Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камчаткада вертолет һәлакәте вакытында Татарстан егете дә югалган

39 яшьлек Кирилл актив ял, сәяхәтләр ярата. Ул август башында Камчатканы карарга чыгып китә.

news_top_970_100
Камчаткада вертолет һәлакәте вакытында Татарстан егете дә югалган
https://41.mchs.gov.ru

12 августта Камчаткада һәлакәткә очраган Ми-8 вертолеты бортында 39 яшьлек Кирилл С. була. Ул Чаллыда туып-үскән. Хәзер Кирилл хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Чаллы егете потенциалын фитнеска бирә, фитнес-клубта инструктор була, өйләнә. Ун елдан соң Кирилл Чаллыда кысан булуын тоя һәм хатыны белән Мәскәүгә күченә. Биредә ул фитнес-үзәктә тренер булып эшли. 

«Бер урында тик тормады. Күбрәк кирәк булганга. Чаллыдан да чыгып китте. Теләгенә иреште», — ди танышлары.

Ун ел яшәгәч, хатыны белән аерылыша, балалары юк. Кирилл актив ял һәм сәяхәтләр ярата. Августта ул Камчатканы яуларга чыгып китә. Ул диңгез буенда гади ял теләми, аңа рюкзаклар асып, тауларда, елгада байдаркаларда, мотоциклда йөрү һ.б. кирәк була.

Кирилл Камчаткага бер клиенты белән бара. «Без әле 10 августта гына хат языштык. Ул бик хисле иде, андагы матурлык турында сөйләде. Кайнар чишмәләрдә булган, вертолетта йөргән, аюларны якыннан күргән», — ди танышы.

Кирилл Курил күлендә Көньяк-Камчатка заказнигында тукталырга тиеш була. 12 августта туристлар төркеме вертолетка утырып чыгып китә. Ми-8 җиргә төшәргә җыенган чакта, якынча белешмә буенча, томан шартларында сулыкка егылып төшә.

Сигез кеше исән, аларның икесе авыр хәлдә. Калган кешеләр хәбәрсез югалган дип исәпләнә, алар арасында Кирилл да бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100