Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Камал мәктәбе”: татар театрын авыллаштыру һәм калалаштыру турында, яки Камал театрының легендар спектакльләре чыннан да легендармы?

Камал театрының “Камал мәктәбе” проекты театрның сигез легендар спектаклен күрсәтеп, тамашачысына нинди фикер җиткерде?

news_top_970_100
“Камал мәктәбе”: татар театрын авыллаштыру һәм калалаштыру турында, яки Камал театрының легендар спектакльләре чыннан да легендармы?

Камал театрының “Камал мәктәбе” проекты биш ай эчендә сигез спектаклен күрсәтеп, легендар “Зәңгәр шәл”нең видеоязмасы белән проектка нокта куйды.

Проектка сигез спектакль алынган иде.

– “Ахырзаман”, Чыңгыз Айтматов. Режиссер - Дамир Сираҗиев; 1987 ел.

“Әлдермештән Әлмәндәр”, Туфан Миңнуллин. Режиссер - Марсель Сәлимҗанов; 1976 ел.

“Телсез күке”, Зөлфәт Хәким. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев; 2004 ел.

“Курчак туе”, Мансур Гыйләҗев, Ризван Хәмиди. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев; 2009 ел.

“Казан егетләре”, Мансур Гыйләҗев. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев; 1990, 2001 еллар.

- “Ромео һәм Джульетта”, У.Шекспир. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев; 1991 ел.

- “Кара чикмән”, Г.Хугаев. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев; 2002 ел.

“Зәңгәр шәл”, Кәрим Тинчурин. Марсель Сәлимҗанов. 1926, 1987 еллар.

Шулай итеп, Дамир Сираҗиевның – бер, Марсель Сәлимҗановның – ике, Фәрит Бикчәнтәевның биш спектакле күрсәтелде.

1987 елдагы “Ахырзаман”ны мин бүгенге эксперименталь спектакльләр арасында күрәм. Хәзер яшьләр чыгарган “Әлиф” хореографик спектакле, “Ку” рок-спектакле кебегрәк, мәсәлән. (Сүз уңаеннан, бу спектакльләр белән тамашачы нәкъ менә Камал театрының Кече залында танышты). “Ахырзаман” - театрның легендасы иде. Ә легенда ул легенда булып калырга тиеш. Ул үз вакытында куелган һәм үз вакытында бомба булган спектакль.

Марсель Сәлимҗановның проект кысаларында күрсәтелгән ике спектакле дә - “Әлдермештән Әлмәндәр” дә, “Зәңгәр шәл” дә чын милли спектакльләр, аларда - татарның мәдәни коды.

Ә Фәрит Бикчәнтәевның биш спектаклендә - яңа гасырның актуаль проблемалары. Алар арасында “Телсез күке” кебек Тукай премиясе алганы да бар, “Курчак театры” кебек татар сәхнәсендә татар кызын чишендергәне дә, “Казан егетләре” зур мәгънәви фикер алып килмәгән, әмма рәхәтләнеп карала торганы да, “Кара чикмән” кебек тамашачы яратып йөргәне дә, “Ромео һәм Джульетта” кебек тамашачы йөрмәгәне дә бар. Спектакльләргә күрсәтелгән тәртиптә күз йөртеп чыгыйк.

“Әлдермештән Әлмәндәр”: татар кешесе Шәүкәт Биктимеровны күреп белгәндә яңадан куелмаячак спектакль

“Әлдермештән Әлмәндәр”: – 1550нче номерлы (ике цифрын өстәү тамашачы хокукында калдырылган) Әҗәл белән бил алышкан татар карты турында моңсу комедия. “Әлдермештән Әлмәндәр” –  татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе.

91 яшьлек Әлмәндәр картны уйный башлаганда Шәүкәт Биктимеровка нибары 48 яшь булган һәм ул аны 30 елга якын уйнаган. Тамашачы алдына бүген бу спектакль яңартылса, Әлмәндәрне кем уйный алыр иде дигән сорау куелды. Җавап нинди булды дисез? Тамашачы, төгәлрәк әйткәндә, хатын-кыз тамашачы, тагын да төгәлрәк әйтсәк, яшь буын тамашачы хатын-кыз бу рольдә Эмиль Талиповны күрергә теләде. Ә инде урта буын хатын-кыз – Рамил Төхфәтуллинны. Нәтиҗә: Әлмәндәр карт – татар хатын-кызының секс-символы. Татар хатын-кызының хыялындагы ир-ат – ул Әлмәндәр карт кебек булырга тиеш.

