Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында премьера: гөнаһлылар һәм гөнаһсызлар турында фәлсәфә

Фәрит Бикчәнтәев яшь драматург Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?..» спектаклен чыгарды.

news_top_970_100
 Камал театрында премьера: гөнаһлылар һәм гөнаһсызлар турында фәлсәфә

«Сагынырсызмы?» спектакленең тарихы татар драматургларының мәдәният министрына визитыннан башланды. Бер төркем драматурглар Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә Ирада Әюпова янына кереп, татар драматургиясенең үсеше турында фикер алышып чыктылар. Зарлары да булгандыр — театрлар аз куя бит аларны. Араларында бөтенләй дә куелмаучылар да бар.

Әлеге визитның бер чагылышы буларак, Камал театры тиз арада «Яңа татар пьесасы» конкурсы игълан итте. Югыйсә, конкурс лаборатория форматына күчерелеп килә иде.

Үткән елның декабрендә конкурска нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Илгиз Зәйниев, Зөлфәт Хәким икенче һәм өченче урыннарны алганда, беренче урынга моңарчы билгесез драматург чыкты. Җиңүченең исемен Татар театрының туган көнендә — 22 декабрьдә Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игълан итте.

Язга таба Фәрит Бикчәнтәевның бу пьесаны куячагы билгеле булды. Дөрес, труппадагы артистларның күбесе каршы чыккан, ди.

«Сер түгел: мин ул пьесага иң беренче булып каршы чыккан идем. Ул язылышы буенча пьеса форматында түгел — күңелсезрәк кенә хикәяләү. Фәрит Бикчәнтәев хәзер әвәләп, сүтеп, яңадан җыеп, сәхнәгә яраклаштырды. Мин сезнең сорауга үземнең субъектив фикеремне әйттем», — диде Илдар Хәйруллин «Интертат”ка биргән интервьюсында.

Бу пьесага игътибар бирелү сәбәпләре

Ниһаять, легендар режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә Фәрит Бикчәнтәев театр тамашачысына яшь драматургның беренче әсәрен тәкъдим итте.

Ачыклык кертәм: бу драматург Артур Шәйдуллинның беренче язылган пьесасы түгел, беренче куелган пьесасы. «Яңа татар пьесасы» конкурсының үткәнендә дә Артур финалга чыккан иде. Әмма ул вакытта шартлар туры килмәде — пьеса «Яңа татар пьесасы» томнарының берсенә керү белән чикләнде.

Пьесага театрның игътибары яшь иҗатчыга бирелә торган Россия гранты белән бәйле. Ягъни, театр яшь иҗатчы әсәрен сәхнәләштерү проекты белән «Россия мәдәният фонды» (ООГО «Российский фонд культуры») грантын алуга ирешкән. Бу — Артур пьесасына игътибарның бер сәбәбе.

Икенчесе драматурглар кытлыгына һәм аларның үстерү зарурлыгына бәйле. Монда инде Туфан Миңнуллинның беренче пьесасы тарихын искә төшерергә кирәк. Заманында аның беренче пьесасын Минзәлә театрының баш режиссеры Сабир Өметбаев куйган. Пьесасының шактый йомшак булуын Туфан ага шунда аңлаган. Сабир ага аны сәхнәләштереп күрсәтмәсә, Туфан ага алга таба язар идеме — билгесез. Шушы ике бөекнең уртак хезмәтеннән соң татар дөньясының бөек драматургы барлыкка килгән, «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек легендар әсәрләр иҗат ителгән.

Камал театрының баш режиссеры да тәвәккәлләп, йомшак пьесаны сәхнәгә менгерде. Бөтен буталчыклыклары, «ляп”лары белән бергә.

