
Бүген, 19 март көнне ,«Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае уза. Монда республиканың барлык районнарыннан дин әһелләре җыелды. Сайлаулар нәтиҗәсендә, Татарстан мөфтие итеп, дүртенче тапкыр Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнде. Ул Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнварында узган Пленумы карары белән бердәнбер кандидат итеп күрсәтелгән иде.
Диния нәзарәте корылтаенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ул мөфтинең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
«Илебез, республикабыз өчен тугры хезмәт куярсыз, дип ышанабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Камил хәзрәт Сәмигуллин 1985 елның 22 мартында Мари АССРның Звенигов районы Красногорский поселогында туган. 2003 елда Төньяк Кавказ ислам университетын (Махачкала) тәмамлаган, 2007 елда Истанбулда мәдрәсә, 2013 елда – КИУның шәригать факультетын, 2018 елда – Россия Ислам институтының Теология факультетын тәмамлаган.
2007-2008 елларда Төмән өлкәсенең Нижевартов районы Новоаганск шәһәр тибындагы поселогында имам булган. 2008 елда Казандагы «Тынычлык» мәчете имамы итеп сайлана.
2011 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкли. Фәнни эшләр буенча мөфти урынбасары булып эшли, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте улемнары советы әгъзасы, ТР баш казые киңәшчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Эксперт советы җитәкчесе була.
2013 елның 17 апреленнән – Татарстан мөфтие. 2016 елның июлендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры итеп сайлана.
Ислам фәннәре докторы. Коръән-хафиз. Традицион джиу-джитсу буенча спорт мастеры һәм 1 дан кара пояс иясе, Бразилия джиу-джитсу буенча көрән пояс иясе.
Өйләнгән, 4 бала атасы.