news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Камчаткада вертолет һәлакәтендә исән калган журналист: «Миңа бәхет елмайды»

Ми-8 вертолеты Кроноцкий тыюлыгындагы күлгә егылып төшә. Борттагы 16 кешенең сигезе исән кала.

news_top
Бүген Камчаткада вертолет һәлакәтендә исән калган журналист: «Миңа бәхет елмайды»
Камчатка крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген Камачаткада «Витязь-Аэро» компаниясенең Ми-8 вертолеты Кроноцкий тыюлыгындагы күлгә егылып төшә. Фаҗигадә сигез кеше исән кала. Алар арасында телевидение алып баручысы һәм күзәтүче Николай Корженевский да бар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Дуслар, минем бар да тәртиптә. Миңа бәхет елмайды», — дип яза ул социаль челтәрләрдә.

Һәлакәткә очраган бортта 13 пассажир, шул исәптән бер бала, өч экипаж әгъзасы була.

Соңгы белешмә буенча, 8 кеше исән кала. Аларны Петропавловск-Камчатский шәһәренә китергәннәр.

Калган кешеләрне коткаручылар эзли. Алар һәлак булган дип фаразлыйлар.

Вертолет ярдан 700 метр ераклыкта 137 метр тирәнлектә була.

Җинаять эше ачылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар