Камал театрында премьера - сүзсез «Гашыйк Кәриб»: «Иң мөһиме – ачык йөрәк белән килегез!»
Камал театры «Гашыйк Кәриб» дип аталган спектакль чыгарды. Михаил Лермонтовның төрки легендалар нигезендә язылган «Гашыйк Кәриб» әсәре буенча куелган спектакльнең жанры – сүзсез хикәя. Аның беренче тамашачылары арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.
Камал театрында бик үзенчәлекле Көнчыгыш залы бар. Әлегә бу залның репертуары зур түгел. Аның сәхнәсенә Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым!» һәм «Хуш, авылым! Хыял» документаль спектакльләре җайлаштырылган, «Мең дә бер кичә» шәрыкъ әкияте куелды, Илгиз Зәйниев Туфан Миңнуллинның «Сөяркә»сен сәхнәләштерде, театрның музыка бүлеге мөдире Данияр Соколов оркестр белән концертлар үткәрә.
Татарстан Язучылар берлеге дә иҗат кичәләрен шунда уздыра башлады (Рәдиф Гаташның һәм Лилия Гыйбадуллинаның иҗат кичәсе көтелә). Ниһаять, түгәрәк зал тагын бер спектакльгә баеды. Чакырылган режиссер Сергей Землянский үз командасы белән килеп, шушы залда әдәби телдән музыка, хореография һәм пластик сәнгать теленә күчереп «Гашыйк Кәриб» спектаклен чыгарды.
Лермонтов бу әкиятен Кавказ буйлап татар телен өйрәнеп йөргәндә язган дип ассызыклый театр үзенең әлеге спектакльгә багышланган буклетында. Камал театры үз яшәешендә бу әсәргә һәм, гомумән, Лермонтовка беренче мәртәбә мөрәҗәгать итә.
- Татар театрында бу әсәрне беренче тапкыр (мөгаен, бердәнбер тапкырдыр) Әлмәт театры чыгарган иде. Әлмәттә аны режиссер Искәндәр Сакаев куйды. Маһимөһри (Магуль-Мегери) ролендә Эльмира Яһудина (соңрак театр дөньясыннан киткән) дигән талантлы актриса уйнаган үзенчәлекле камера спектакле иде ул. Тамашачы аны сәхнәдә утырып караган иде.
ххх
«Мин бу әкияттән притча ясарга тырыштым. Спектакль мәхәббәт турында. Бу төрле буын тамашачыга кызык булыр дип уйлыйм – үзенең тормыш тәҗрибәсенә таянган өлкән буынга кабул итүе җиңел булса, яшь буын да үзенә кызыклы ассоциатив әйберләр таба алыр. Спектакль бик медитатив килеп чыкты кебек – чөнки без шулкадәр күп йөгерәбез, нәкъ менә хәзер һәм нәкъ менә монда тукталып, сулыш алырга мөмкин. Миңа калса, бу артистларга да, тамашачыга да кирәк», – диде спектакль алдыннан Землянский журналистларга.
«Спектакльгә ничек әзерләнергә киңәш итәсез?» – дип сорадым режиссердан.
«Ничек әзерләнергә? Әкиятне укып чыгарга киңәш итәм. Әлбәттә, бөтен күренешләрне аңлаткан либретто бирелгән программа әзерләнде. Иң мөһиме – ачык йөрәк белән килегез! Карарга, тыңларга һәм сәхнәдәге барлык эмоцияләрне үзеңә сеңдерергә кирәк», - диде ул.
Ә инде персонажларның дини вә милли тасвирламасына килгәндә, режиссер Гашыйк Кәрибне «дөнья кешесе» («человек мира») дип билгеләде, ләкин тамашачы өчен яхшы мәгънәдәге сюрпризлар, милли мәдәнияткә сылтамалар да булачагын вәгъдә итте.
ххх
Менә Камал театрының түгәрәк залына уздык, түгәрәк сәхнә тирәли түгәрәкләнеп утырдык. Либретто өчен буклет та бар. Анда иҗат командасының һәм катнашучы артистларның (массовкадагы артистларны да кертеп) фоторәсемнәрен эре итеп куеп, затлы кәгазьгә матур гына ясалган. Күрсәтеләсе вакыйгалар турында ике телдә җентекләп язылган.
Спектакль Гашыйк Кәриб (Ашик-Кериб) белән Маһимөһринең (Магуль-Мегери) мәхәббәте һәм сынаулар турында. Сынау дигәне егетнең туйга акча эшләргә чыгып китүе, рәхәт тормышка тиенеп сөйгәнен оныта язуы һәм соңгы мизгелдә исенә төшереп, могҗиза белән кайтып җитүе... кыскасы, тирән мәгънәләр эзләмәсәң, менә шундый матур әкият. Камал театры артистлары бу әкиятне сүзсез генә, хәрәкәтләр белән уйнап чыктылар.
- Әкиятче карт – Илдар Хәйруллин (Илдус Габдрахманов). Гашыйк Кәриб – Равил Батыров (Инсаф Нәҗипов), Маһимөһри – Айгөл Шәкүрова (Ләйсән Гатауллина), Гашыйк Кәрибнең әнисе – Миләүшә Шәйхетдинова, Маһимөһринең әттисе Аяк ага – Радик Бариев, Гашыйк Кәрибнең секңлесе –Алия Гарифуллина, Хәләф ханы – Алмаз Борһанов, Хөршид бәк – Эльвир Сәлимов (Артур Шәйдуллин). Сәхнәне әкияти шәрык иле халкы бизи – бу рольләрдә кичәге студентлар һәм стажерлар булган яшь артистлардан башлап, Ләйсән Фәйзуллина кебек атказанганнарга кадәр бар иде. Төп геройларның кечкенә чакларын уйнарга артист балалары чыга инде, әлбәттә – программада Гәрәева, Мөхәммәтҗанова, Шәмсуаров, Нуртдинов фамилияләре күренә.
