Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева Олимпиададан соң хис-кичерешләре белән уртаклаша

Кытайның Пекин шәһәрендә узган 2022 елгы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда ярышларында катнашып, чемпион булган, шәхси ярышларда дүртенче урынга чыккан, допинг белән бәйле җәнҗал аркасында күп сынаулар, басым кичергән Камилә Вәлиева Олимпия уеннарыннан соң Инстаграм аккаунтында беренче постын урнаштырган.

news_top_970_100
Камилә Вәлиева Олимпиададан соң хис-кичерешләре белән уртаклаша
Абдул Фархан

«Минем беренче Олимпиадам, ниһаять, тәмамланды. Спортчы вакыйгасында шушы мөһим вакыйгага әзерләп китереп җиткергән тренерларыма — Этери Георгиевнага, Сергей Викторовичка, Даниил Марковичка рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез үз эшегезнең осталары! Сез шуарга гына өйрәтеп калмыйсыз, үз-үзеңне җиңә белергә дә өйрәтәсез. Ә бу спортта гына түгел, тормышта да булыша. Сезнең белән янәшә булганда, мин үземне якланган һәм теләсә нинди сынауларны узарга сәләтле итеп хис итәм. Миңа көчле булып калырга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт!» — дип язган Камилә Вәлиева.

Җырчы Алинә Сафиуллина: «Камилә, син молодец! Тагын да зур үрләр яулавыңны күрербез, Алла бирса» дип комментарий калдырган. Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Матурым, рада за тебя, молодец, правильно все делаешь» дип хуплаган.

«Халык күңелен алдап булмый, алар иң талантлысы һәм көчлесе кем икәнен күрә», «Син безнең йөрәкләрнең Олимпия чемпионкасы», «Камилә, барысы да яхшы булыр, син безнең яраткан йолдызыбыз», «Камилә, син иң шәп фигуристка», «Ходай бирер, бу соңгы олимпиадагыз булмас әле», «Камилә, бар кеше дә синең чыгышларыңны карады. Киләчәктә уңышлар! Казахстан синең белән!» кебек комментарийлар калдырганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100