Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камчаткада һәлак булучылар саны тугызга җитте

news_top_970_100
Камчаткада һәлак булучылар саны тугызга җитте
pixabay.com

Камчаткадагы Ключевский вулканына менгәндә фаҗигагә тарган альпинистлар арасында һәлак булучылар саны тугызга җитте. Тауга менгән 12 кеше арасыннан 3 кеше генә исән калды. Бу хакта Baza Телеграм каналы хәбәр итә.

Бау өзелү сәбәпле, алты турист таудан егылып һәлак булган иде. Егылып төшүгә үк 4 турист үлде, бераздан тагын икесе үлүе билгеле булды. Һава шартлары начар булу сәбәпле, коткаручылар утырган вертолет инде өченче көн тауга төшеп утыра алмый. 

«База»га билгеле булганча, төркемдәге кешеләрнең һәлак булуы турында альпинист Иван Алагубин тау башыннан төшкәч хәбәр иткән. Алар 4158 метр биеклектә икесе дә коткаручыларны көтеп яткан булган. Иван 3300 метр югарылыктагы базага төшә алган, исән калган ике турист та шушы йортта булган. Хәзер өч турист ябулы урында коткаручыларны көтә.

Кичә коткаручылар утырган вертолет Ключевская Сопка тавының 1000 метр биеклектәге урынына гына төшеп утыра алган.

Камчаткада 6 альпинист вулканга менгәндә биектән егылып төшеп үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100