Мин Әлмәндәр карттан соң татар театрында чын татар ир-атын күрсәткән башка спектакльне хәтерләмим. Татар театры гомумән чын ир-ат образын пропагандалаудан туктады. Пропаганда сүзе ошамаса – күрсәтүдән диик.


“Телсез күке”: Татар театрының телсезлек фаразы яки татар театрында беренче русча диалог

Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган “Телсез күке” спектакленең видеоязмасы буенча фикер алышуга оештыручылар җентекләп әзерләнгән иде.

Спектакльнең сюжеты буенча совет-фин сугышында ике солдат очраша. Зариф - Татарстаннан, ә Зыятдин - Финляндиядән. Сөйләшә торгач, аларның тамырлары бер авылдан булуы ачыклана. Алар бер-берсенә каршы сугышырга тиешләр. Ике татар бер-берсенә атмый.

Спектакльнең финалында карт Зарифны уйнаган Әзһәр Шакиров сүзләре яңгырый: “Син озак яшә! 200 ел! Аңламаганыңны аңлау өчен сиңа вакыт күп кирәк. Тәүбә итәр өчен тагын да вакыт кирәк булыр әле”, - ди ул ике татарның бер-берсенә атмавын гомере буе аңлый алмаган Зиминга.

“Телсез күке” – татар театрында бер өлеше русча уйналган беренче спектакль. Зөлфәт Хәким моның сәбәбен шушы фонда ике татарның үзара татарча сөйләшүе мәгънәсен тирәнәйтү өчен дип аңлатты. Монда башка бернинди дә сәбәп булмавын әйтте.

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев язучы хыялында туган мондый очрашуны чынлыкта да мөмкин дип саный. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Зарифның биографиясен күзаллап, мондый очрашу мөмкин түгел, ди. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин спектакльдәге символларга игътибарны юнәлтте: “Монда татар язмышы. Бөек империяләр тоткан милләт сугышларсыз тормаган, шуңа да пәкесен дә йөрәге янында йөрткән. Урман, күке символларына карагыз. Без хәзер - телсез күке”, - диде ул. 

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова бу әсәре өчен Зөлфәт Хәкимгә рәхмәтләрен әйтеп: “Сездән соң килгән буын мондый тарихи әсәрләр яза алмый”, - диде.

2004 елда куелган бу спектакльнең исемен драматург һәм режиссерның алдан күрә белүе дип фаразлап, унөч елдан килеп тә җитте ул телсезлек дия алабыз.

«Курчак туе»: Татар театрында татар кызын чишендерүе белән тарихка кергән беренче спектакль

«Курчак туе» - татар сәхнәсендә беренче тапкыр хатын-кызны чишендергән спектакль иде булса кирәк. Һәрхәлдә, татар театры тарихында шулай калды. Актриса залга аркасы белән торып чишенсә дә, ир-ат тамашачылар, каршыдагы пыялада чагылып шәрә тән яхшы күренүе турында фикер алыша иде. Дөрес, видеода бу эпизод бик таркау күрсәтелгән булып чыкты.

Спектакль куелганда ул Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнгән дип игълан ителде. Бу – катлаулы темага алынган театрның “калканы” иде, әлбәттә. Пьеса авторлары - Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид. Әлеге спектакльнең Ризван Хәмиднең сәхнәгә куелган соңгы әсәре булуын дә әйтергә кирәк.

Спектакльнең төп герое Камәр Казанская – татар фахишәсе. Театр үзе бу спектакльне матурлык турында дип атый. Анда катнашкан артистлар фикеренчә, барысы да кешенең матурлыкны үзенеке итәсе килүгә барып тоташа. Вафа образын гәүдәләндергән Радик Бариев спектакльнең матурлык турында булуын дәлилләп: “Фәрит Рәфкатович биредә иң матур, иң “токымлы” артистларны сайлады. Үзе шулай дип әйтте”, - диде. Ул монда Камәрнең мәхәббәтен яулаган егет ролен башкара.

«Без - тере милләт, тере милләтнең үз фахишәләре дә булырга тиеш. Без исән кешеләр һәм безнең милләттә дөньяда булган бөтен күренешләр дә бар. Бездә караклар да, кабахәтләр дә, фахишәләр дә бар. Фахишәләр булмаса, инстинктларыбызны югалтыр идек, - диде пьеса авторы Мансур Гыйләҗев фикер алышу вакытында. - Без әле яшибез. Иман гына булсын, иман булса, милләт яши».


Фото: kamalteatr.ru

“Казан егетләре”: Татар театрының авыл белән шәһәр менталитетына корылган гап-гади бер комедиясе

Туксанынчы елларда бик популяр булган “Казан егетләре” спектакленең сюжеты буенча дүрт Казан егете авылга килеп эләгә. Янында спирт заводы булу сәбәпле, ирләр үлеп беткән татар авылы. Спектакль сюжеты шәһәр егетләре белән авыл кызларының үзара мөнәсәбәтләренә корылган. Спектакльнең “Тагын Казан егетләре” дип аталган дәвамында авыл кызлары, егетләрне эзләп, шәһәргә килә.

Кайчандыр зур популярлык казанган спектакльнең асылы нәрсәдә? Тамашачы “Камал мәктәбе” проектында бу комедиядән дә мәгънә эзләп карады.

“Бу спектакльнең логикасы юк, аннан аны эзләргә дә кирәкми. “Менә шулай булган” дип карарга гына кирәк, әкият итеп кабул итегез”, - диде театр актрисасы Рушания Юкачева әсәрнең мәгънәсен аңларга тырышкан Рәдиф Кашаповка – әлеге проектның модераторына. 

“Биредә төпле анализ мөмкин түгел, бу - спектакль-шоу, ул күңел ачу өчен куелган. Безнең менталитетка якын ике тема табылган: берсе – авыл, икенчесе – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт, - диде Искәндәр Хәйруллин. – Бу спектакльләрнең икесендә дә катнашкан бөтен артистлар ничек булдыра ала – шулай кыландылар”. Венера Шакирова әлеге комедиянең куелуын театрга кеше йөрми башлаганлыктан, тамашачыны тарту өчен җиңел әсәр кирәк булу белән аңлатты. Бу вакытта Тинчурин театрында “Әйдә, барыйк, кызлар карыйк” комедиясенең зур уңыш белән баруы да этәргеч булган.

“Спектакльдән фәлсәфи тирәнлек эзләмик, бу – яңарыш чоры әсәре. Дүрт пар, буталышлардан соң бергә булып, бәхеткә ирешәләр. Ул шушы чорны чагылдыра”, - диде Нияз Игъламов. Ул, әлеге спектакльне яшьлеген сагыну белән бәйләп, үзе өчен моңсу комедия буларак кабул итүен әйтте. 

“Ромео һәм Джульетта”: татар театрын калалаштырырга омтылып, тамашачысыз калган спектакль

“Ромео һәм Джульетта” – Капулетти һәм Монтекки гаиләләренең каршылыгы аркасында барлыкка килгән трагедия. Гаилә башлыкларын Әзһәр Шакиров белән Наил Дунаев башкара. Төп рольләрдә - Люция Хәмитова белән Илдус Габдрахманов.

Дөнья классикасының хәзинәсе булган спектакль әлеге проект кысаларындагы “иң йомшак боҗра” булып чыкты. Бармаган ул татар сәхнәсендә. Спектакльгә салынган идеяләрне, мәгънәне тамашачы аңламаган.

Фикер алышуда тәнкыйтьчеләр спектакльнең туксанынчы елларда куелуына басып ясады. Баксаң, Нияз Игъламовны нәкъ шушы спектакль татар театрына китергән. “Сез, яшьләр, моны белмисез, - дип залга мөрәҗәгать итте ул. – Монда урам хисе, группировкалар хисе сизелә. Мин бу яшь геройларга гашыйк идем”.

“Мин әти белән премьераларга бармый идем, - диде танылган тетар белгече Рәүф Игъламовның улы Нияз. - “Туйган сезнең колхоз тарихларыннан”, дия идем. Мине “Илгизәр+Вера”лар туйдырды. Мин ул шартларда үсмәдем. Монда режиссер безнең Казан тарихын күз алдына китерә. Бу спектакль минем яшьтәшләр турында зур тарихны сәхнәгә чыгарды. Минемчә, бу Фәрит Бикчәнтәевнең иң шәп спектакльләреннән берсе”.

“Без бу әсәрне өйрәнгәндә мәхәббәт кыйссасын һәм ике гаилә ызгышын үзәккә куя идек. Монда ике режиссер дискуссиясен күрәм. Тавышсыз бәхәс. Монда мәхәббәт артта кала. Монда - ике эстетика. Яңа режиссер театрга үз эстетикасы белән керә, яңа алымнар керә”, - диде Миләүшә Хәбетдинова.

