Камал театры Сычуань һөнәри сәнгать көллияте белән хезмәттәшлек турында килеште
«РОСТКИ» IV Халыкара форумы кысаларында, Камал театрының Камера залында театр артистлары Кытайдан килгән коллегалары белән аралашты – чжуаньцзю сәнгате турында фикер алыштылар, «Сычуань операсы» турында да кызыксынып сөйләштеләр. Җыелуның сәбәбе Россия белән Кытай арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә караган халыкара форум барган көннәрдә Камал театры Сычуань һөнәри сәнгать көллияте белән хезмәттәшлек турында килешү төзү иде. Көллият җитәкчелеге белән килешүне Камал театры сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары Илфир Якупов имзалады.
Әлеге килешү нигезендә Камал театры Россия театр сәнгате һәм чжуаньцзю сәнгатенең бер очрашу урыны булачак.
Килешүдә билгеләнгән төп юнәлешләрнең берсе – ике халыкка да аңлаешлы гомуми әдәби мотивлар нигезендә спектакльләр барлыкка китереп Кытай һәм Россия турларында күрсәтү; лекцияләр уку, осталык дәресләре үткәрү өчен белгечләр (чжуаньцзю осталары һәм безнең профессорлар) визитлары; яшь артистлар өчен стажировкалар. Шулай ук педагогика өлкәсендә багланышлар да, гастрольләр алмашы да каралган.
Халыкара форум кысаларында Камал театрында «Сычуань операсы» күрсәтелгән иде. Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Глобализация шартларында үзтәңгәллекне саклап калу буенча кызыклы кейс» дип бәяләгән иде спектакльне. Бу җәһәттән әлеге сәнгати күренешне өйрәнү һәм аңа якынаю кызыклы, әлбәттә.
«Сычуань операсы» сәнгатенең бер күренеше – тамаша барышында мизгел эчендә битлек алыштыру сәнгате һәм кытай артисты Камал театры артистларына әлеге сәнгатьне дә күрсәтте.
Килешүгә кул куйгач Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Камал театры сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары Илфир Якупов Кытай кунакларына зәңгәр шәл бүләк итте. Кунакларның берсе шунда ук шәл белән биеп тә күрсәтте һәм татар артистлары аны «Мәйсәрә биюе» дип атадылар.