүзләре хак булса, адвокатларга да сорау туа – суд алдыннан алар тренер белән сөйләшмәгәнме? Юридик компания Россия мәгълүмат чараларына бернинди комментарий бирмәячәген әйткән. Әгәр Тутберидзе дөресен сөйли икән, адвокатларга сорау туа – алар чынлап та эшләрен тиешенчә башкарамы?

Ә инде Тутберидзе алдаша икән... Аның алдашуына инде дәлил бар. Ул «минем Вәлиева вакыйгасы хакында комментарий биргәнем юк» ди. Без бит инде хәтерлибез – Тутберидзе допинг гаугасына бәйле комментарийлар бирде. 2022 елда допинг турында хәбәр чыккач, ул «мин гайбәтләр турында сөйләмим» дигән иде, аннары Камилә Вәлиеваның волонтердан туңдырма алуын, массажистка биргән чәй эчүен сөйләде. Хәзер «минем бу хакта 2 ел шәрехләгәнем юк» дип алдаша. Шуңа да аның бөтен гаепне Камиләнең әнисенә, үзенә аударып калдырганына, хәзер инде адвокатлар турында сөйләгән сүзләренә бик үк ышаныч та юк.

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Өстәвенә, тренерларның берсе – хореография өчен җаваплы Даниил Глейхенгауз – үзенең сорау алуларда катнашуын әйтте. Аннан сораганнар, ә төп тренердан сорамаганнармени? Тутберидзе «вакыт юк» дип аклана, ә үзе реалити-шоуларда катнаша. Нәрсә мөһимрәк – бу судмы, әллә реалити-шоумы? Тутберидзеның бер гаепне дә үзенә алмавын, кызның спорт карьерасын сындыруда үзен гаепле тоймавын башкалар да тәнкыйтьләп чыкты. Мисалга: Олимпия чемпионкасы, депутат Светлана Журова, Яна Рудковскаялар.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та, бу эшнең сәясиләштерелгән булуын таныган хәлдә, «үзебездә дә гаеп бар» диде. Акыллы кеше чишү юлын табар, зирәк кеше андый хәлдә калмый, диләр. Камилә яшь, тренерлары, функционерлары, табиблары бар, алар уйларга тиеш иде. Киләчәктә мондый әйберләр Камилә белән генә түгел, бүтән спортчылар белән дә булмасын өчен, алар уйланырга тиеш.

Этери Тутберидзе «мин гаепле» дип атылып үләргә дә тиеш түгел, анысы, әмма бу вакыйгадан үзен читләштереп тотуы һәм бөтен гаепне спортчы кызга аударырга тырышуы бер дә бизәми. Гомумән, бу тренерның гадәте шундый – нәтиҗәләр түбәнәйсә, ул спортчыларны юанаюда гаепли, егылсалар да – үзләре гаепле. Аның тискәре характеры турында, спортчыларны кимсетүе турында инде билгеле.

Дөрес, Тутберидзе гаепне үзенә алмаячагы билгеле – тыелган матдәләрне үсмер кызга бирүдә үзен гаепле таныса, аңа карата җинаять эше ачарга тиешләр. Күрәсең, шуңа күрә тренер «күрмәдем-белмәдем» позициясен сайлаган. Белмәгәннең башы авыртмый. Шуңа да ул дөнья шаулатып узган суд утырышлары турында дөм хәбәрдар да булмавын әйтә.

Камиләне спорттан читләштерделәр, алган медальләрен юкка чыгардылар, үсмер кызны төрлечә таладылар. Аның дусты, әнисе, туганы булырга тиешле, Россия спортында соңгы кеше булмаган тренерның өлешчә дә гаепне үзенә алмыйча, бөтен гаепне кемнәргәдер аударып утырып үзен акларга тырышуы теге тешләп ташланган алмаларны искә төшерә.

Тутберидзены тәнкыйтьлиләр, әмма кыямәт мәчесе кебек ябышмыйлар – чөнки моңа кадәр аның допинг скандалларына эләккәне булмады. Ул әзерләгән фигурачыларның нәтиҗәләрен беләбез – Алинә Заһитова, Юлия Липницкая. 2014, 2018 еллардагы Олимпия уеннарында фигурачыларны ул әзерләде, яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ул – яхшы тренердыр, сүз дә юк, әмма кешелеклелек дигән әйбер юк инде монда. Бу вакыйгаларда гаепне бер Камилә өстенә – ул вакытта 15 яшьлек булган, «сүз тыңламый торган» үсмер кызга гына аударып калдырмакчы.

Тутберидзе өчен спортчылар – материал, бу – конвейер. Камилә югалды, икенче кызга тотынырга була.

Зур спорт һәм допинглар: химия сугышы

Зур спортта допинг кулланыла. Допинг – җыелма сүз: бу – кешегә көч-куәт бирә торган дарулар дияргә була. Моның шулай икәнен аңлар өчен, элекке спортчыларның һәм хәзерге спортчыларның казанышларын чагыштырырга мөмкин. Елдан-ел яңа рекордлар ясала икән, бу – кешенең куәтләнүе исәбенә генә түгел, менә шушы препаратларны куллану исәбенә.

