Камил Тукаев: "Татарларның темпераменты итальяннарныкы кебек - юл аша кычкырышып сөйләшәләр"
Татарстанда театраль лабораторияләре хәрәкәтенең “атасы” Нияз Игъламов кураторлыгында Буа театры кысаларында “Буа талиясе” театраль лаборатория һәм “Буа: диалог киңлегендә” халыкара фестивале үткәрелә.
Август аенда Буа театры базасында “Буа талиясе” театраль лабораториясе үтте. Казанда футбол чемпионаты булса да, WorldSkills ачылса да, хәтта сабантуй артистлар сабантуе (!) булуга карамастан, лаборатория барыбер үтмичә калмый.
Театраль лаборатория – берничә көн эчендә режиссер белән артистларның берләшеп театраль продукт эскизы әзерләве. Эскиз күрсәтелеп, төрле фикерләр ишетелгәннән соң, театр җитәкчелеге хәл итә – үстерергәме бу эскизны һәм әллә онытыргамы?
Өченче ел үткәрелеп килүче “Буа талиясе” театраль лабораториянең максатларын мин болайрак аңлыйм.
Беренчедән, Буа театры Россиянең театраль пространствосына керә. Ягъни, бүгенге көндә Россиядә театрда тормыш кайнавын күрсәткән ике юнәлеш бар – театраль лабораторияләр һәм театр фестивале. Театраль лаборатория узган шәһәрләр Россиянең театраль җәмгатьчелеге тарафыннан алга киткән театраль шәһәр дип санала. Бәлки, Буада яшәүче Хөббениса (исем шартлы алынды) түтәй бары тик Тямаев гастрольгә килгәч кенә театр ишеген ачып кергәндер һәм шәһәрдә андый түтәйләр әле бик күптер. Әмма безнең анда эшебез юк: театраль лаборатория белән фестиваль уза икән – димәк, Буа – театраль шәһәр. Бетте-китте!
Икенчедән, лаборатория беренче чиратта артистларны һәм режиссерларны гына түгел, театрны һәм театраль тамашачыны бер селкетеп алу өчен уйлап табылса да, бер нәрсәне дә әрәм-шәрәм итергә яратмаган татарлар аны театрның репертуарын баету өчен кулланалар. Ягъни, татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит. Буа театры татарның шушы сыйфатына таянып эш итә – башта спектакльне уйнап карый, аннары экспертлар сүзен ишетеп, журналистлар һәм тамашачы реакциясен күреп, спектакльне куеп бетерергә режиссерны чакыра. Кыскасы, Буа театры “капчыктагы мәчеләр” белән эш итми.
Буа театрынең репертуарында эскизлар аша үсеп чыккан спектакль байтак:
- Егор Чернышовның Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган “Абага”сы,
- алдарак телгә алынган – “Концлагерьчылар” – Чаллы егете Тимур Кулов спектакле,
- Гогольнең “Женитьба”сы буенча Антон Безъязыков куелышында “Брак” комедиясе,
- Максим Курочкинның "Сөеш, көмешкә һәм шайтан тартмасы" комедиясе.
Валерий Шергин пьесасы буенча куелган “Концлагерьчылар”спектакле “Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг битенә керде.
“Абага” спектакле фестивальдән фестивальгә йөри башлады. Май азагында гына “Радуга” халыкара фестиваленнән кайтты.
Буада лаборатория оештырылуның өченче стратегик сәбәбе дә бар. Анысы турында – соңрак.
“Буа талиясе” театр лабораториясендә быел дүрт эскиз әзерләнде. Болар:
- Александр Вампиловның “Старший сын” комедиясе;
- А.П.Чеховның “Тәкъдим” комедиясе;
- Эжен Ионесконың “Лысая певица” абсурд комедиясе;
- Кәрим Тинчуринның “Американ” сатирик комедиясе.
Күренгәнчә, сайланган пьесалар барысы да комедия жанрында.
Режиссерлар итеп Алессандра Джунтини, Александр Огарев, Баатр Колаев һәм Камил Тукаев чакырылган.
Җиңелчә акцент белән русча сөйләшә торган итальян режиссеры Алессандра Джунтини Вампилов пьесасы геройларын вербатим аша ачырга тырышкан. Ягъни, сәхнәдә тамаша башланыр алдыннан һәр герой, режиссер сорауларына җавап биреп, үзенең кемлеген аңлата һәм тормыш фәлсәфәсе сата. Аннары әсәрнең бер өлеше сәхнәләштерелгән.
Мәскәү тәнкыйтьчеләре арасында бу алымны кискен тәнкыйтьләүчеләр булса да, Буа тамашачысы мондый спектакльне яратыр иде дип фаразлыйм. Кемнең кем икәне һәм ни уйлаганы баштан ук аңлашыла – уңайлы.
Баатр, безнеңчә Батыр, батыраеп алынган. Башта пьесаны коры сөяккә калганчы чистарткан да, вакыт һәм урын үзенчәлекләрен онытып, шул геройлар белән үз әсәрен куйган. Бу без белмәгән “Американ” иде. Әмма беләсе килгән “Американ”.