Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында Минвәли Габдуллин юбилее: «Бу егетнең күңеле нечкә икән», дидем»

Камал театрында Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллинның 50 яшьлегенә багышланган кичә үтте. Юбилейдан хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Камал театрында Минвәли Габдуллин юбилее: «Бу егетнең күңеле нечкә икән», дидем»
Салават Камалетдинов/архив,

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның «беренчеләренә» – Камал театрының «шүрәлеләренә» берәм-берәм 50 тулып килә. Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилеен кайчан үткәргән дә онытылды, Радик Бариевныкы, Фәнис Җиһаншаныкы узды. Ниһаять, Минвәлигә дә чират җиткән.

Минвәли Габдуллин тумышы белән Лаеш районы Имәнкискә авылыннан. Заманында театраль сабантуйлар батыры иде. Театрның яшь артисты Рәйхан Габдуллина-Борһанованың әтисе. Татарстанның халык артисты, мәрхүм Габделфәрт Шәрәфиевның кияве. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның абыйсы. Камал театрының сөйкемле артистларының берсе.

Камал театры Минвәли Габдуллин юбилеен Айдар Җаббаров куйган «Санаулы кичләр» спектакле белән билгеләп үтте. Программа гади: спектакль алдыннан – котлаулар, спектакльдән соң – Минвәлидән йомгаклау сүзе.

Кичә Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакленнән «Шүрәлеләр гимны» белән башланды. Чөнки Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап Камал театрына төркем булып килеп кергән яшьләрнең беренче спектакле иде ул. Театр репертуарында әле дә бар.

Сәхнәгә җиде курсташ чыкты: Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Искәндәр Хәйруллин, Рамил Вәҗиев, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша һәм араларында бердәнбер хатын-кыз Миләүшә Шәйхетдинова. Гомумән, бу төркем бер-берсеннән уңган. Араларында түгәрәк-түгәрәк сүзләр белән инсценировка язучылары да бар – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тексты булса кирәк, курсташлар тезелешеп укыйлар:

«Үзе баһадир гәүдәле, әмма нечкәдән дә нечкә күңелле, йөзе кырыс кебек, әмма оялчанның да оялчаны».

«Йодрыгы адәм башы кадәр булса да, бервакытта да аңардан әшәке сүз ишетә алмассың».

«Ике энесе указлы хәзрәт – нинди сүгенү?»

«Хәзрәтнең дә ниндиде булмый, артистның да ниндие юк!»

«Бүгенге көндә без җиде курсташ – театрда эшлибез. Арагызда бердәнбер хатыг-кыз мин. Әмма үземә карата чын джентльменнар игътибарын мин фәкать Минвәли янында гына тоям».

«Кызың Рәйхан «Мәйсәрә»не җырлый, киявең дә моңлы җыр суза, хәләл җефетең сандугачтай сайрый, синең гомерең оҗмахта уза».

Менә Минвәли үзе дә сәхнәдә. Аны котлау өчен театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыкты. Ул иң элек сәхнәгә сигезенче курсташларын – Әлмәт театры актрисасы Наилә Нәҗипованы чакырды.

Фәрит Бикчәнтәев: «Бу – минем беренчеләрем. Мин аларның һәммәсен дә бик яратам. Күрәсезме – алар нинди матурлар! Бу курста иң матуры – әлбәттә, Минвәли Габдуллин. Минвәли бу төркемдә бердәнбер туп-туры авылдан килгән шәкерт иде, шуңа аңа караш та үзгә иде. Башкалар шәһәрдән яки шәһәрләшеп беткәннәр. Минвәли, мәктәпне тәмамлап, туп-туры бу курска килеп керде. Имәнкискәдән имән гәүдәле егет! Шигырьләр укыды, «Җырлыйсыңмы?» дигәч, «Җырлый белмим», диде. «Слухым юк», дип турыдан-туры әйтте. Марсель Сәлимҗанов: «Берәр этюд бир әле шул егеткә», ди. «Күз алдына китер – болын, син шуннан чәчәкләр җыеп йөрисең», дим. Җыйды... күбәләктәй җиңеләйде... олы гәүдәсе әллә кайда китте... матур итеп чәчәкләр җыйганын күреп: «Бу егетнең күңеле нечкә икән», дидем. Гәүдәсенә карап кына бәя биреп булмый. Минвәли, җанкисәккәем, мин сине бик нык яратам. Күрәсең, Аллаһы миңа ниндидер бурыч йөкләгән – кызыңны укыттым, хәзер малаеңны укытам (Ирхан Габдуллин Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курыснда укый. авт). Шуңа безнең элемтәләр тыгыз. Сиңа саулык-сәламәтлек телим. Сакла үзеңне! Син театрга кирәк! Татар тамашачысына кирәк! Безгә кирәк! Курсташларыңа кирәк! Хатыныңа, балаларыңа кирәк!»

