Камал театрында «Сүнгән йолдызлар» эксперименты: Бикчәнтәев Сәйдәшне Junaга алыштырды
Камал театры «Сүнгән йолдызлар» спектаклен чыгарды – премьерага безнең хәбәрчебез карашы.
Татар театры тамашачысының бәгыренә сеңгән спектакльләр бар. Алар күп тә түгел. «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар»… Мөгаен, бу исемлеккә «Әлдермештән Әлмәндәр» дә, башкорт театры куйган «Тапшырылмаган хатлар» да керәдер. Безнең тамашачы ул әсәрләрнең сүзләрен генә түгел, куелышын да, һәр репликаның ничек яңгыраганын да белә. Бу әсәрләргә «үзгәреш җиле» кагылуын кабул итәчәге дә икеле.
Мондый әсәрне яңача күзаллау, ай-һай, тәвәккәллек сорый. Заманында Дамир Сираҗиевның яңача «Галиябану» куйганын хәтерлим, спектаклен белмәсәм дә, шау-шуын ишетеп беләм. Кыю адым булгандыр! Илгиз Зәйниевнең да инде өлкәнәйгән татар тамашачысы яшь чагында ятлап бетергән «Тапшырылмаган хатлар»ны «җимерүе» кыю адым булды.
Кыскасы, халкыбызның традициясенә әверелгән әсәргә кагылу өчен бик кыю булырга кирәк һәм… сине «кыйнарга» яхшысынмаска тиешләр.
Фәрит Бикчәнтәев классик драматургиянең татар сәхнәсендә ничек баруын күреп үскән шәхес. Ул легендар Марсель Сәлимҗанов куйган традицион «Зәңгәр шәл»не дә, «Сүнгән йолдызлар»ны да, башкаларын да белә.
«Зәңгәр шәл»не яңартып куйганда ул аңа артык кагылмады, кагылырга теләп тә яхшысынмады дигән фикер калды. «Зәңгәр шәл» — татар театры бренды, легендасы.
«Сүнгән йолдызлар» да — легенда. Әмма монда эш башкачарак — арада өзеклек бар. Татар театрына яңа буын тамашачы килде. Ул Камал театрындагы теге легендар куелышны хәтерләми. Димәк, бу тамашачыда ностальгия юк.
Хәер, Тинчурин театрында «Сүнгән йолдызлар» спектакле күптән бара. Ул Тинчурин театры күтәрелештә булган елларда артистлар Зөлфия Вәлиева белән Шамил Фәрхетдиновның йолдызлы рольләре. Беренче куелыш Рәшит Заһидуллинныкы булса, икенчесен аның укучысы Резеда Гарипова куйды. Болар икесе дә классик куелыш. Спектакль репертуарда икән, димәк, тамашачы йөри.
Мондый вазгыятьтә Камал театры классик куелышны кабатлый алмый. Чөнки ностальгия белән ерак китеп булмаячак, бүгенге тамашачыга яраклы продукция тәкъдим итәргә кирәк. Бу инде яңа концептуаль чишелеш белән авторлык амбицияләрен канәгатьләндерергә мөмкин дигән сүз.
Шулай итеп, Камал театрында ХХ гасыр тексты нигезендә ХХI гасыр спектакле барлыкка килде. Камал театрының «Сүнгән йолдызлар»ы — авторлык эше. Фәрит Бикчәнтәевның пьесага яңа гасыр каланчасыннан авторлык карашы.
Режиссер Сәрвәр роленә Казан дәүләт мәдәният институты студенты Ләйсән Гатауллинаны алган. Исмәгыйль — Эльвир Сәлимов. Надир мәхдүм — Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов. Гөлнур әби — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина. Фәрхи карчык — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина.
«Сүнгән йолдызлар» спектакленең сюжеты бик гади. Сәрвәр белән Исмәгыйль бер-берсенә гашыйк. Сәрвәрне авыл мулласының улы бөкре Надир мәхдүм дә ярата. Исмәгыйль төш күрә: аларны аждаһа йота, йолдызлар сүнә… Яшьләр аулак өйдә күңел ачканда сугыш башлануы турында хәбәр килеп ирешә. Авыл егетләрен сугышка алалар. Сәрвәр яраткан Исмәгыйлен колагына агу салып алып калырга җыена. Агуны аңа Фәрхи карчык бирә. Әмма бүгенге яшьләр әйтмешли, «что-то пошло не так»: Исмәгыйль үлә. Сәрвәр акылын җуя һәм вафат була. Сөйгәнен югалткан мәхдүм дә үз-үзен үтерә.
Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә мәхәббәт өчпочмагын күрсәткән «Сүнгән йолдызлар» классик спектаклен түгел, ә әсәргә бүгенге карашны чыгарган. Бүгенге яшь кеше язмыш, тәкъдир, сугыш турында уйлана һәм үзен Сәрвәр урынына куеп карый. Сәрвәр дә, Исмәгыйль дә, мәхдүм дә үлми, алар шушы геройларны уйныйлар гына, алар үлеп кенә карыйлар. Компьютер уеннары шикелле: бер гомер, ике гомер…
Бу — Марсель Сәлимҗанов куйган һәм өлкән буын тамашачысының һәр күзәнәгенә сеңгән спектакль түгел. Мин бу спектакльне өлкән буын кабул итәр дип уйламыйм. Әмма Фәрит Бикчәнтәевның авторитеты шулкадәр зур ки, спектакльне яратсалар-яратмасалар да, факт буларак кабул итәчәкләр. Ошатсалар-ошатмасалар да, сүз әйтмәячәкләр. Мөгаен, мондый авторитет Фәрит Рәфкатовичның үзенә дә авырдыр. Беренче санлы булу җиңел түгел. Әмма бу шулай!
Геройсыз заман
Яңа куелышта текст та, андагы геройлар да үзгәрмәгән. Марсель Сәлимҗанов аларны «майлы буяулар» белән ачык итеп буяп ясаса, Фәрит Бикчәнтәев «графикада» эшләгән кебек. Катлаулы итеп эшләнгән «урам графикасы». Геройларсыз заманда яшибез — Фәрит Бикчәнтәев шуңа ишарәләгән кебек. Үлем күренешләре дә күпертелмәгән. Колагына агу салынган Исмәгыйль дә артык бәргәләнми, Сәрвәр дә артык саташмый. Ә менә мәхдүмне яшен сугуы техник яктан бик эффектлы эшләнгән. Моның өчен кыйммәтле проекторлар арендага алынган, ди.
Кыскасы, геройлар шул ук масса белән тиңләштерелгән һәм калку булып өскә язмыш үзе чыккан. Тәкъдир, сугыш, хорафатлар — алар барысы да кешедән өстен. Бу шулай булган һәм булачактыр, күрәсең. Цивилизация бернәрсәне дә үзгәртмәде.
Сәйдәшсез заман
Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның бергә эшләвен, «Сүнгән йолдызлар» һәм башка спектакльләрнең шушы ике авторның уртак казанышы икәнен беләбез. Ә Камал театрының яңа гасыр «Сүнгән йолдызлар»ында Сәйдәшкә һәм оркестрга урын калмаган. Яңа «Сүнгән йолдызлар» — музыкаль спектакль түгел. Монда дуэтлар да «тыйнак» кына тавыш белән, а капелла яңгырый. Монда җырлы-биюле аулак өй күренеше дә яңгырап тормый.
Музыка мәсьәләсендә спектакльнең композиторы Марат Әхмәтшин башка фикердә. «Яңа спектакльдә музыка аз түгел. Сәйдәштә дә шулкадәр иде, хәзер дә ким түгел. Хәтта хәзер күбрәк тә», — ди ул.
ХХ гасыр татар профессиональ музыкасының беренче санлы вәкиле Салих Сәйдәшев булса, режиссер Фәрит Бикчәнтәев бүгенге татар музыкасының якты вәкилен Juna төркемендә күрә.
Juna — ул Ания Фәйзрахманова (вокал), Александра Мостафина (бэк-вокал, укулеле, банджо, металлофон), Екатерина Ростова (перкуссия), Петр Егоров (перкуссия), Эля Фейцех (скрипка), Марат Латыйпов (гитара), Марат Шәяхмәтов (бас-гитара), Сергей Прокофьев (флейталар), Тимур Милюков (саунд-продюсер). Ягъни, бер бөек Сәйдәш тугыз яшь кешегә таркалган диикме?
Juna — татар музыкасында яңа күренеш булмаса да, заллар җыя торган төркем түгел. Төркем татар альтернатив музыкасының бер күренеше буларак кабул ителә.
Juna — заманча альтернатив музыка. Әйдә, бүгенге музыкага хөрмәт белән карарга өйрәник! — диде Марат Әхмәтшин. — Мин кичә баян алып элеккеге көйләрне уйнап утырдым. Әмма яшьләр аны тыңламаячак. Глобальләшү үз эшен эшли. Яңача караш кирәк. Әйе, бу фундаменталь музыка түгел. Ул бүгенге яшьләргә күңелсез булмаслык итеп эшләнде».
Моннан 100 ел элек язылган һәм 50 ел элек гаять популяр булган татар классик әсәрен яңа буын тамашачыга ничек тәкъдим итәргә — авторлар күп уйлангандыр һәм бәхәсләшкәндер. Фәрит Бикчәнтәев үзенең яшьлек һәм балачак хатирәләреннән арынып, бүгенге яшьлек һәм бүгенге балачак өчен шушы әсәрне чыгарган. Ул профессиональ, ул стильле, ул җыйнак, ул заманча һәм альтернатив музыкалы… Сәйдәшсез…
- Белешмә. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасын 1923 елда иҗат итә һәм 1924 елда үзе сәхнәләштерә. 1971 елда әсәрне Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерә һәм ул уңышка ирешә.