Мөфти Рөстәм Миңнехановка Диния нәзарәте әзерләгән «тәгәрмәчле мәчет»ләрне күрсәтте

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең IX корылтае узды. Корылтай эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың төрле районнарыннан 1520 имам катнашты.
Корылтай кысаларында Диния Нәзарәте казанышлары күргәзмәсен тәкъдим итте. Монда Татарстан мөселманнары тарафыннан хәрбиләргә күрсәтелгән ярдәм үрнәкләре дә урын алган. Экспозиция белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты, Камил хәзрәт Рәискә махсус эшләнелгән «тәгәрмәчле мәчет»ләрне күрсәтте.
«Тәгәрмәчле мәчет»ләр – ике «УАЗ» автомобиле, алар «Каһарман» хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчаларга сатып алынган һәм махсус җиһазландырылган.
Автомобильләрнең салоннары эчендә намаз уку һәм рухи әңгәмәләр алып бару өчен уңайлыклар тудырылган: идән, стеналар һәм түшәм су үтмәслек, тавыш кермәслек һәм җылылык сакларлык итеп эшләнгән. Идәннәре тигезләндерелгән һәм келәм җәелгән. Салоннар, юу җиңел булсын өчен, ясалма күн белән тышланган, михраб һәм шәмаилләр белән бизәлгән, утырып тору һәм әйберләрне саклау өчен тартмалар куелган, шулай ук китап киштәләре бар.
Полк имамнарының үтенечен истә тотып, мобиль мәчетләргә кондиционерлар, РЭБ чаралары куелган һәм кыйбланы билгеләү өчен компас урнаштырылган, кечкенә китапханәдә дини китаплар урын алган.
Дини бурычлардан тыш, автомобильләр хәрби частьләр арасында йөрү һәм яралыларны йөртү, даруларны һәм азык-төлек әйберләрен ташу өчен файдаланылачак.