Камалда премьера - «Тигезсезләр»: финалда кемдер атты дисәм, спойлер булырмы икән?
Камал театры Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» пьесасы буенча премьера чыгарды. Спектакльнең режиссеры – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Рольләрнең күпчелеген театрның яшь артистлары – Фәрит Бикчәнтәевның былтыр Казан театр училищесын тәмамлаган егетләр-кызлар башкара.
Спектакльгә күчкәнче.
«Тигезсезләр» - Фатих Әмирханның 1914 елда язылып, 1915 елда «Сәйяр» труппасында уңышлы куелган пьесасы. Спектакльне Габдулла Кариев сәхнәләштергән, Сәлимә ролен – Гөлсем Болгарская, Рокыя ролен Нәгыймә Таҗдарова уйнаган. Гомәр ролен – Вәлиулла Мортазин-Иманский, Сөләйман ролен Кәрим Тинчурин башкарган. Премьерада Фатих Әмирхан үзе дә булган. 1916 елда әсәр Оренбургта («Ширкәт» труппасы) куелып, Рокыя ролен Фатыйма Ильская башкарган – бу хакта Фатыйма Ильскаяның истәлекләре бар. Әсәр биредә башка куелмаган, дөресрәге, әлеге труппа нигезендә барлыкка килгән соңрак Камал исемен алачак театрда.
Ә менә Оренбург һәм Минзәлә театрларында куелган. Әйтик, Минзәлә театрында 1996 елда яшь режиссер Булат Бәдриев тарафыннан сәхнәләштерелгән һәм, истәлекләргә караганда, тамашачының һәм тәнкыйтьчеләрнең мәхәббәтен яулап өлгергән. 2021 елда кабат Минзәлә театрына әйләнеп кайткач биргән интервьюсында Булат Бәдриев әлеге әсәрне куясы килүен әйткән иде:
«Минем «Тигезсезләр»нең икенче вариантын куясым килә. Ремикс диик инде. Ул хәзер актуаль. Чөнки татар халкы хәзер шундый бер чиккә килеп җитте. Дөнья үзгәрә, фикер йөртү, мәгълүматны кешегә җиткерү үзгәрә. «Тигезсезләр» Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан язылган, аннары революция китә… Без хәзер нәкъ шундый моментта яшибез, бик нечкә кыл өстендә йөрибез». Яраткан авторын Булат яңадан куймады – сәбәпләре булгандыр.
«Тигезсезләр» пьесасына бәйле тагын бер хатирә бар. 2018 елның көзендә Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгына таянып, Yummy Musiс продюсерлык үзәге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган TAT CULT LAB мәдәни белем бирү проекты булып, анда яшь иҗатчылар тарафыннан эксперименталь театр эскизлары ясалган иде. Программага Мәскәү һәм Петербург белгечләреннән лекцияләр, лабораториядә катнашучылар өчен ябык воркшоп, Россиядә билгеле белгечләр катнашында алар буенча фикер алышулар кертелгән саллы гына проект иде. Эскиз ясаучылар арасында яшьләр кумирлары Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллиналар да бар иде. Режиссер Әминә Миндияр Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»е буенча эскиз күрсәтте.
Шунда Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчесе Глеб Ситковский бер зал халык алдында татар әдәбияты классигы Фатыйх Әмирханны начар пьеса язган дип әйтте. «Мин беренче акты буенча начар пьеса дип уйладым, хәзер эскизны карагач, чыннан да начар булуын күрдем, чөнки образлар ачыкланмаган», - диде ул «Тигезсезләр» драмаcы буенча куелган эскиз турында фикер алышканда.
«Шулай итеп бер зал яшьләр Фатыйх Әмирхан начар пьеса язган, шуның өчен ул татар театрларында соңрак куелмаган дигән уй белән кайтып китте. Соңыннан Нияз Игъламов аңлатканча, пьеса начар түгел, бары тик Глеб Ситковскийга начар синхрон тәрҗемә бирелгән һәм ул шуның буенча пьеса турында фикер әйтергә җөръәт иткән», - дип борчылып язган идем.