Өченчедән, пьесаның нигезендә яшәү-үлем һәм ялгышлар-үкенечләр турында тормыш фәлсәфәсе ята. Бу — Фәрит Бикчәнтәевнең сәхнәдә әлеге темага чыгарылган өченче әсәре. Әсәрләр циклының берсе. Әлеге цикл Мансур Гыйләҗевның «Исәнмесез?!.» спектакленнән башланды. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы белән дәвам итте. «Сагынырсызмы?» — дәваммы, әллә йомгаклаумы?

Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам — Сергей Скоморохов. Композитор — Йосыф Бикчәнтәев, режиссерның улы.

Камал театрына килеп, без нәрсә карадык?

Автовокзал. Юлда автобуслары ватылып калган бер төркем кеше килеп керә. Аларга автобуска бәрелгән таксист та, дальнобойщик та кушыла. Юлчыларны автовокзал начальнигы Фуат Идрисович (Искәндәр Хәйруллин) каршы ала. Буфетчы Нурания (Әфият Шакирова) бушлай чәй өләшә.

Әмма бу гади автовокзал түгел, ә фани дөнья белән ахирәт дөньясы арасындагы тукталыш булып чыга. Ачыкланып бетмәгән гөнаһлары аларны бирегә китергән икән — гаепләрен таныгач, аларны теге дөньяга озаталар.

Башта бу геройларга үзләренең кемлеген сөйләп чыгарга туры килә — тамаша залындагы тамашачыны үзең белән таныштырырга кирәк бит инде. Аннары алар үзләренең инде мәет икәнен беләләр. Аннары дөньялыктагы гөнаһларын сөйлиләр. Чиратлап. Аннары Уракчы килә дә билет өләшә… Шуның белән шул!

Ни өчен Уракчы? «Чалгылы» әҗәл образының татарча версиясеме? Интернетта актарынсаң, уракның Әҗәл белән бәйләнешен табарга мөмкин. Уракчы икән Уракчы — хәерле булсын! Яшь драматургны стандарт Әҗәл белән Газраил гына канәгатьләндермәгән, димәк.

Кызык факт: әлеге спектакльне караган тамашачының шактые үзара «Угадайка» уйнады. Ягъни, әлеге мистик тамашаны моңарчы караган-укыган әсәрләренә охшатып фикер алышты. Әйтик, үсмерләр «Волчонок» Америка сериалының алтынчы сезонындагы җиденче сериясен искә төшерде. Анда да ике дөнья арасындагы тимер вокзалы, ди.

«Үлем турында түгел ул…»

Артур Шәйдуллиннан интервью алганда әсәр турында сорашкан идем:

«— Мистикалы «Сагынырсызмы?» әсәренең идеясе кайдан туды?

— Бу әсәрне укыгач, мине фантаст дип саный башладылар. Минем өчен бу әсәрдә мистика бары тик декорация, кешенең эчке дөньясын ярып салу өчен чара гына. Мистик элементлар — әсәр интонациясен югарырак ноктага күтәрү өчен бары тик бер алым гына.

— Үлем турында уйлану да алым гынамы?

— Ул үлем турында түгел, кешенең гомерен юк-барга әрәм итүе турында. Ә үлем аша күрсәтүем тамашачыга җиткерү өчен, Борис Гребенщиков образлы итеп әйткәндәй, аның маңгаен чүкеч белән төяргә кирәк. Һәр буын драматургына драматург булуы авыррак: бөтен темалар аркылы-торкылы сукаланган. Стандарт булмаган әйбер кирәк — сюжет, тема…

Мин кечерәк вакытта бер бик шәп Америка фильмы бар иде. Ул кешенең кинәт үлгәч, эшләнмәгән эшләре калуы турында, «Приведение» иде бугай. Өлгерми калу темасы миңа кызыклы: кеше дөнья куа, матурлыкны күрми, шатлыкка шатланмый…»

Шәхсән мин спектакльне карагач, Никита Вороновның туксанынчы елларда язылган «Страсти по Торчалову» трагикомедиясен искә төшердем. Торчалов дигән бер түрәчек теге дөнья юлында «чистилище»га эләгә. Ул ниндидер тулай тораккамы, психбольницагамы охшаган урын. Биредә кешеләр гаепләрен искә төшерергә тиешләр. Бу пьеса күп театрларда куелган.