- Иҗат командасы: режиссер – Сергей Землянский; рәссам – Максим Обрезков; композитор – Павел Акимкин; яктылык буенча рәссам – Александр Сиваев; видео буенча рәссам – Ася Мусина; либретто авторы – Артем Щеткин.
Декорацияләр, дөресрәге, костюмнар бик зиннәтле тукымалардан бай итеп эшләнгән. Түгәрәк сәхнәгә ниндидер декорацияләр кирәк тә түгел һәм алар юк та, ефәк-парча киемнәр үзләре үк шәрыкъ әкиятенә алып керә. Сәхнәдә өзлексез хәрәкәт. Түгәрәк сәхнә әйләнә: ул әйләнә – вакыт ага. Азакка таба егетне сөйгәне янына алып кайтучы ак аргамак барлыкка килә – спектакльне визуаль яктан тасвирлап бетерә торган түгел һәм ул дөрес тә булмас, аны үзегез күрергә тиеш.
Театрның анонсларында төп рольне Инсаф Нәҗипов (театраль тамашачына Кариев театры аша танылып, аннары стажерлык аша Камал театрына күчкән, хәзерге вакытта ГИТИС төркемендә белем ала) уйнаячагы күренеп торса да, режиссер Сергей Землянский безгә өр-яңа артист табып бирде – икенче составта (бәлки, беренчедер) Гашыйк Кәриб ролендә Равил Батыров иде. Кем ул дисезме?
Мин дә белми идем. ГИТИСта укыган татар егете. Мәскәүдә киноларда төшеп йөргән, тагын ниндидер проектлары булган егетне Камал театры каршында эшли торган ГИТИС төркемендә укытырга чакырганнар ди. Землянский таныш артистын Казанда очраткан да, проектка чакырган. Шулай итеп театр сәхнәсендә нәзәкатьле, затлы пластикалы яңа актер барлыкка килде. Татар теле мөмкинлекләре турында мәгълүматым юк, үзе белән сөйләшмәдем, гайбәт җыймадым. Миңа калса, татар театры өчен кызыклы гына типаж булыр иде. Гашыйк Кәриб ролендә Инсаф Нәҗипов белән Равил Батыров ике состав булса да, театр фотографлар өчен - Инсафны, журналистлар өчен пресс-показда - Равилне, кичке премьерада Инсафны күрсәтте.
Актерларны берәмтекләп мактап-тәнкыйтьләп тормыйм. Бу пластик спектакль алар өчен яңа үр иде һәм алар аны ала алды.
Дөрес аңлагыз, татар театры өчен яңа биеклек, яңа үр димәдем, татар театры өчен бары тик яңа жанр, кызыклы куелыш. Ә артистлар өчен нәкъ менә яңа биеклек.
Ххх
Азактан, буклетны укып чыккач бер сорау туды бит әле. Әсәрне Михаил Юрьевич Лермонтов «Ашик-Кериб» дип атаган, без «Гашыйк Кәриб» дип тәрҗемә итәбез. Монда гүзәл кызга гашыйк булган Кәриб исемле егет турында сүз барамы? Мәхәббәте хакына сынаулар кичкән гашыйк Кәрибме? Әллә Ашикны «ашуг» (сазда уйнаучы музыкант) дип аңларга кирәкме? Сазда уйнаучы музыкант Кәриб турында сүз барамы?

Кариб исеме гарәп теленнән кергән сүз һәм аны күренекле ономатика белгече Гомәр Саттаров «якын, кардәш, туган» мәгънәсен бирүче исем компоненты дип аңлаткан. Ягъни, дингә якын кеше, Аллаһының якыны мәгънәләрен бирә, ди. Театр өчен Щёткин фамилияле сценарист «Гашыйк-Кәриб исемле малай туа», «Гашыйк тыйнак йортта үсә» дип язган.
Димәк, «гашыйк» сүзе малайның анасы кушкан исем булып чыгамыни? Лермонтов бит алай димәгән, ул гомумән малайның тууы турында язмаган, «бар иде» дигән, ягъни, димәк, малай үсеп, сазда уйнаучы һәм җырчы булып танылган, шуңа күрә шулай атый башлаганнар булырга мөмкин.
Әйе, сүзсез хикәя, әйе, гаҗәеп матур пластикалы матур әкият. Ләкин бу әле сүзнең мәгънәләрен, исем мәгънәсен читкә тибәрергә дигән сүз түгел. Безнең әле театрга боларны аңлата алырдай галимнәребез юк түгел, Аллага шөкер, алар бар.
Лермонтов әсәре буенча либретто язарлык кешене үзебездә таба алмадыгызмыни соң, Камаллар? Аңлавымча, актер Андрей Щёткин турында сүз бара. Ул профессиональ актер, аның әдәби иҗаты турында һәм либретто, сценарий, драматургия язу буенча тәҗрибәсе турында мәгълүмат тапмадым. Татарстан Язучылар берлегендәге теләсә кайсы бабай язып бирә иде инде мондый гына либреттоны, үзегезнең артистларга ышанып бетмәсәгез диюем.
Лермонтовны укып барыгыз да, карап кайтыгыз. Буклетсыз гына диюем…



