Камал театры кибет ачты: башта пәлтәңне саласың, аннары китап аласың һәм залга үтәсең
Камал театры үзенең «Камалдан» театраль кибетен ачты һәм үзенең беренче театраль коллекциясен тәкъдим итте. Әлеге театраль мәйдан театрның гардероблар урнашкан урынында – тамашачы килгәч үк киштәләрдәге китаплар һәм коллекцияләр белән танышып чыга алачак.
Ачылу тантанасы махсус 15 сентябрьгә билгеләнгән, чөнки татар театрына нигез салучыларның берсе булган Кәрим Тинчуринның туган көне – тууына 139 ел.
Оештыручылар кибет һәм коллекция исеме булган «Камалдан» сүзенең ике мәгънәсен ачыклап күрсәттеләр: берсе «Камал» сүзенең чыгыш килеше булса, икенчесен «Камалга дан!» дип аңларга кирәк.
«Камалдан» кибетендә Татарстан китап нәшрияты китаплары һәм башка нәшриятларда чыккан театраль китаплар, шулай ук, театрның спектакльләренә багышланган махсус коллекцияләр сатылачак. Беренче коллекция театрның визит карточкасы булган «Зәңгәр шәл» спектакленә багышланган. Биредә «Зәңгәр шәл» темасына милли орнаментлы зәңгәр яулык, зәңгәр шәл, шопер, футболкалар, мәтрүшкәле чәй, брелок, значоклар алырга мөмкин.

Быел декабрь аенда Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакле 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуңа да театр үзенең «Камалдан» беренче коллекциясе өчен шушы спектакльне – аның образларын, орнаментларын, төсләрен, цитаталарын алган. Рәссам-дизайнерлар – Валентина Копылова, Әлфия Әхмәтҗанова, Марина Марьянич.
Илгиз Зәйниев
Фото: © Михаил Захаров
«Татар китабының тагын бер йорты булды»
Камал театрының сәнгать җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Зәйниев:
«Без бу мизгелне озак әзерләдек – бу техник ягы да, документлар ягы да булган зур эш иде. Бу безнең өчен зур вакыйга! Монда сувенирлар, төрле истәлекле әйберләр алырга була, ләкин безнең өчен бу урынның кыйммәте беренче чиратта – татар китабы сатылу. Аның төп мәгънәсе дә шул иде. Димәк, татар китабының тагын бер йорты булды.
Коллекциябезгә килгәндә, бүген шундый ассортимент, ләкин без аны үстерү өстендә эшлибез. Спектакльләрдән алган тәэсирләрне өйдә саклый торган әйберләр итеп ясарга тырышырбыз. Хәерле сәгатьтә!»
Айдар Сәлимгәрәев «Камалдан» коллекциясе белән таныша
Фото: © Михаил Захаров
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:
«Бүген әдәбият сөючеләр өчен бик шатлыклы көн. Театр белән нәшриятның бергәләшеп кибет ясавы шатландыра. Без шундый икенче кибет ачабыз – берсе Тинчурин театрында ачылды. Бу – татар әдәбияты белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр».
Илшат Әминов
Фото: © Михаил Захаров
«Театр һәм китап – безнең мәдәниятнең нигезе»
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» генераль.директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов:
«Милләттәшләр! Чынлап әйткәндә бик зур эш эшләнгән – матур чыккан. Бик дөрес – театрга керер алдыннан китап сатып аласың. Театр һәм китап – безнең мәдәниятнең нигезе. Татар теле хәзер аз җирләрдә генә саклана: беренчесе – гаилә, икенчесе – авыл, өченчесе – мәктәп, дүртенчесе – театр, бишенчесе – китап. Шуңа күрә бергәләп шулай эшләсәк, бергә булсак, татар телен сакласак...
Мин театрга килгәч һәрвакыт милләт бар, тел бар, мәдәният бар дип рухланып чыгам. Театрны яратыгыз, театрга килегез, китапларны укыгыз – шунда гына без милләт булырбыз һәм безнең киләчәгебез булыр».
Рөстәм Галиуллин
Фото: © Михаил Захаров
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин:
«Чыннан да, татар театрының тамашачысы һәм татар китабын укучы – ул шул ук бер аудитория. Андый кешеләр укымышлы булулары, милли җанлы булулары белән, мәдәниятебезгә һәм тарихыбызга битараф булмаулары белән аерылып тора.
Илшат Юнысович та әйтеп китте – театр белән китап бергә. Хөкүмәтебезгә һәм Камал театры җитәкчелегенә шундый мөмкинлекләр булдырган өчен рәхмәт. Без тамашачыларны яхшы китаплар белән тәэмин итәрбез һәм шуның белән спектакльдә туган хисләрне тагын да баетырбыз».
Тантаналы чараның әдәби өлеше буларак шагыйрьләр Булат Ибраһим һәм Дания Нәгыйм чакырылган иде – алар тамашачыга китапларын тәкъдим иттеләр һәм шигырьләрен укыдылар.
Булат Ибраһим шигырь укый
Фото: © Михаил Захаров
«Камалдан» киңлегендә почта аша открытка җибәрү мөмкинлеге дә тудырылган – открытка алып, маркалар ябыштырып, адрес язып аны шунда ук почта тартмасына салып калдырырга мөмкин.
Тантананы алып баручылар бүген «Зәңгәр шәл» спектакленә килүче тамашачы арасында әлеге әсәргә багышланган викторина оештырып алды. Тамашачы да «төшеп калганнардан» булып чыкмады – җавап биреп, бүләк значокларны җыеп кына торды.
«Зәңгәр шәл» буенча викторина
Фото: © Михаил Захаров
Китаплар белән танышу
Фото: © Михаил Захаров