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Рәсми котлау рәсми булсын – башта Рәисебезнең Рәхмәт сүзен тапшырыйм. Иң мөһиме – Минвәлинең халык мәхәббәте бар. Ул үзенә тартып тора – халыкчан. Фәрит Рәфкатович бурыч диде, бурычның бер өлеше бездә дә бар – хатыны матур итеп Министрлыкта эшли (Гүзәл Габдуллина – ТР Мәдәният министрлыгы белгече. Авт). Алга таба яңа рольләр телим, зур залларны тутырып эшләргә язсын!»

Юбилярның якташлары – Лаеш районы хезмәтчәннәре район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Азат Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә сәхнә тутырып чыктылар. Кыскасы, көрәшче артистны көрәшче түрә котлады.

Азат Нурмөхәммәтов: «Без сезне якын итәбез, без сезне яратабыз. Йөзенә генә карагыз – нурлы бит! Балкып тора. Нинди генә тыйнак, сабыр булса да, аның йөрәгендә ут уйный, чөнки ул көрәшче. Минвәли абый, алга таба да шундый булыгыз! Габдуллиннар гаиләсе – районыбыз горурлыгы да. Алар арасында динебезне алга алып баручылар да бар. Шундый балалар үстергәнгә Гайшә апа һәм Габделмәннәф абый алдында баш иябез».

Беренче укытучысы Миңсорур Вагыйзова: «Без синең белән горурланабыз. Ничек горурланмыйсың – бүген мәшһүр Камал театры сәхнәсеннән Имәнкискә исеме яңгырый. Минвәли Гайшә апа һәм Габделмәннәф абыйның олы баласы. Өлкән баланың нинди үрнәк күрсәтүе бик мөһим – аның ике энесе дә, ике сеңлесе дә үз урыннарын таптылар.

Монда Минвәлине «Җырлый белми», диделәр, аны музыкага мин укыттым. Минвәли дәрес башлануга кулын күтәреп җыр сүзләрен сөйләп бирә, ничек «5»ле куймыйсың инде?! Бик тырыш бала булды ул.

Минвәлигә – 50 яшь. Илле яшь ул илле булу дигән сүз. Илле булу – хатының, балаларың, оныкларың дигән сүз. Кара залга – күпме дусларың! Син бервакыт та авылыңны, мәктәбеңне онытмадың. Безнең мәктәпкә мәшһүр Әзһәр Шакировны алып кайтып балалар белән таныштырдың...»

Минвәли Габдуллинны мактарга теләүче Лаеш кешеләре шулкадәр күп иде ки, алып баручы Фәнис Җиһанша «Спектакль карыйсы бар» дигәч тә тиз генә сәхнәдән төшеп китмәделәр әле алар.

Ниһаять – спектакль.

«Санаулы кичләр» спектакленең премьерасы 2019 елның 7 ноябрендә булган иде. Ильин роле Минвәли Габдуллинга көтмәгәндә генә насыйп булган иде. Минвәли өчен ул юбилей спектакленә әверелгән. Өч ел ярымнан соң бу спектакльне рәхәтләнеп карадым.

Шул вакыт эчендә спектакль ныгыган, «утырган» һәм... бер үзгәреш кичергән – хәзер бу спектакльдә Минвәли Габдуллин кияве белән бергә уйный икән. Спектакльдәге Славик ролендәге Алмаз Борһанов турында сүз бара. Минвәли Габдуллинның кызы - театрның яшь артисты Рәйхан Габдуллина Борһанова булып килә ди. Колагыма гына Алмаз Борһанов белән Рәйхан Габдуллинаның язылышуын әйттеләр.

Спектакль тәмам! Әле генә спектакльне тәмамлаган артист юбиляр булып сәхнәгә чыкты.

Минвәли Габдуллин: «Хәерле кич тагын бер тапкыр, хөрмәтле тамашачылар! 30 елга якын шушы сәхнәдә уйнап, артта коллегалар арасында басып торып, сәхнәдә күпме артистларның юбилейларын күрергә насыйп булды. 50, 60, 70, 80, 90...Ниһаять, мин үзем дә шушында басып торам. Ниһаять, миңа да чират җитте. Монда ничектер дулкынланлыргыч та, куркыныч та икән берүзең генә басып тору. Бер яктан йөзләгән тамашачы карап тора, икенче яктан дистәләгән коллегаларың – үземне чолганышта калган кебек хис итәм.

Беренче чиратта әти-әниемә рәхмәтлемен – мине тудырган-үстергәннәр, кеше иткәннәр. Икенчедән, миңа белем биргән укытучыларыма рәхмәт! Дусларга, туганнарга рәхмәт! Гаиләмә рәхмәт - хәләл җефетем Гүзәлгә рәхмәт! Минем хөрмәт итеп килгән тамашачыга рәхмәтнең иң зурысы! Бергә булыйк – сез безгә кирәк, без сезгә кирәк! Рәхмәт!»

Озак алкышлар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100