Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрының Петя белән бүрене татарлаштыру тарихы

Камал театры быел Яңа ел тамашасы буларак «Малай, бүре һәм Шомбай» музыкаль әкиятен чыгарды.

news_top_970_100
Камал театрының Петя белән бүрене татарлаштыру тарихы
Салават Камалетдинов

Спектакль турында театр сентябрь аенда ук анонс биргән иде. «Декабрьдә театрның нәни тамашачыларын сюрприз көтә — „Петя, Бүре һәм Шомбай“ спектакле. Яңа спектакльнең нигезендә, уку һәм симфоник оркестр өчен бөек рус композиторы Сергей Прокофьев иҗат иткән „Петя һәм бүре“ әкияте ята. Безнең сәхнә әсәре урман халкын явыз бүредән коткарган малай — Петя маҗаралары турындагы хикәя татар музыкасы классигы Мансур Мозаффаровның искиткеч әсәрләре һәм татар халык әкиятләре текстлары белән тулыландырылачак. Театраль-музыкаль сәяхәтне оештыру өстендә Данияр Соколов җитәкчелегендәге театр оркестры эшли. Тавыш һәм образлар дөньясына озатучы, тапкыр Шомбай — Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин».

«Петя белән бүре» — һәр музыка мәктәбендә өйрәтелгән популяр әсәр, аның татар театрына керүе җәмәгатьчелекне кузгатырмы икән, әллә бу табигыйме — күзәтик», - дип язган иде «Интертат» сентябрь аенда.

Күзәттек — театр планнарын өлешчә үзгәрткән булып чыкты, спектакльнең планлаштырылган «Петя, Бүре һәм Шомбай» исеменнән Петя төшеп калган, бары тик малай булып бара.

Камал театрының Кече залында сәхнәне тутырып оркестр урнашкан. Тулы составта. Дирижер Данияр Соколов белән бергә. Алып баручы белән бергә. Затлы оркестр фонында клоунада ясап маташкан алып баручы бик мәзәк күренә. Бөтенләй күренмәсә дә ярар иде дип уйлап куясың.

Алып баручы ролендә — Эльза Моратхуҗина, Шомбай — Алмаз Гәрәев, малай — Рәдиф Галимов, бүреләр — Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин һәм Илнур Закиров.

Хәтерләсәгез, «Петя белән бүре» симфоник әкияте гади сюжет кына булмыйча, балаларга музыкаль белем бирә торган әсәр. Анда музыка кораллары турында кызыклы мәгълүмат та салынган. Петя үзе кыллы инструментлар, кошчык — флейта, үрдәк — гобой, мәче — кларнет, бүреләр — валторннар. Камал театры симфоник әкиятнең бу максатын истә тоткан — сүз уңаеннан гына булса да, сәхнәдә музыка кораллары белән таныштырып үттеләр.

«Петя белән бүре» симфоник әкияте сюжеты буенча Петя бабасы сүзенә колак салмыйча, койма аша бау белән чыгып урманга китә. Аучыларга бүрене тотарга булыша.

Камал театры өчен Фәнис Җиһанша яңа сюжет язган. Аждаһа Кыш бабайны бүрегә әверелдергән. Шомбай аны коткарырга юлга кузгалган. Әмма Камал театры өстеннән үтеп барганда ялгыш кына концерт барган Кече залга ишелеп төшкән.

Игътибар итегез — бу урында Камал театры тагын бер кат үзенең бинасының нык искергәнлеген искәртеп куя.

Сценарий авторы Фәнис Җиһанша совет мультфильмнарында һәм балалар бакчалары инсценировкаларында актив кулланылган сюжетны файдаланган — Кыш бабайны урлаганнар, адаштырганнар, талаганнар һ.б. Кыш бабайны урлап, аждаһа аны бүрегә әйләндергән.

Концерт карап утырган тәртипсез малай Шомбай белән бергә Кыш бабайны коткарырга китә. Албасты каравылы аша үтеп, Петя урманга килеп эләгә. Гафу итегез, Петя түгел, бары тик малай, әмма ул урманга Петя кебек үк бау аша үтеп килә. Күренекле рус композиторы Сергей Прокофьев үзе язган текстка хыянәт ителмәгән.

Финалда Шомбай белән малай Кыш бабайны коткара. Әмма аждаһа үз урынында кала — тамашаны бизәгән видеокүзләр аларны тынычлыкта калдырмаячагын искәртә. Менә шушы искәртү тамашачыны бутады да инде, күбесе тәнәфескә чыктым дип уйлады, ә әсәр бетеп киткән булып чыкты. Кыскасы, финал юк.

Режиссер Радик Бариев тамашаны һәвәскәр капустниклар стилендә әзерләнгән. Театрның костюмнар фондында нинди кием бар — артист шуны киеп чыккан кебек. Сюжетка бигүк берекмәсә дә, ковбой да бар, Шаолинь монахы да, хәтта Мальчик-с-пальчик та. Әйе, нәкъ шулай, чәнти бармак та, чәнти малай да түгел.

Тик ул монахның ыштан төбе ертылуына нинди мәгънә салынды икән - анысын аңлап җиткерә алмадым.

Камал театры шулай итеп Яңа ел тамашасы буларак ярымәкият-ярымконцерт әзерләгән. Театр музыкаль белем биреп, үз тамашачысын тәрбияли. Оркестрны да күбрәк куллана — бу да яхшы. Тик Прокофьевның балалар музыкасы классикасын яңгырату өчен безнең Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы да, Тукай исемендәге филармония дә бар. Миңа бик ошый ул симфоник әкият, рәхәтләнеп тыңларга була. Казандагы өч татар театры алдына башкачарак максатлар куелган кебек — алар беренче чиратта татар телен һәм татар музыкасын, милли кыйммәтләребезне җиткерергә тиеш түгелме?

«Петя и волк”ны татарчалаштырырга тырышуы, бик уңышлы булып чыкмаса да, җәмәгатьчелек фикеренә колак салынуы уңай күренеш — шунысы күңелгә җылылык бирә.

Кыскасы, Яңа ел әкияте карарга Камал театрына килегез — нәниләр өчен матур гына музыкаль тамаша. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100