“Кара чикмән”: татар театрындагы иң уңышлы тәрҗемә әсәре. Бердәнбер иң уңышлы

“Кара чикмән” - 13 ел дәвамында аншлаг белән барган һәм заллар тулы булган килеш репертуардан төшкән спектакль. Авторы – осетин драматургы Геор Хугаев. “Кара чикмән” Фәрит Бикчәнтәевның баш режиссер буларак куелган беренче эше. Спектакль Юныс Сафиуллинның уңышлы тәрҗемәсендә куелган. Җыр сүзләрен Илтөзәр Мөхәммәтгалив иҗат иткән. 

Спектакль эчкерсез тугрылык турында. Аның төп геройлары - хайваннар. Баш герой - Түзәр исемле эт, ана бүре Чибәргә ияреп китмичә, хуҗасының чикмәнен саклый. Ә хуҗасы кайткач аны атып үтерә, чөнки эт ачлыктан бетеренеп, эшкә ярамас хәлгә килгән.

2013 елда – спектакль соңгы тапкыр күрсәтелгәндә театр: “Кара чикмән” үз тирәсенә театр белән җитди әңгәмә корырга сәләтле тамашачыны туплады”, дип язган иде. Әмма проект кысаларында гына спектакль турында җитди фикер алышу оештырылмады. “Җитди әңгәмә корырга сәләтле тамашачы” белән спектакльдә уйнаган артистлар гына аралашты. Кызыклы экспертлар да, заманында спектакль турында язган журналистлар да чакырылмаган иде.

“Зәңгәр шәл”: татар халкының азатлыкка омтылышы

Ниһаять, мәңгелек “Зәңгәр шәл” – татар театрының бренды. Татар театрында беренче тапкыр 1926 елда куелып, аннары да кат-кат сәхнәләштерелеп, хәзерге көнгә кадәр тулы заллар белән барган спектакль. Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевнең иҗади хезмәттәшлеге нигезендә туган иң уңышлы эшләрнең берсе.

Дөрес, «Камал мәктәбе» проектының идея авторы һәм модераторы Рәдиф Кашапов нигәдер “Зәңгәр шәл”нең авыл спектакле булуына басым ясарга тырышты. Спектакльнең аншлаглар белән баруын шәһәргә килгән кешенең авылын сагынуына бәйләп аңлатты. “Татарлар арасында эшчеләр саны арта, алар Казанга килә. Иң мөһим әйбер – “Зәңгәр шәл”дә авыл күренеше. Шәһәрдә авыл кешеләре күбәйде һәм аларның сәхнәдә авылны күрәсе килгән”, - диде ул. Модератор 1929 елда куелган вариантында авыл стильләштереп күрсәтелүенә басым ясады. 

“1956 елда режиссер Ширияздан Сарымсаков “Безнең авыл элек шулай булган”, дип ностальгия рәвешендә ретро вариант күрсәткән”, - диде. Марсель Сәлимҗанов куйган вариантларның икенчесе - 1987 елда куелганы турында сүз барганда: “Шундый фикер бар - сабантуй хисе. Беренче пәрдәдә - авылда, икенчесендә – урманда”, - диде. "Зәңгәр шәлдә"ге урмандагы күренешләрдә дә, авылдагы күренешләрдә дә сабан туе" дигән фикернең авторы әйтелмәде. Мин Рәдиф Кашаповның бу чыгышында театр белгече Нияз Игъламов интонациясен тоемладым. Нияз белән сөйләшкәч, ул үзе дә татар театрының авыл турындагы спектакльләр белән авыллашуы һәм хәзер ул тенденцияләрдән китә баруын ассызыклады.

Модератор һәр куелышның уңыш казанмавын ассызыклап чыкты. 1987 елгы куелышка гына андый мөһер сугылмады. Видеоязма буларак тарихта Марсель Сәлимҗанов 1987 елда куйган вариант кына калган. Ул шактый вакыт аралыгы белән видеога ике тапкыр төшерелгән. Шулай итеп, Булат ролендә Кәрим Тинчуринның үзеннән башлап күп артистлар уйнаса да, визуаль тарихка Рамил Төхфәтуллин кереп калды. Ул исә үзе иң идеаль Булат дип Наил Әюповны саный. “Зәңгәр шәл” спектакле – халкыбызның генетик коды. Булатны халык үз бәхете өчен көрәшүче дип кабул итә”, - диде ул.

Хәзер “Зәңгәр шәл” Фәрит Бикчәнтәев куелышында бара. Бу спектакль театрның бөтен труппа белән уйнала торган иң яраткан спектакле. Камал театрында бу спектакльдә уйнамаган бер артист та юк.

