Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында диктор-тәрҗемәче булып эшләгән Эльвира Шәрәфиева вафат

Эльвира Шәрәфиева — Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиевның тормыш иптәше.

news_top_970_100
Камал театрында диктор-тәрҗемәче булып эшләгән Эльвира Шәрәфиева вафат
https://www.instagram.com/kamalteatr/

Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып эшләгән, Таиарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәрәфиева вафат булган. Бу турыда Камал театрының инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Театр коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», — диелгән анда.

«Гомерлек яры Габделфәрте янына китте. Урыннары оҗмахта булсын», — дип язган инстачылар да. Эльвира Шәрәфиева — Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиевның тормыш иптәше. Ул 2014 елда бакыйлыкка күчкән иде.

Эльвира ханымның кияве Минвәли Габдуллин һәм оныгы Рәйхан да Камал театры артистлары. Шушы көннәрдә генә Рәйханның сөйгән яры белән гаилә коруы турында да язган идек. Театраль династиянең иң өлкән буыны китеп баруы бик кызганыч.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100