Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиеваның туганнары: «Камилә өчен бик борчылдык, ул алай шумый иде...»

Фигуралы шуу остасы, команда турнирында 2022 елгы Олимпия уеннары чемпионы Камилә Вәлиеваның әнисе ягыннан туганнары Саба районы Ике Басу Арташ авылында яши.

news_top_970_100
Камилә Вәлиеваның туганнары: «Камилә өчен бик борчылдык, ул алай шумый иде...»
Абдул Фархан

Камиләнең әбисе Гадения апа тумышы белән Ике Басу Арташтан. Төп йортта бүген Гадения апаның бертуган энесе Илдар Идрисов гаиләсе белән гомер кичерә. Без Илдар абыйның хәләл җефете Лилия ханым белән элемтәгә кердек.

Иң элек, Камиләнең әбисе Гаденияме, әллә Галия исемлеме дигән сорауга ачыклык керттек. Ни өчен дигәндә, безнең редакция Камиләнең бабасы Әнвәр абыйның туган якларына — Апас районы Тәүгелде авылына кайткач, анда Камиләнең әбисе Галия дип сөйлиләр. Баксаң, Апас якларына килен булып төшкәч, Гадения апага Галия дип дәшкәннәр икән. «Аның исеме Гадения, Апас ягында миңа Галия дип дәшәләр, дип әйтә торган иде шул ул», — диде Лилия Идрисова.

Камилә кечкенә чагында әнисе Алсу һәм әбисе Гадения белән Сабага еш кайтып йөргән. Мәскәүгә күченеп киткәч кенә кайтмый башлаганнар.

— Казанда торганда, гел кайтып йөрделәр. Камилә соңгы тапкыр безгә 2015 елда, минем кызымның туена кайткан иде. Аннары Камиләгә 7 яшь тирәсендә, фигуралы шуу белән җитдирәк шөгыльләнергә дип, Мәскәүгә киттеләр. Шуннан соң бүтән кайтканнары юк инде аларның.

Камиләнең әнисе белән аралашып торабыз. Кызым Гүзәл телефоннан сөйләшеп тора аның белән. Ә Гадения апа ел саен кайта, быел да кайтты. Ул Казанда үзе генә тора, — дип сөйләде Лилия ханым.

«Күңел кабул итми әле…»

Кичә Камиләнең уңышсыз чыгышыннан соң, шәхси ярышларда медальсез калуына да бик борчылып йөргән көннәре аларның. Ышанмаслык та түгел, ник дисәң, үземнең дә баштан чыкмый. Әллә ничек кенә күңелгә кереп оялады. Бигрәк якын, җылы, сөйкемле, үзебезнеке…әйтерсең, аны гомер буе белгән, әйтерсең, ул бөтен татарларның кызы, оныгы…

— Бик борчылдык Камилә өчен, әле дә иптәшем белән шуны сөйләшеп утыра идек. Ул андый бала түгел, алай итеп бөтенләй шуганы юк иде аның. Иптәшем әйтә, тугыз тапкыр рәттән җиңгән иде бит ул ярышларда, ди. Дөнья рекордын 270 балл белән куйган иде, ә монда 255 балл белән җиңделәр. Гарьләндерә бит инде, әле дә шуны сөйләшеп утырабыз. Һаман аңлап булмый әле, башка сыймый, күңел кабул итми. Бу фикер белән килешеп булмый, — дип белдерде Лилия Идрисова.

Ул Камиләне допинг куллануда нахакка гаеплиләр, дип саный. «Билгеле инде, дөрес әйбер түгел инде, яшь бит әле бигрәкләр дә», — дип өзгәләнде.

«Нәселебездә спортчылар бар»

Лилия ханым әйтүенчә, Камиләдән кала, нәселдә спортка хирыслар булган.

— Иптәшем биатлон белән шөгыльләнгән, беренче разрядлы спортчы булган, кызым Гүзәл дә җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат. Менә шул нәселдән күчкән инде аңа да, — дип уртаклашты.

Камиләнең туганнан туган апасы Гүзәл ханым үзе дә сеңлесе турында балачагына бәйле иң җылы хатирәләре белән бүлеште. (Гүзәл ханымның әтисе Илдар белән Камиләнең әбисе Гадения апа - бертуганнар).

- Камилә - исеме җисеменә туры килгән бала. Кечкенәдән бер борчуы булмады. Биш яшендә укый белә иде. Авылга кайткач, абзардагы бөтен хайванга исемнәр биреп бетерде. Үзе тиктормас. Дүрт яшеннән мина камыр ашарга ярамый, ату тазарам, дип әйтә иде. Бик үҗәт, тырыш, куйган максатына ирешмичә туктамый. Әлбәттә, әнисе бик тырышты. Акчасын да вакытын да җәлләмәде. Казанда ук фигуралы шууга, балетка, биюгә йөрде. Әнисе үз акчасына төрле төбәкләргә ярышларга йөртте һәм курыкмыйча, барысын ташлап, Камилә өчен Мәскәүгә үк күченеп китте, - дип сөйләде Гүзәл ханым.

Камилә кичергән шушы авырлыклар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамасын дип тә борчыла туганнары. Гүзәл ханым әйтүенчә, Камилә йөрәгенә шактый якын алган.

- Бер гаепсезгә пычракка батырдылар. Бала чиста. Аллаһка мәгълүм. Акча өчен бөтен алымнарга да әзер хәзер адәм баласы. Камилә өчен борчылам, психикасына гына бәрмәсен, - диде.

— Кичәге чыгышын карап, бер дә андый чыгыш көтмәгәч, кайгырдык инде. Камиләгә төшкән сынаудыр инде бу, нәрсә дип әйтергә дә белмибез инде. Без кечкенә кешеләр бит инде, бик аңлап та бетермәскә мөмкинбез. Иң мөһиме, чирләп калмасын дип борчылабыз.

Юри егылган дип әйтүчеләр дә бар. Без дә белмибез инде, ничек булгандыр.

Гадения апа белән кичә иптәшем сөйләшеп алган иде, ул да нәрсә дип әйтергә дә белми, телевизор, телефоннар карый да алмыйм дип әйтә инде, бик борчылган, — дип сөйләде Лилия ханым.

Ул Камиләнең кечкенәдән нык холыклы булганын искәртте.

— Көчле рухлы, әкәмәт тырыш кыз иде. Үз максатына ирешә торган булды кечкенәдән, гел хәрәкәттә. Безгә кайтып йөргәндә дә, шул тимераякларын сөйли иде. 4-5 яшьлек вакытта ук, безне утырта иде дә, телевизор каршында шуның элементларын ясый иде. Мостикларга төшә, шпагатларга утыра, сальтолар да ясап күрсәтә иде, — дип искә алды.

Кем белә, ярышлардан соң ял итәргә дип Казанга кайтсалар, Камиләнең әнисе белән Сабага да кайтып килүе ихтимал.

— Әле соңгы елларда Мәскәүдән Казанга да бик кайта алмадылар, тыгыз булды бит, Камилә ул җәй көннәрендә дә тренировкаларга йөрде. Буш вакыты бик булмады инде аның. Бераз тынычлангач, Казанга кайтсалар, безгә дә кайтырлар иде инде, бәлки, алдагысын белеп булмый, — диде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100