Рәдиф Кашапов әдәбият белгече Әлфәт Закирҗановның бу спектакль турында “татар театрының бренды” дигән сүзләрен искәртеп: “Бренд - ул товар үзе түгел, шул товар бирә торган хис-тойгылар җыелмасы”, - дип аңлатып үтте.

Экспертлар бу спектакльне татар халкының азатлыкка омтылышын күрсәтүенә басым ясадылар. “Халыкның күңелендә яткан иң зур фикер – ирек. Тамашачы спектакльгә шуны тоеп килә, образлы итеп әйтелгәнне эчке дөньясы белән кабул итә”, - диде Әзһәр Шакиров.

Эксперт буларак чакырылган Рабит Батулла “Зәңгәр шәл” спектаклен диннән көлү дип аңларга ярамаганын ассызыклады, “псевдодинчеләрдән көлә” дип ачыклык кертте ул. Рауза Солтанова да спектакльдәге кодларны күрсәтеп: “Зәңгәр шәл – ул күкләр образы һәм кешенең югарыга омтылышы”, - диде ул.

Миләүшә Хабетдинова “Зәңгәр шәл”не саклаучы бөти белән чагыштырды, ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп: “Аның зәңгәрлеге сезнең җаныгызны сакласын, юлыгызны яктыртып торсын иде, сез бу “Зәңгәр шәл”гә карап үзегез кем булуыгызны танысагыз, халкыбыз бик бәхетле булыр иде. Без бу “Зәңгәр шәл” аркылы үзебезнең күк төркиләр булуыбызны онытмас идек”, - диде ул. Миләүшә Хабетдинова чыгышын: “Безнең сәхнәбез “зәңгәрләнмәсен” иде”, - дип тәмамлады

 “Камал мәктәбе” – 1нче номерлы татар театрның уңышлы проекты. Әмма ул физкультура дәресендә чабышканда, башта алга ыргылып, көчен тиз сарыф итеп бетергән һәм финишка үрмәләп кенә килеп җитә алган укучы баланы хәтерләтте. Чөнки соңга таба оештыручыларның дәресләргә әзерлексезлеге күзәтелә башлады. Экспертлар кимеде һәм соңгы дәресләрнең берсендә алар бөтенләй булмады. Спектакльнең видеоязмасы күрсәтелгәннән соң сәхнәгә артистлар гына чыкты. Ягъни, исемендәге мәктәп сүзен алсак, дәрескә укучылар түгел, укытучы үзе әзерлексез килде.

Бу проект тамашачы-укучы белән аралаша алган театр һәм әдәбият белгечләренең бик аз булганлыгын күрсәтте. Сүз татар телендә һәм гади телдә сөйләшү турында бара. Бар булганы – Нияз Игъламов, Миләүшә Хабетдинова һәм Әлфәт Закирҗанов. Башкаларның фикерләре сүзләр арасына шулкадәр ерак яшерелә – эзләп тә табарлык түгел. Кайчакта, диктофонны кат-кат тыңлагач, озын-озак сүзләрнең фикер юклыкны гына яшергәнен аңлыйсың.

Журналистларның сорау бирә белмәү проблемасы гел бар инде ул. Яза торган журналистныкы ул редакторланып яшерелә ала. Ә менә 160 урынлы залны тутырып утырган тамашачы алдында бирелгәне ачык күренә. Әйтик, модераторның Куян булып уйнаган актрисага: “Сез күп балалы түгел бит, күп балалы куянны ничек уйнадыгыз?” дип соравын алыйк...

Ә инде соңгы “дәрестә” модераторның “Зәңгәр шәл”не авыл әсәре һәм ул сабантуйны күрсәтә дип гади этнографиягә кайтарып калдырырга тырышуы экспертлар тарафыннан расланмады. “Театр бит ул интеллигентлар җыелган урын иде. Анда авыл кешесе килеп керде...” – диде модератор Рәдиф Кашапов. 

Хәер, “Ромео һәм Джульетта”ны күрсәтеп тә, шул фикер әйтелде түгелме – “Зәңгәр шәл”дән башлап татар театры авыллашкан иде, хәзер ул “Ромео һәм Джульетта”дан башлап шәһәрләшеп килә. Ул инде авыл театры түгел. Ул яңадан интеллигентлар җыелган урын.

Ә миңа бу проектта “Җирән чичән белән Карачәч сылу” җитмәде. Нәкый Исәнбәт! Мәсгудә Шәмсетдинова! Нинди исемнәр иде бит анда! Ә андагы матур, камил, йөгерек тел! Концепциягә сыймагандыр инде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100