news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камал театры труппасы ялдан чыкты: туйлар, премьералар һәм спектакльләр белән хушлашулар

news_top
Камал театры труппасы ялдан чыкты: туйлар, премьералар һәм спектакльләр белән хушлашулар
Фото: © Владимир Васильев

Камал театры труппасы җәйге ялдан соң җыелды. Традиция буенча, биредә сезонның беренчел планнары игълан ителә. Элек, театр Татарстан урамында эшләгәндә, мондый җыелыш Кече залда труппа катнашында гына булса, хәзер яңа бинаның зур залында бөтен хезмәткәрләр катнашында үткәрелә башлаган икән - таныш түгел йөзләр бик күп иде. Әлбәттә, труппа да нык зурайды инде, яшь артистларны танып бетерә торган да түгел. Әлбәттә, журналистлар Рамил Төхфәтуллин, Илдар Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Дания Нуруллина кебек таныш йөзләр тирәсендә буталдык. Яңа йолдызларны көтәбез.

Инде яңалыкларга килик. Алар белән, сәхнәгә куелган өстәл янына утырып, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев белән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев таныштырды.

Труппада тагын бер театраль гаилә барлыкка килгән: театрның яшь артистлары Эльза Моратхуҗина белән Самат Хәбиров өйләнешкән. Үзенең укучыларының никахын Фәрит Бикчәнтәев бик горурланып тәкъдим итте. Укучысы Минвәли Габдуллинның улы, театрның яшь артисты Ирхан Габдуллин (ул да Бикчәнтәев укучысы) өйләнгән. Өченче туй – тавыш режиссеры Илнар Колмәмәтовныкы. Театрда бик күп юбилейлар көтелә. Дания Нуруллина, Рамил Төхвәтуллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Фәридә Сафина һәм башка бик күп артистларның юбилейлары булачак. Әлегә кайсының нинди форматта буласы билгеле түгел, бәлки, үзләренә билгеделер, җыелышта әйтмәделәр. Шулай ук, татар театрының үз юбилее да зур тантана итеп уздырылачак.

Өлкәннәр ял иткәндә труппаның яшь артистлары театрда экскурсияләр ясаган. Кайбер ремонт эшләре барган һәм хәзер дә дәвам итә ди. Ремонтның бер төре гарантия буенча булса, эксплуатация вакытында кайбер нәрсәләрнең башкачарак кирәклеге ачынланган һәм кирәгенчә үзгәртелгән ди.

Премьераларга килгәндә, 19-20 сентябрьдә «Такташ. Югалган матурлык» документаль драмасы чыга. Һади Такташка багышланган пьесаны Йолдыз Миңнуллина язган. Режиссер – Лилия Нурель. Ул театрда ике сезон эшләп ике спектакль чыгарды: «Театр.Җиһан» театраль променады һәм Тургенев әсәре буенча «Сеңелкәш» («Ася») спектакле. Яңа сезон аның спектакле белән башлана, димәк. Спектакль театрның Көнчыгыш залында куела.

Театрның Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгару традициясе бар. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев өр-яңа драматургның әсәрен сәхнәләштерәчәк. Раил Сафин – Камал театрында үткән сезонда Мансур Гыйләҗев җитәкчелегендә уздырылган Драматургия лабораториясендә укыган егет. Аның драмасы финалга чыгып, ачык читкаларда укылды һәм артистларның уңай бәясен алды. Җәй айларында режиссер белән драматург әсәрне камилләштергәннәр, репетицияләр башланачак.

Көнчыгыш залдагы икенче премьера – Уильям Шекспир «Тискәрегә авызлык». Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев. Заманында ул студентлар белән диплом эше буларак куелган һәм театр яңа бинага күчкәнче Кече залда бер күрсәтелгән дә. «Тәрҗемәсе дә шәп, аны уйнаган артистлар да театрда, югалтасы килми. Балалар да сорый, без аны бу сезонда кайтарырга уйладык», – диде Фәрит Бикчәнтәев. Пьесаның тәрҗемәсе шагыйрь Зөлфәт ясаган булган.

Актер һәм режиссер Искәндәр Нуриҗанов язучы Дина Сабитованың «Три твоих имени» дип аталган әсәренә алыначак. «Бу яшүсмерләр өчен язылган әсәр. Театрларда бу аудиториягә спектакльләр бик аз. Аларны театрга җәлеп итү җиңел түгел. Искәндәр шул авыр вазыйфаны үз өстенә ала», – диде Илгиз Зәйниев.

Чираттагы премьера Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» драмасы. «Мин карышсам да, Фәрит абый минем «Борһан йорты»н сәхнәләштерергә уйлый», – диде автор. Әлеге драма хәзерге вакытта Түбән Кама татар дәүләт драма театры һәм Туймазы татар дәүләт драма театры репертуарында.

Тагын бер премьера – Колумбия режиссеры Алехандро Гонсалес Пуче «Дон Кихот»ны куячак. Режиссер март аенда киләчәк. Әлеге режиссер 2008 елда Камал театрында Педро Кальдеронның «Жизнь есть сон» әсәре буенча «Тәкъдир» спектаклен чыгарган иде (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе). Режиссер хәзер Серваантесның «Дон Кихот» әсәренең гарәп дөньясына ишарә ясаган икенче кисәге белән эшләргә җыена.

Театрда тагын ике премьера көтелә. ГИТИСта укыган ике егет спектакль куячак. Берсе – Ильяс Гыйрфанов – 2025 елда Сергей Женовач курсын тәмамлаган. Икенчесе – Чаллы егете Эрнест Маторкин, Олег Кудряшов остаханәсеннән. Әлегә нәрсә куясы хәл ителмәгән.

Театр труппасы ялга китәр алдыннан ук, театрда Минтимер Шәймиев юбилеена багышланган спектакль чыгачагы турында сүз булган иде, гомуми җыелышта премьералар арасында санап үтелмәсә дә, ул да булырга мөмкин – мәгълүмат туплана.

Театр үзенең 4 спектакле белән хушлаша. Алар ТНВ өчен төшереләчәк. Бүген Аяз Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» спектакле белән хушлашу. Бу – байтак еллар уйналган спектакль, аның премьерасы 2017 елның 1 декабрендә булган иде. 8 августта Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы белән хушлашабыз. Спектакльнең премьерасы 2020 елның 14 февралендә булды. 9 августта Әмирхан Еники әсәре буенча Айдар Җаббаров куйган «Рәшә» спектакле сәхнәдә соңгы мәртәбә күрсәтелә. Спектакльнең премьерасы 2022 елның 23 декабрендә булды. 10 августта «Тапшырылмаган хатлар» күрсәтелә. Спектакльнең премьерасы 2024 елның 6 ноябрендә булды. Аны ГИТИСта укыган яшьрежиссер Аскар Галимов чыгарган иде. Кызганыч, озак бармады.

Театр репертуарыннан «Җәйнең бер көнендә» спектакле дә төшеп калачак. Монысы инде бу пьесаның лицензиясе туктатылуга бәйле. Аны 18 августта карап булачак. Һәм әле декабрьгә кадәр тагын карап булачак. Спектакльнең премьерасы 2013 елның 8 февралендә булган иде. «Театрда чит ил классикасы барырга тиеш, минемчә. Шуңа Шекспирны чыгарабыз», – диде Фәрит Бикчәнтәев. Сүз «Тискәрегә авызлык» турында бара.

Сезон 14 августта традицион «Зәңгәр шәл» белән ачыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар