Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиевага бик кырыс җәза бирелде: 4 елга дисквалификация, медальләрдән мәхрүм итү

news_top_970_100
Камилә Вәлиевага бик кырыс җәза бирелде: 4 елга дисквалификация, медальләрдән мәхрүм итү
Фото: Владимир Васильев / tatar-inform.ru

Спорт арбитраж суды (CAS), 2 ел барган утырышлардан соң, Камилә Вәлиевага бик кырыс җәза чыгарды. Спортта тыелган маддәләр – допинг кагыйдәләрен бозуда гаепләп, 4 елга дисквалификация, ягъни ярышлардан читләштерү турында карар кабул ителде.

4 ел 2021 елның 25 декабреннән исәпләнә. Камиләнең шушы вакыттан – 2021 елның 25 декабреннән хәзергә кадәр алган барлык нәтиҗәләре һәм җиңүләре юкка чыгарыла. Шулай итеп, Камилә Вәлиеваның Европа чемпионатында 2022 елда алган алтын медале Анна Щербаковага бирелә.

2022 елда Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарында катнашты. 4-7 февральдә команда уеннары узды, аның нәтиҗәләре буенча Камилә Вәлиева һәм башка спортчылар катнашкан команда 1нче урын алды. 2нче урында АКШ командасы иде. Башка вакытлардан аермалы буларак, спортчыларга шушы көнне медальләр тапшырылмады. 9 февральдә «Камилә Вәлиевада допинг табылган» дигән хәбәр чыкты. «Допинг гаугасы» башланды. Халыкара допинг-тест агентлыгы 2021 елның 25 декабрендә – Камилә Вәлиева Россия чемпионатын отканнан соң спортчыдан анализ алганын хәбәр итте. Һәм шушы анализларда нәкъ менә Олимпия уеннары вакытында тыелган маддә – «триметазидин» табылган, диелде. Әмма «допинг табылган» дигән шик булуга карамастан, Камилә Вәлиевага Олимпия уеннарында катнашып бетерү рөхсәт ителде.

«Триметазидин» препаратын куллану ярышлар вакытында да, ярышлар булмаганда да тыела. Камилә Вәлиева юристлары, кызга бу препарат әтисе сыйлаган баллы ризыклар аша эләккән, дип дәлилләргә тели. Юристлар әйтүенчә, Камиләнең бабасы бу препаратны кулланган, һәм ул, десерт белән, ялгыш аның оныгына эләккән булырга мөмкин.

Россия юристлары шуңа да җәзаның кырыс булмавын, дисквалификация кертелмәвен сораган. Әмма СAS судьялары бу дәлилне кабул итмәгән булып чыкты.

Олимпия уеннары буенча карарны Халыкара Олимпия комитеты кабул итә. Нәтиҗәдә бөтен команда – Марк Кондратюк, Анастасия Мишина, Александр Галлямов, Никита Кацалапов, Виктория Синицынаның да медальләрсез калуы бар.

«Советский спорт» язуынча, бу җәза – мөмкин булган җәзалар арасында иң кырысы. Бу карарны Швейцариянең апелляция судына бирергә мөмкин. Әмма газета «Камилә Вәлиевага апелляция аша нидер исбатлау шансы бик түбән» дип яза.

«Советский спорт» фаразы буенча, юристларга АКШ басым ясаган, бу турнирда 2нче урын алу сәбәпле, Камилә Вәлиеваның алтын йолдызын үзенә алырга теләгән.

«Бу карарга АКШ президенты Джо Байден һәм Томас Бах йогынты ясады. Аларны бу карарда гаепләп була. Ахмаклык, сәясәттән башка берни дә юк. Бу – бер дә гадел түгел. Бары тик әйтергә ярамый торган начар сүзләр генә телгә килә. Чын спортсменка белән алай кыланырга ярамый. Бу безнең илебезне яратмый. Кайгы, кайгы, кайгы», – дигән «Советский спорт»ка Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев.

  • Камилә Валерьевна Вәлиева 2006 елда Казанда туган. 2022 елда команда уеннарында Олимпия чемпионы, 2020 елда юниорлар арасында дөнья чемпионы, юниорлар арасында Граин-при иясе. Россия спорт мастеры. Дөнья рекордлары иясе – фигуралы шууда «өчле аксель» һәм өч тапкыр рәттән «дүртле» сикергән спортчы.
  • «РИА Новости» берничә спортчының 4 елга дисквалификация алганнан соң кабат спортка кайтуын һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен яза һәм «№Камилә Вәлиеваның әле спорт киләчәге бар» дигән фикердә. Мәсәлән, АКШ атлеты Джастин Гэтлин, 4 елга дисквалификация алганнан соң, кире спортка кайтып, дөнья чемпионы булган, Олимпия уеннарында бронза һәм көмеш медальләр алган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100