«Ул да начар пьеса булса, татарда, гомумән, пьеса юк дип саный алабыз», - дигән иде Татарстанның халык артисты, проза әсәрләренә инсценировкалар авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Ул «Тигезсезләр»нең Чехов белән аваздаш булуына басым ясаган иде.
xxx
Афәрин, Фәрит Бикчәнтәев, ниһаять, күптән хыялланган («Татар-информ» журналисты Җәмил Сәлимгәрәевка биргән интервьюсында әйтә. Авт) пьесасын сәхнәләштерде. Бәлки, бу аның үзе Казан театр училищесында укытып, хәзер театрга килгән курс өчен кызыклы әсәр сайларга теләве белән дә бәйледер. Алдынгы карашлы татар яшьләренең кумиры була алырдай шәхеснең - Фатих Әмирханның әлеге пьесасында нигездә яшьләр катнаша. Әлбәттә, бу спектакль Фәрит Бикчәнтәевның беренче студентлары булган Искәндәр Хәйруллиннар курсы әле дә уйнап йөргән «Җанкисәккәем» (Туфан Миңнуллин пьесасы) була алмастыр, шулай да легендар артистлар уйнавы турында истәлекләр сакланып, үрнәге видеоларда калмаган әсәрне өр-яңадан сәхнәгә чыгару начар түгел – горурлык хисе белән уйнап йөрерлек.
Үткән гасырның революциягә кадәрге чоры, Казан урамнарында тере Тукайлар йөргән еллар - татар дөньясының гаять кызыклы бер вакыты. Ни кызганыч, безнең ул чорны сурәтләгән кызыклы драма әсәрләре күп түгел. Чөнки татар театры һәм аның белән бергә драматургиясе дә барлыкка килгән еллар.
Бу сезонда – 2025 елның ноябрендә театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев чыгарган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» драмасының да тарихи чыганаклары шул чорга барып тоташа. Ягъни, «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» шул чор стилендә язылган бүгенге драматургия булса, «Тигезсезләр» - шул чорда язылып һәм куелып сыналган әсәрне бүгенге караш һәм бүгенге мөмкинлекләрдән чыгып сәхнәләштерү. Беренчесе театраль сезонны башлаган әсәрләрнең берсе булса, икенчесе белән сезонның төгәлләнүенә таба барабыз. Димәк, иҗатчыларыбызның төрле буыны шушы чор аша бүгенге көнебез турында уйлана, мәңгелек сорауларга җавап эзли, шул чор шәхесләре белән күпер кора, алар белән аралаша-сөйләшә. Әлеге ике спектакльдә төрле жанр, төрле форма, төрле стилистика, ниһаять, төрле темперамент булса да, аларны – иң мөһиме – чор һәм шул чорга бүгенге караш берләштерә.
«Тигезсезләр» пьесасы драматургия кануннары буенча камил пьеса түгелдер: биредә күренеп торган зур вакыйга, кульминация, чишелеш һәм башкалар ярылып ятмый. Әмма әсәр авторның гасыр башындагы иҗтимагый тенденцияләрне нечкә тоемлавы, егерменче гасыр башының яңа чынбарлыгын чагылдыруы белән кадерле. Бу – бер гаилә һәм аның тирәлеге мисалында шул чор кыйпылчыклары, шул чор эпизодлары. Әлбәттә, бүгенге тамашачыны китерә алырлык спектакль өчен болар гына җитмидер дә бәлки. Заманча сценография, пластика, саунд-дизайн, әлбәттә, профессиональ уен һәм, боларга өстәп, тагын ниндидер фишкалар кирәк – минемчә, болар бар. Фәрит Бикчәнтәев иҗади командасына рәссам Булат Ибраһимовны, яктылык буенча рәссам Екатерина Гиждиянны, хореограф Марсель Нуриевны алган.
Вакыйгалар Казан сәүдәгәрләренең берсе Насыйбуллиннар гаиләсендә бара. Мануфактура кибете тоткан Сафый Насыйбуллин белән аның улы – оптика кибете тоткан Гомәр Насыйбуллинның коммерциягә төрлечә карашыннан туган бәхәстән чыгып, әсәр аталар һәм балалар проблемасына багышланган дияргә мөмкин, гәрчә бу бик өстә яткан һәм проблемаларның берсе генә. Карт сәүдәгәр ролендә Татарстанның халык артисты Рамил Вәҗиев, яшь сәүдәгәр ролендә – Зөфәр Нуртдинов. Дөрес, аларның бәхәсе тәвәккәлләргә яраткан яшь сәүдәгәр файдасына түгел – бик «әтәчләнсә» дә, кредит өчен түләргә атасыннан акча сорый егет. Аның, оптика магазинына татар кешесен алып, татарларны заманча технологияләргә якынайтырга тырышуы уңай күренеш, дөрес, татар егетен перспектива белән кызыктырып бик арзан хезмәт хакына китерде ул – ачу да килеп китте.