Гомумән, зур спортта допинг кулланыла. Бары тик шул гына – берәр препаратны кулланалар, аның нәтиҗәләр бирә икәнен күргәч, допинг дип таныйлар, һәм ул тыела.

Россиядәге зур спорт чиновниклары: «Юк! Без кулланмыйбыз бернинди допинг!» – дип инкяр итә, шул ук вакытта, рәхәтләнеп, интервьюларында шул хакта сөйлиләр. Мәсәлән, Россия фигуристларын әзерләгән табиб 2015 елга кадәр ксенон кулланылганын ТАССка интервьюсында сөйләде. «Почему запретили, на ваш взгляд?» – дигән сорауга ул: «Думаю, в первую очередь поскольку это – российский продукт, мы дальше всех продвинулись в этой работе, и это было для нас приоритетным направлением», – дип җавап бирә.

Ягъни, зур спорт – спортчыларның ярышы гына түгел, химия сәнәгате казанышлары да дияргә була. Кайсы илдә химия алга киткән, шулар алга бара, аннары, шул препаратны тыялар – яңа препарат уйлап табасы. Ә Олимпия уеннарын оештыручылар өчен бу – шулай ук илләрнең урыннарын билгеләү өчен корал: кайсы илнең нинди препарат куллануыннан чыгып, шуларны тыярга, допинг исемлегенә кертергә, яки кертмичә, күз йомарга була. Шулай итеп, берәр илне җиңдерергә, берәрсен төшереп калдырырга мөмкин. Монысы инде – сәясәт.

Мәсәлән, 2016 елда Россия спортчыларына бәйле «мельдоний» гаугасы булды. АКШтагы узачак чемпионат алдыннан гына мельдоний препаратын Халыкара допингка каршы агентлык (WADA) тыелганнар исемлегенә кертте. Россиянең юниорлар җыелма командасы тулы составы (!) белән алыштырылды. Бу бит инде – яшүсмерләр барысы да бу препаратны кулланган дигән сүз. Ә кайсыдыр спортчылар инде мельдоний белән эләкте дә. Бу исә «Россия спортчылары допинг исәбенә генә җиңә» дип тавыш чыгарыр өчен сәбәп булды. Мельдоний – Советлар Союзы вакытында Органик синтез институтында уйлап табылган, кислородны үзләштерүне яхшырта торган дару. Шул ук вакытта WADA башка илнең спортчылары кулланган даруны допинг дип танымаска була, алар үз көчләре белән генә җиңгән рәвешле булып чыга.

Камилә Вәлиеваның табибы аның БАДлар – L-карнитин, гипоксен дигән препаратлар кулланганын әйтте. «Камила пила L-карнитин, гипоксен, но и по ним нет никаких исследований. По мне, это только лишняя химическая нагрузка на организм», – дигән Олимпия уеннарындагы Россия фигуралы шуучыларның табибы Филипп Шветский бер интервьюсында. Болар – тыелган препаратлар түгел, әмма бу препаратлар кайчан да булса тыелганнар исемлегенә керергә мөмкин, һәм алар допинг дип санала башлый.

Олимпия уеннары – химиклар ярышы дияргә була. Кешенең организмы гына чыдасын! Хәер, зур спортта нәтиҗә биргән спортчы гына күз угында, аннан соң ул нишләячәк – анысы инде аның шәхси проблемасы.

«Кулланган, кулланмаган, теге дару эчкән, моны эчмәгән...» – мондый гаепләүләр алга таба да булачак.

Иң дөрес ысул – бернинди дару да эчмәү, билгеле, әмма бүгенге спортта бу һич кенә дә мөмкин түгелдер инде.

«Химия сугышы» мисалларының берсе – американка, спорт гимнастикасы буенча чемпионка Симона Байлзны атыйлар. Ул 24 тапкыр чемпионатларда җиңеп, дөнья рекордсменкасы булды. «Молодец кыз» дип әйтергә бер генә әйбер комачаулый – 2016 елда хакерлар төркеме аның анализларында допинг булганлыгын һәм моның Халыкара допинг агентлыгына да мәгълүм булганлыгын ачыклый. Ул метилфенидат дигән психотроп матдә кулланган икән. Күп илләрдә бу наркотик санала, аны куллану – җинаять. Ә Симона Байлзга бу препаратны куллану «дәва максатыннан» рөхсәт ителгән, имеш. 2021 елда Токио бу препаратны илгә кертергә рөхсәт итми. Симона Байлз беренче чыгышында бик начар күрсәткечләр күрсәтә, препаратсыз калган ярышларда чыгыш ясый алмаячагын аңлап, калганнарыннан баш тарта.

«Химия сугышы» димичә, ни дисең инде?

Симона Байлз

Фото: © Рейтер

Сәясәт

Камилә Вәлиева тарихында сәясәт барлыгы ачык күренеп ята. Россия җыелма командасы 1нче урын алды, 2нче урында – АКШ командасы. Россия командасының җиңүе тартып алынгач, алтын медаль АКШка бирелде. Россия исә иң көчле фигуристкасын югалтты. Кем отты?