Пьесаның аңлаешсыз урыннары

Инде тамашачыларның «угадайка викторинасы”ннан тагын бер пунктына күз салыйк — ляплар.

Әлеге «адашкан җаннар» тәннәре авырту тоймавын аңлап алалар, ә ни өчен алар арасында булган Наил (Алмаз Борһанов) эпилепсия белән егыла соң? Ни өчен кайсынадыр чәй түгелгәч, аның кайнарлыгын сизә?

Ике балалы Гөлнур (Алсу Каюмова) үз «гөнаһы» буларак ирен юләрләр йортына яптыруын һәм иренең шунда вафатын сөйли. Ә икенче баласы кул бишегендә. Баласын башка кешедән тапканмы бу хатын яки балага узуга ук ирен ябып куйганмы соң?

Төрмәдән кайтып килүче Динарны начальник урынына ни өчен автовокзалда калдыралар? Нигә автор аның тарихын сөйләтмәде? Әсәрнең икенче сериясе өченме?

«Адашкан җаннар» арасында ике яшь пар бар. Аларның гаебе нидә? Яраткан кызына «яратам» дип әйтмәү гаепме? Татар ирләренә алай төче телләнү хас түгел. Әмма Артур Шәйдуллин моны җаннар адашырлык гөнаһка саный. Ә кызларның гаебе бөтенләй булмады — сөйләмәделәр. Алар монда ялгыш килеп эләккәннәр бугай. Артур тасвирлаган күкләрдә дә ялгышалардыр, күрәсең.

«Гөнаһлы» җаннарның монологлары кемнәрнедер уйландыргандыр:

— әниегез янына ешрак кайтыгыз;

— яныгыздагы кешеләргә ягымлырак булыгыз;

— балаларыгызны сезнеңчә яшәмәгән өчен генә куып чыгармагыз;

—  яраткан кешеләрегезгә әйтәсе сүзләрне вакытында әйтегез;

— хатыныгызга бүләкләр бирегез;

— зыян салгансыз икән, качмагыз, намустан качып булмый.

Пьесада аңлаешсыз, эшләнеп җитмәгән кебек тоелган урыннар булу — театрның әдәби бүлеге проблемасы дип аңлыйм. Әйтик, заманында Ркаил Зәйдулла беренче пьесасы «Саташкан сандугач”ны язгач, әсәр белән эшләргә аңа ул чактагы әдәби бүлек мөдире Юныс Сафиуллин нык ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, без театрлар өчен кызыклы автор Ркаил Зәйдуллага ия булдык. Театрның яңа әдәби бүлек мөдире Гөлшат Фәттахованың тел проблемасымы бу, әллә ул пьесага ниндидер башка күзлектән карыймы — аңлашылмый. Әмма пьесага тәҗрибәле куллар тыгарга кирәк иде. Бик кирәк иде.

ххх

Кешеләргә тормыш фәлсәфәсен үлем аша җиткерү — үтемле юлдыр. Әмма ислам белән яшәгән татар кешесе «теге дөнья”ны күрсәткән мондый әсәрләрдән тәм табамы икән — шикләнәм. Легендар «Әлдермештән Әлмәндәр”дә Әҗәл Әлмәндәрнең күзенә генә күренә. Газраил белән Фәрештә дә аның саташулары гына.

Татар кешесе «ике дөнья рәхәте» теләсә дә, татар әдәбияты белән татар театры ике дөньяны бутамый иде. Артур Шәйдуллин белән Фәрит Бикчәнтәев бутап карарга җөрьәт иткәннәр икән — экспериментның нәрсәгә китерүен карап карыйк. Тулы заллар телим. Федераль грантлар күбрәк килеп торса, безнең татар артисты ни язсалар, шуны уйнап чыга ала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100