Әсәрнең төп геринялары - ут-ялкын-очкын булган, үзе булып калырга тырышкан Рокыя (Илүсә Камалиева) һәм тормыш шартларына карап фикерен катгый сөрмәгән Сәлимә (Чулпан Нәҗипова). Чорның барлык күренешләре алар оптикасы аша күзәтелә. Әйе, оптика, әсәрнең буеннан буена кызыл җеп булып шушы оптика темасы бара - тема яшь сәүдәгәр Гомәрнең Казанның затлы урамында затлы бинада заманча итеп бизәлгән нәкъ менә оптика магазины ачуына бәйле. Спектакльнең беренче кисәгендә без яз көне гаилә-көнкүреш тирәсендә әйләнсәк, икенче кисәгендә гаиләнең җәйге дачага чыгуын күрәбез. Монда инде яшьләрнең татар тормышына, аның киләчәгенә, әдәбият-сәнгатьне күзаллавына бәйле бәхәсләре дә ишетелә. Өченче кисәктә инде көз... 1917 елның көзе.
Әсәрдә төп геройларның берсе – язучы, мөхәррир Сөләйман. Әлеге рольне без Илнур Закиров башкаруында карадык. Ә беренче составта Искәндәр Хәйруллин уйный. Уттай чая Рокыя язучы Сөләйманның иҗатына һәм үзенә гашыйк. Гәрчә аның үзенә студент Галиев (Илгиз Гыйниятуллин) һәм руслашырга хыялланган студент Габдулла (Рәдиф Галимов) гашыйк булса да. Әсәрдә әлеге мәхәббәт тарихлары зур үсеш алмый алуын. Рәссам булырга хыялланган талантлы кызның киләчәге тамашачыга билгесез булып кала. Юктыр инде, рәссам була алмагандыр ул кыз бала, ул чорда түгел, хәзер дә - 100 елдан соң да рәссамлыкка юлы җиңел түгел татар кызларының.
Беренче кисәктә яшьләр белән биеп йөргән Сөләйманның икенче күренештә коляскага утырып килеп чыгуын иҗат командасының Фатих Әмирханның үзенә бер догасы итеп кабул итәргәдер, мөгаен – авторлар шуңа ишарә ясагандыр, бәлки.

Артистлар уенына килгәндә, Рамил Вәҗиевның уеныннан ләззәт алдым – үзенең намуслы сәүдәгәр булуыннан горурлык та, балалары өчен борчылу да сыйган иде аның уенына. Татар артистлары уйнаган татар байлары коллекциясенә (беренче булып Камал театрында «Курчак туе»ндагы Әзһәр Шакиров, «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»тәге Рамил Төхфәтуллин, Тинчурин театрында «Җилкәнсезләр»дә уйнаган Ирек Хафизов күз алдына килде. Авт) тагын бер кызыклы образ өстәлде. Рамил Вәҗиев Камал театрында яңа гасырда куелган «Җилкәнсезләр»дә дә татар баен уйнаган иде – әмма ул бай белән бу бай бөтенләй бер-берсен кабатламый – таныш штампын чыгарып селкемәве өчен рәхмәт Рамилга.

Әсәрнең азагында ату тавышы яңгырый. 1917 елның көзе җиткәнен аңлатумы бу – «Аврора» крейсеры тавышы Казанга ишетелә алмаса да, шуңа ишарәме, әллә персонажларның берсе атылдымы – анысын бер Аллаһ та, бер Фәрит Бикчәнтәев кына белгәндер. Спойлер өчен гафу үтенәм – кемдер кемнең атуын яки атылуын аңласа, килеп әйтерсез, зинһар.
Сүз уңаеннан, Фәрит Бикчәнтәев «Мулла» спектаклен дә (2012-2017) шулай тәмамлаган иде – кемдер аткан иде. Ул атканнан мулла яки башка берәү үлдеме-юкмы – белмәдек.
P.S.: Театр «Тигезсезләр» спектакле өчен традицион програмкадан тыш үзенчәлекле китап та чыгарган. Анда спектакль турында мәгълүматтан тыш (артистларның фотосурәтләре белән) Фатих Әмирханның үзе турында белешмә һәм пьесага кагылышлы хатирәләр, архив язмалары, пьесадан кайбер репликалар урнаштырылган. Болар бар да әйбәт, тик «Рокыя Насыйбуллинаның язылмаган картиналарына эзкизлар» дип бирелгән нейронка белән эшкәртелгән/ясалган сурәтләр генә спектакльнең рухына туры килми – әлеге иҗат җимешенә карата булган мөнәсәбәтне бик арзанайта.