Спорт өчен көрәш рингта гына түгел, сәяси яссылыкта да ята. «Спорт элек сәясәттән читтә иде!» – диючеләр бар. Юк инде, кая сәясәттән читтә булсын спорт. Элек тә шулай булган инде ул. Хәзер исә ачыктан-ачык көчле каршылык барган заманда ничек инде спорт кына чиста кала алсын, ди? Шуңа җавап итеп, Россия БРИКС илләре спорт уеннары оештыра бит инде.

Допинглы уеннар

Чын дөресен генә әйткәндә, бу допинг гаугалары бөтен халыкны гарык итте бугай. Шуңадыр инде, АКШ миллиардеры 2025 елда PayPal Питер Тиль («Forbes» аның $6,2 млрд акчасы бар дип саный) рәсми рәвештә допинглар кулланырга яраклы Олимпиада уздырмакчы була. Теләсәң никадәр химия тондыр – рөхсәт.

Бер караганда, бу – хәтта гаделрәк тә кебек тоела әле. Монда бөтен кешегә дә дару эчәргә рөхсәт булачак – теләсә никадәр агула организмыңны! Әмма бит гадәти уеннарда кемгәдер ярый, кемгәдер ярамый булса, монда бөтен кешегә дә ярый.

Камилә

Бу тарихта иң авыр хәлдә калганы – Камилә. Кызны талкыдылар, таладылар, гаепле ясап калдырдылар. Хәзер исә иң көчле чагында спорттан читләштерделәр. Дөрес, аның бик күп, бик күп теләктәшләре бар, шунысы сөендерә. Мин, спорт түрәләре бөтенесе дә бик кырыс кылангандыр, димим, алар арасында да төрлесе булгандыр. Әмма зур спорт дөньясына кергән кеше (үзе, якыннары) белеп торырга тиеш – анда чиста спорт кына түгел. Әле түбән генә дәрәҗәдә дә никадәр интригалар була (спортта гына түгел, башка өлкәләрдә дә), ә дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларда нигә булмасын? Кызны шушы әйбердән саклый алмаган функционерлар бик начар эшләде. Шуңа да монда океан артындагы Американы гына түгел, кызны саклый алмаган тренерын, җитәкчеләрне дә сүгәргә кирәк.

Спорт ул – сәламәтлек, әмма зур спорт – сәламәтлек түгел. Зур спортка кергән кешенең бер генә мөмкинлеге бар – зур нәтиҗәләргә ирешү, ирешә алмаса, аның өчен бу тормышы юкка чыгуга тиң. Алар бит мәктәптә дә рәтләп укый алмый, аларның кеше шикелле балачагы да, үсмер чагы да булмый. «Тегене ашама, бу ярамый» дигән кысаларда узган тормыш, тренерларның даими каһәрләүләре, актив чыгышлар ясаганда халык тарафыннан зур игътибар һәм шуңа ияләшеп беткәч кенә игътибарның сүрелүе – моны күтәрер өчен җен сәламәтлеге һәм психик ныклык кирәк. Монда нинди сәламәтлек булсын.

Һәм болар барысы да нәрсә өчен диген? Ахыр нәтиҗә нинди? Кешенең шәхсән бәхете өчен бу нәрсә бирә? Үсмер чактан әллә нинди препаратлар эчү, көн-төн тренировкалар, яшьтәшләре белән кеше кебек аралаша алмау, тренерлар тарафыннан даими сүгелеп тору – нинди нәтиҗә өчен?

Башка юнәлешләр белән чагыштырырга да була. Кайчандыр кешеләр бары тик үз тавышлары белән генә җырлаган, инструменталь ансамбль музыкасы гына кулланган. Хәзер замана казанышлары кулланыла – җырчылар физик мөмкинлекләрен генә түгел, технология куллана. Шундый заман җитәр, ул җитеп тә бара инде – әсәрләрне дә кеше түгел, ясалма фәһем яза башлар, мөгаен.

Камиләгә килгәндә, русның «нет худа без добра» дигән мәкале бар. Минемчә, шушы популярлыкны уңай якка да борып булыр иде шикелле сыман кебек тоелып киткәли күк. Менә ул хәзер 4 ел читкә тибәрелгән. Аңа спортта чыгыш ясарга ярамый икән, ул башка юнәлешкә кереп китә алыр иде – әйтик, сәхнә, биюме анда, башкасымы... Матур, сылу, гөнаһсыз йөзле кыз бала шушы популярлыгыннан файдаланып, спортта түгел, башка юнәлештә зур популярлык казаныр алыр иде кебек. Әмма, әмма, әмма… Аны спорттан да җибәрмәсләр, спортка да кертмәсләр кебек тоела.

Минемчә, аны спорттан йолкып алып, башка юнәлешкә кертсәләр, ул зур популярлык казанып, үзен таба алыр иде. Бу адвокатлары белән аның акланачагына мин һич кенә дә ышанмыйм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 февраль 2024
    Исемсез
    Рэхмэт сезгэ шушылай дорес итеп анлатып язуыгызга Мин гади кешенен кунелендэ ничек шуны яздыгыз да куйдыгыз.Шушы язуны коткэн идем.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100