Камчаткасы да өркетми безнең татарны (Сәлия Гарифуллина)
Яше сиксәнгә якынлашса да, куркып тормаган очраклы танышым. Җир читеннән туганнарын күрергә кайтып төшкән апабыз…
Кайчандыр әти-әниләре белән туган якларыннан ерак Казахстанга юлланган ул. «Адәм баласын шул кеп-кечкенә тамак дигәнең кай тарафларга йөртми», - ди иде әнкәем. Дөресе шул. Авыр сугыш елларыннан соң якташларыбыз, яхшы тормыш эзләп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга барып урнашкан.
Кайсыдыр, шактый тырыша-тырмаша торгач, әйбәт кенә яши башлаган. Бәгъзеләре, киресенчә, упкынга, төпкелгә тәгәрәгән. Галия ханым — беренчеләреннән. Матур гына гаилә корып, яхшы хезмәт итеп, балалар үстереп гомер кичерә ул. Барысы да үтә гадәти.
Әмма салмак кына яшәеш агышын кисәк килеп туган хәл үзгәртеп җибәрә. Сабыйлары каты авырый башлый. Климат алыштырырга кирәк, ди табиблар. Күрше республикага күченеп карыйлар. Файдасыз. Туган якка юлланалар. Юк, булмаса булмый икән… Нишләргә?
«Аптырагач-йөдәгәч, географик карта каршына бастым да, күзләрне йомган килеш бармак белән төрттем. Ни булса да булыр, мин әйтәм. Карасам, Камчаткага „барып төшкәнмен“! Язмыштыр, дип кабул иттем. Якыннарым килеште минем белән. Хәер, сүз балаң сәламәтлеге турында барганда, кайда инде ул икеләнү. Шул рәвешле чыгып киттек гомердә күрмәгән якларга».
Бигрәкләр дә тәвәккәл, кыю, батыр булган икән әңгәмәдәшем. Ходай баласына көче җиткәнчә авырлык бирә, диюләре хактыр. Ни гаҗәп, Камчатка табигате килешә сабыйларга. Савыгалар, ныгып китәләр. Тормыш үз җаена керә. Һөнәре дә нинди булган ич әле Галия апаның — геолог! Хатын-кызга бик хас та түгел сыман. Әмма холкына туры килә. Кыенлыклар алдында баш имәү, оптимизм рухы, җитезлек-өлгерлек кебек сыйфатлары да ярдәм итми калмагандыр.
Язмыш яңадан-яңа сынаулар белән «бүләкли» аны. Тормыш юлдашы вафатыннан соң, ханым туган якка кайтып төпләнергә ниятли. Ул-кызлар инде үз куышын булдырган. Тыныч кына гомер кичерергә вакыттыр… Фатирын сатып, олы кызын ерак сәфәргә озата ана. Гөнаһ шомлыгына каршы, юлда угрылар бар акчаны «үзләштерә».
Мондый очракта сез ни кылыр идегез, дусларым? Уйларга да куркыныч, шулай бит. Әңгәмәдәшем исә бөгелеп төшми. «Ярар, буласы булган. Тазалык кирәк, калганы табылыр», — дип нокта куя хәтәр хәлләргә. Пенсиядә булса да, ике урында эшли, күңелсез, тискәре уйларны куарга тырыша. Үзалдына яңа фатир булдыру максатын куя. Ниятенә ирешә, җәмәгать. Өч ел дигәндә үз тупсасын атлап керә.
«Бер кызып киткәч», дигәндерме, җитмеш өч яшенә кадәр хезмәт «постын» ташламый әле ул. Ерак Көнчыгыш төбәгенә тәмам ияләшкәнгәдер, башка җирдә яшәүне күзаллый да алмый. Балаларыннан аерылып та китәсе килмидер, әлбәттә. Балыкка йөрергә ярата. Чит илләргә сәяхәткә баргалый. Туганнары янына кайтып килергә дә форсат таба.
Быел да ялгызы гына юлга чыккан. Шактый вакыт сарыф итеп, төрле «мәрәкәләр”гә тарый-тарый, ниһаять, туган тиешлесен кочу бәхетенә ирешкән. Билгеле, сиксәнгә таба атлаучы ханымның сәламәтлеге әллә ни мактанырлык түгел, пластик операцияләр ясатып маташырга да уена кереп чыкмый. Ничек бар, шулай кабул итә үзен. Тормышыннан канәгать, бәхетле кешеләргә хас булганча, диюем.
«Чирләр бар инде ул, нишләп булмасын. Артыгын кыланмыйча, көне-төне корсагың күпкәнче ашап-эчеп ятмасаң, авыру белән «килешеп» яшәргә мөмкин. Чын әйтәм!” – ди Камчатка кунагы. Их, яратам шундый оптимист кешеләрне! Андыйлар барында, безнең халык җиңелмәс, илебезне басып алырга хыял йөрткән теләсә нинди килмешәк җаннарга буйсынмас. Милләтебез дә югалмас, Аллаһы боерса. Татар барда хәтәр бар, диләрме әле? Булсын. Безнекеләр һичкайда югалмас: көньякта да, төньякта да, хәтта ки галәм киңлекләрендә дә. Иманым камил.
«Камчатка апа» сөйләгәннәрдән.
Урман җир булгач, төрле хәлгә тарый халык. Берара, атарга рөхсәт бирелмәгәч, аюлар ишәеп киткән. Бөтенләй адәм балаларыннан өрекми, үзләрен чын хуҗаларча тоя башлаганнар. Ачулары яман, үзләре ач булса, кешегә ташланырга да мөмкиннәр. Ә болай очрашудан качарга омтылалар. Кеше-мазар исе шәйләнүгә үк, читкә сыпырту ягын карыйлар.
Кайчак кызык-мызык хәлләр дә булгалый. Шулай бервакыт якын авылдан бер ханым чыбык-чабык җыярга бара. Аягы таеп китеп, кыя өстеннән аска егылып төшә. Гөнаһ шомлыгына каршы, тәмләп «черем итеп» яткан аю бабайның нәкъ өстенә барып төшмәсенме! Куркуыннан ханым аңын югалта. Ә исенә килсә…
Аюыбыз җан тәслим кылган! Теге хатыннан куркуы шул хәтле көчле булып чыккан, җәмәгать.
Янә дә шундый очрак. Ирле-хатынлы урманга җиләккә барганнар. Ханым бик тә начар күрә икән. Берзаман теге ир тыныч кына «хыялга бирелеп» яткан аю өстенә үк килеп чыккан. Билгеле, аю бичара ирне куа киткән. Хатын исә бирни белми-сизми җиләк җыю белән мәшгуль, ди. Башта моның янәшәсеннән шыбыр тиргә баткан хәләл җефете чабып узган, аның артыннан ук “марафончы» аю. Бәхетеннән, ир исән-имин котылган. Хәлдән таеп, ах-ух килеп, бичәкәе кырыена килеп ауган. «Уф, күрдеңме мине ничек аю куганын?” – ди икән бу сулышы кабып. Хатынкайның исе дә китмәгән. «Ие, ниндидер шәүләләр үткәндәй тоелган иде шу-у-у-л…», — дип җаваплаган сузып кына.