Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театры артисты Рәйхан Габдуллина кияүгә чыккан

Яшьләрнең никах фотоларын Камал театры үз сәхифәсенә урнаштырган.

news_top_970_100
Камал театры артисты Рәйхан Габдуллина кияүгә чыккан
https://www.instagram.com/kamalteatr/

Камал театры артисты Рәйхан Габдуллина үзенең сөйгән яры Эдуард белән никах укыткан. Бу турыда Камал театрының инстаграм сәхифәсендә язганнар.

Яшьләргә хезмәттәшләре иң матур теләкләрен юллаган. «Сезгә ак бәхетләр, якты киләчәк, мәңгелек мәхәббәт телибез! Тормыш аргамакларыгыз беркайчан да хәлдән таймасын, туры юлдан тайпылмасын! Гаиләгезгә ныклы нигез, бәрәкәт һәм иминлек телибез», — дигәннәр.

Инстачылар да әлеге теләкләргә кушылган. Шул матур комментарийлар арасында проблема күтәргәннәре дә бар. «Хәзер театрда бер көтү яшьләр. Ә үзләрен беркем белми. Марсель Сәлимҗанов булганда, театрга нинди генә артист килмәсен, барысын да массакүләм халыкка таныталар иде. Телевидениедән дә театр турында тапшырулар күп күрсәтәләр иде. Ә хәзер драма артистын таныта торган тапшырулар юк», — дигән бер инстачы.

«Көтүләре белән ник җыялардыр аларны. Рольсез утырганнары күпме бит болай да. Сезон буе бер-ике роль белән йөрилəр. Аннары гримерка житми дип сөйлəнəлəр. Театрның иң төп проблемасы шул диярсең», — дигән фикер дә очрый.

Тагын бер инстачы Рәйхан турында «Өметле актрисага охшаган», — дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100