Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Сугыш башланса, илне унисекс джинслы малайлар саклармы?»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Батыр» образының юкка чыгуына борчылуын һәм мөселманнарның көрәшкә ихтыяҗы барлыгын белдерде.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Сугыш башланса, илне унисекс джинслы малайлар саклармы?»
Архив

23 май халыкара көрәш көне буларак билгеләнеп үтелә. 22 май көнне исә Казанда көрәшнең грэпплинг төре буенча Изге Рамазан ае кубогы узды. Турнирга багышланган матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам динендә көрәш зур урынны алып торуы һәм халыкка «батыр» образын кире кайтарырга кирәклеге турында сөйләде. 

— Һәрберебез өчен көрәш — ул тормышның бер өлеше. Һәрберебез көрәшче. Безнең динебез кешене көрәш белән шөгыльләнергә өнди. Данлыклы имам Ас-Суютиның «Әл Мусаара лә Мусаара» исемле китабы бар. Сүзен сүзгә тәрҗемә иткәндә ул — «көрәшкә ашкыну» дигәнне аңлата. Ягъни, көрәш белән шөгыльләнергә ашыгыгыз. Китапта Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышыннан унсигез хәдис китерелә. Китап көрәш белән шөгыльләнергә этәрә, көрәшнең мөһимлеге турында сөйли.

Күпләр: «Сез бит дин әһелләре, сез намаз укыйсыз, әмма көрәш белән дә шөгыльләнәсез. Бу төшенчәләр туры килми бит», — дип әйтә. Без, киресенчә, көрәшнең динебезнең бер өлеше булуын исбатларга тиеш. Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә көчлеләрне көчсезләргә караганда күбрәк ярата. Биредә сүз рухи як турында гына түгел, күбрәк физик көч турында бара.

Татарстан джиу-джитсу федерациясе президенты Айдар Дамир улы үзенең 14 яшьлек укучысы белән булган бер вакыйганы сөйләгән иде. Бу хәл автобуста, малай тренировкадан өенә кайтып барганда була. Шунда исерек ир бер кызга бәйләнә башлый. Автобуста утырган башка пассажирлар моңа игътибар да бирмиләр, дөресрәге, күрмәмешкә сабышалар. Һәм шушы бала гына кыз кешене яклап чыга. Аның ачулы карашын, сугышырга әзер булуын күреп, исерек ир конфликтны дәвам итми. Чөнки көрәшче кеше тормышның төрле авырлыкларын башкача чишә. Чөнки ул натурасы буенча сугышчы, көрәшче.

Безгә көрәшчеләр тәрбияләргә кирәк, бигрәк тә безнең татар халкы өчен. 

Бездә «батыр» сүзе бар, тик батыр образы гына калмады. Батыр ничек киенергә тиеш? Татар кылычы нинди булган? Җәяле ук белән ничек атканнар? Кайда безнең хәрби традицияләребез, арабызда батырлар кайда безнең? Аллаһ Сакласын, әгәр дә иртәгә сугыш башланса, безне кемнәр яклаячак? Унисекс джинсы кигән малайлармы? Кайда безнең батырларыбыз? Аларны тәрбияләргә кирәк. Алар келәмдә, көрәш келәмендә тәрбияләнә. Безгә намус һәм дәрәҗә төшенчәләрен белгән, көчсезләрне якларлык батырлар тәрбияләргә кирәк, — дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100